– Кайттыңмы, бабай, печәнне өябезме?
– Атны тугарыйм әле, улым. Аннары карарбыз. Әле башта чәй эчеп алырбыздыр.
– Бабай, иртәгә минем туган көн. Килер микән бүген сәпит магазинга?
– Сатучы апаң әйтте бит, улым, заказ бирдек, диде. Килер.
– Аннары балыкка да сәпит белән генә йөрермен, әйеме, бабай.
– Йөрерсең, улым.
Бабасы атын тугарганда, малай аның янында бөтерелде. Мине күрүче дә юк. Ә үзем атланып килгән ак атны үзем дә күрмим.
Ул арада ишектән яшь кенә бер сөйкемле хатын-кыз чыкты.
– Әтәй, мичкә шәңгә тыктык. Ул пешкәнче, әйдә, тиз генә өеп атыйк бу печәнне. Мин лапас түбәсенә менәм, – диде дә, ниндидер таяк-киртәләрдән генә ясалган баскыч куеп, түбәгә менеп тә китте. Абзый кеше сәнәккә печәнне күпләп эләктереп, түбәгә ыргыта башлады. Малай исә арбадан ишеп төшереп тора. Бик тиз генә төгәлләп тә куйдылар. Мин үземнең эшлексезләнеп күзәтеп торуыма кыенсынгандай да булдым.
Киемнәрен каккалап, бакчаның койма баганасына беркетелгән юынгычта кулларын-битләрен юып, печәнчеләр өйгә кереп китте. Минем бакчаны карап чыгасым килде. И-и, мондагы матурлык! Чәчәкләр, агачлар, куаклар. Мин, әле өлгермәгән икәнен күреп торсам да, бер алма өзеп кабып карамакчы идем, капка ачылып китте дә аннан бер хатын-кыз башы күренде.
– Сәетхан абый, сез өйдәме? – дип кычкырды.
Ишектән теге малай йөгереп чыкты:
– Әллә килдеме, Зәйтүнә апа?
– Әйе, сиңа дигән велосипедны китерделәр. Килеп алырсыз, яме.
– Рәхмәт, рәхмәт! Хәзер әниемә әйтәм! – Малай уктай атылып кына кереп тә китте.
“Менә кызык, – дип уйлап куйдым мин. – Бер велосипед аркасында ниндидер ыгы-зыгы…”
Ул арада яныма ак атым килеп керде. “Атлан!” – дигән тавыш ишетелде тагын. Минем атлануым булды, атым мизгел эчендә үземнең ишегалдына кайтарып куйды. Болдырда Вакыйф бабакай утыра.
– Күрдеңме мине?
– Менә бит, күрәм инде.
– Юк, авылда дим, минем малай чакны күрдеңме?
– Бер малай күрдем шул.
– Һе, бер малай. Бер малай мин инде ул. Миңа ун яшь тулган чак, 2001 ел, беләсең килә. Син минем әнине дә, бабайны да күрдең. Без бәләкәй чакта авылга кайтып әнә шулайрак йөри идек. Ә сез… Син әзерлән… Аптырашта калып, дөнья беткәндәй кыланырлык булмасын аннары. Байсуга китәрсең, рәхәтләнеп яшәрсең.
Шул сүзләрдән соң Төхфәт уянып китте. Төн уртасы гына иде бугай. Йокыга китәргә теләп, әле күзләрен чытырдатып йомды, әле боргаланды, санап карады. Имеш, йоклый алмый ятсаң, күз алдына китереп, сарык санарга кирәк дигәнне ишеткәне бар иде Төхфәтнең. Алар бик күп булырга тиештер бит, йокыга киткәнче санар өчен. Төхфәт сарык итеннән әзерләнгән ризыкларны – пылау, шашлык, өчпочмак ишене бик яратса да, сарык фермасында булганы юк, тере сарыкларны күпләп күргәне юк, видеоязмаларда гына күргәне бар. Тагын телекомпны кабызып, интернеттан карасаң инде.
Төхфәт ул төнне шулай боргаланып озак яткач кына йокыга китә алды, иртәнгә таба гына. Ә иртән йокыдан торганда, башы чатнап авырта иде. Хәтта телекомпта эшләп утырасы да килмәде. Душ коенып чыгып, Оста әзерләгән иртәнге ризыкны ашагач, урамга чыгып китте. Кичкә кадәр йөрде, паркларга, скверларга керде. Әмма төштә күргән теге авылдагы бакча күз алдыннан китмәде. Күңелгә нидер җитми иде…
Бу көнне кичен Төхфәт, төш күрсәм ярар иде дигән фикер белән, йокларга иртәрәк тә ятты. Ятар алдыннан, тизрәк йокыга китү өчен, тынычландыра торган үләннәр кушылган чәй пешереп эчте. Хәтта бу эшне Остага да кушып тормады, үзе пешерде.
Төхфәтнең дәфтәреннән.
17нче декабрь, 2100 ел, җомга. Бу көнне күргән төшем.
Ишегалдына чыксам, аптырап киттем: теге малай велосипедына атланып басып тора. Кыш бит инде югыйсә.
– Утыр! –диде миңа.