– Кая?

– Сәпидкә, минем артка. Күрәсеңме, анда утыргыч бар? Утыргыч түгел инде ул, әйберләр куя торган урын, анда утырып йөрергә дә була. Ну курыкма инде, тиз бул!

Мин сәпиднең арткы утыргычына атландым да китеп тә бардык. Күпме барганбыздыр, белмим, әмма күз ачып йомганчы ук булмаса да, бик тиз булды. Нинди юллар буйлап бардык, кайлардан үттек – берсенә дә игътибар итмәдем, әллә бөтенләй күрмәдем дә инде?

Капка төбенә килеп туктауга, теге малай да, велосипед та юкка чыкты. Берүзем калдым.

…Кышкы кич. Караңгы түгел, багана башында ут янып тора. Капка төбе, ишегалды әйбәтләп көрәлгән, койма буйларына көрт өелгән. Өйалдына керә торган ишек янына себерке сөяп куелган, ниндидер кош канаты да ята. Казныкы түгел микән? Анысы нәрсәгәдер инде?

Мин шулай каранып торган арада, капкадан, кулына ике китап тотып, унике-унөч яшьләрдәге бер кыз килеп керде. Теге канат белән карлы итекләрен себергәләде дә өйгә кереп китте. Мин дә аның артыннан әкрен генә кердем. Миңа игътибар итүче дә юк, күрмиләр дә бугай. Бер апа теге кыз белән сөйләшә.

– Кайда йөрдең?

– Библиотекага чыгып кайттым, менә китаплар алдым әле.

– Ярар, ашап ал инде, без ашадык.

Мин өй эчен күзәтәм: бу, һичшиксез, ниндидер элеккерәк заман. Зур гына мич бар, аның каршына бер-ике ягарлык утын куелган. Бу бүлмә ниндидер озын пәрдә белән икегә бүленгән. Түшәм яныннан диварның өске өлеше буйлап бордюр кебек итеп шулай ук пәрдә эленгән, әмма ул үзе кыска, үзе киң – бүлмәне дүрт яклап иңләгән, аскы өлеше кыйгачлап бизәкләнгән. Нишләптер, ул күренешләр мине бик дулкынландырды, сокланып күзәттем… Теге кыз мич артына кереп, кулларын юып чыкты да ашарга утырды. Мин икенче бүлмәгә кердем. Бүлмәнең монысы зуррак, почмакта борынгы диярлек телевизор эшләп тора, мин андыйларны интернет-музейда күреп кенә беләм. Телевизорны караучы юк бугай. Чөнки ике хатын-кыз мич янындагы урындыкларга утырганнар да, сөйләшә-сөйләшә, нәрсәдер эшлиләр. Соңыннан белдем: оекбаш бәйлиләр икән. “И-и, балаларга соң, бәйләп кенә өлгерт. Безнең Әлфинурныкылар нишләптер бик тиз туза. Кыз бала инде югыйсә”, – дип сөйләнде берсе. Икенчесе дә аның сүзләрен җөпләп нидер сөйләп калды, мин өстәл янында гәҗит укып утыручы абзый янына килдем. Башымны сузып кына газетасының исемен карап алдым – “Социалистик Татарстан” дип язылган. Андый газета да булган иде микән? Мин хәтерлим: әле мин бәләкәй чакларда, 2075 елларда, Вакыйф бабакай белән Гөлзирә әбекәйләргә “Татарстан яшьләре” дигән газета килә иде, “Казан утлары” дигән журнал. Тагын бер ниндидер кош исеме белән атала торган татарча газета ала иде әле алар. “Карлыгач” түгел бугай инде… Ә-ә, “Акчарлак” иде, аларны Гөлзирә әбекәй яратып укыды. Ә менә бу абзый “Социалистик Татарстан” укый.

Мин бүлмә буйлап йөрим, игътибар итүче юк. Аңладым инде: мине күрмиләр. Диванда 15-16 яшьләрдәге ике кыз серләшеп утыра, аларны да тыңлап аласы иттем.

– Яңа ел да җитә, ике атна гына калды. Быел ёлкага киенәбезме соң?

– Әйдә, принцессалар булып кына киеник. Җайлы бит. Берәр ситсыдан озын итәк тегәрбез дә киярбез, матур итеп бизәнербез, чәчләрне көдрәләтербез. Бигудилар бар. Ой, былтыргы яңа ел каршылаганны хәтерлисеңме? Катып үләрлек иде.

– Әйтмә инде, 31нче декабрьдә 48 градус суык булганые бит. Әтәй шулай диде.

– Илледән арткан булган диләр бит. Суык булса булсыные әле, дөнья бетмәсение. 1980 елда дөнья бетә диюләре дөрес булса…

– Түгел инде, 1982дә диләр, планеталар парады була ди бит…

Мин, көлемсерәп, кызлар яныннан китеп бардым.

Икенче бүлмәгә чыктым. Ашап утырып калган теге кыз инде туйган, аш өстәлен җыештырган да шуның янында ук укып утыра, мөгаен, китапханәдән алып кайткан китабындыр. Өстәл өстендә тагын берничә китап һәм юка дәфтәр ята. Дәфтәр тышындагы язуга күз салдым. “Байсу урта мәктәбенең 5нче класс укучысы Ногманова Әлфинурның татар теле дәфтәре”. Бу кыз да миңа игътибар итмәде, күрмәде, ахрысы… Мин бу бүлмәдәге озын-кыска пәрдәләрне тагын бер мәртәбә күздән кичердем. Шундый җылы, рәхәт иде монда. Әнә диварда күкеле сәгать теле келт-келт йөреп тора. Сәгать янында нәрсә ул, битләре ертып алына торган календарь түгелме соң? Нәрсә язылган анда? “17нче декабрь, 1979 ел, дүшәмбе көн”…