Күңел тарткан якка hәрвакыт.
Иртәгәгә калган ерагая…
Көн саен бит шул үк бер вакыт.
Агасыңдыр кебек, онытылып,
Тормыш елгасында уйларсыз.
Төшләр аралашып өнең белән.
Таңнар кебек, шаулы туйдан соң.
Ялгышулар, хата, алдашулар…
Тормыш өчен барсы чынбарлык.
Тотып карап түгел барысында,
Элек, зирәк кинәш тыңларлык.
Йолаларда, гореф – гадәтләрдә,
Мәкаль, вәгазь күпме язылган.
Тоеп барыр өчен күңел белән,
Күпме юллар әзер, салынган.
Язмыш борганда
Булмый ялгышларсыз, була алмый,
Алар синең алда юлларың.
Авырлыклар, сынауларың синең,
Егылмыйча үтә алганың.
Егылмыйча гына түгел, адашмыйча,
Сабак алып инде үткәннән.
Кабатламый кире юл кебекне,
Бүген өченнәре, беткәннән.
Юллар алар әйе, алдавыч шул,
Алданулар җирдә җитәрлек.
Дөрес барам диеп барганда да,
Сизмичәдә, читкә китәрлек…
Олы юллар, туры юллар күпме…
Борылмасыз юллар буламы.
Синекеме …әллә олы чакыруда,
Аянычлар көтеп торамы…
Кызыкта ул, кызганычта кебек,
Билгесезлек алда булганда.
Буйсынасың язмыш тәэсиренә,
Борылганда… яки борганда.
Шуның өчен гыйлем безгә калган,
Тормыш итеп, ничек яшәргә.
«Уф Алла…» диеп офтанырга түгел,
«Аллаhым» дип көндә дәшәргә.
Тау башыннан
Күперләрен чыгып Сөн елганың
Тауларына менеп булган чак.
Петртаудан түбәннәргә карап,
Агыйдельне, Сөнне күргән чак.
Күз күреме кадәр җәелеп киткән,
Таныш таллык, күлләр, болыннар.
Агыйдельне кара, ничә тапкыр,
Уңга, сулга таба борылган…
Туган җирне инде «күреп булмый»,
Яшеллекнең калган… эчендә.
Карлар яугач кышын карау кирәк,
Ачыгырак күрү өченгә.
Тау башында, бөтен дөнья ачык
Дүрт ягыңа карый алырлык.
Төнге күктә йолдыз күплегедәй,
Меңәр таныш урын табырлык.
Матурлыкны күрә алучылар,
Аны табып, күреп соклана.
Уфага дип юллар тотучылар,
Тау башында бик еш туктала.
Башка таулар җирдә булсаларда,
Күренми шул андый офыклар.
Шуңда тула, түгелердәй булып,
Күңелеңдә булса бушлыклар.
Пир амида
Мең ел буе ирек бирми,
Пирамида серләре…
Хәким белән янәшәдә,
Күпме байлык күмгәне.
Кагылмаска диелсәдә,
Чокыйларда, чокыйлар…
Еллар буе" серен ачып»,
Язуларын укыйлар…
Авырулар куркытмыйлар,
Кисәтеп язылганнан…
Аңламыйча ни буласын
Мәеткә кагылганнан…
Байлык урыны шундамы?
Ул заманнар үткәнме…?
Пирамида серен белергә,
Теләүчеләр беткәнме?
Пирамида мираж кебек…
Җир өстендә чокыр ул.
Берәү төзер… Алданганның
Барысында йотыр ул.
Лөгать юкта
Ахырысы тәмам адашабыз,
Юлларында түгел, уйларда.
Пандемия бөтен өлкәләрдә,
Акыл җитми кебек уйларга.
Барысында күреп булмасада,
Күргәннәре уйга салырлык.
Ниләр белән мәшгуль кеше бүген,
Күпмеләре лөгать табырлык.
Әсир итте, акча акырынлап,
Колы булдык… инде беләбез.
Акча бетсә, утлар, газлар сүнсә,
Барып җитәр җирне күрәбез.
Саттылармы безне шулай алдап,
Үзебезме әллә сатылдык…
Мөмкинлекләр көндә кимеп бара,
Тыныч кына яшәп ятырлык.
Запас җыеп була алыр микән,
Белә алмасак күпме кирәген.
Алдау чире басты дөньяларны,
Табып булмый дөрес дигәнен.
Тирән сазлык кебек бүгенгеләр,
Чыгар юллар алда күренми…
Тулып ашты «бәхет савытлары»,
Ничек тора hаман түгелми…
Хәлләр ничек?
Хәлләр ничек дибез, сәләмләшеп,
Очрашкәнда, яки күрешкәндә.
Кешелекнең, олы билгесе ул,
Кеше хәлен кеше белешкәндә.
Аллаhка шөкер диеп әйтәсеңдә…
Тезәсең… булган калганнарын
Күргәннәрне, өстәл белгәннәрне,
Дөньяларның ничек барганнарын.
Хәлләр көзләр кебек урыны белән,
Яңгырыда китә сибәләп…
Кояшыда бераз чыгып ала…
Әллә кайдан сәләм биргәләп,
Көзләр кебек, җир байлыгы кебек,
Җыелганнар күңел түрендә…
Хәлләр ничек диеп сорый алыйк,
«Көзләр» күрсәк, кеше йөзендә…
Кеше хәлен, кеше белә алу,
Әйбәт гадәт, ягъни әдәп ул.
Яхшы мөгәлләмә, кеше ара,
Саклый алыр өчен сәбәп ул…
Сәер булу
Сәер булу кирәк бу тормышта,
Хыялларың ашса чигеннән.
Котыласы килми яшәгәндә,
Киң таралган нәфес чиреннән.