Үзгәрмичә кала тормышларда,
Киләчәккә, уйлар күчмичә.
Бүгенгесе мөhим иртәгә өчен,
Иртәгәгә… булып үткәннәр…
Үткән, бүген, алда киләчәкләр,
Тезелешеп шулай киткәннәр.
Киләчәк ул була; булмый калмый,
Ләкин менә… нинди була ул.
Гамәлеңдә булган теләк булып,
Күптән… сине көтеп тора ул.
Буш теләкләр үкенечле түгел,
Алардан соң… нинди файда бар.
Үзгәрешләр өчен иң уңайлы,
Бүгенгедәй вакыт кайда бар.
Бөре булса, ярып яфыракларын,
Орлыклардан уңар игеннәр.
Киләчәкләр безгә тоелырлар,
Кайткан кебек бәхет иленнән.
Үз кулыңда кебек язмышларың,
Ул сакланса күңел түрендә…
Киләчәккә хыялларың итеп…
Язылсалар әгәр бүгенгә.
Нигә таллар
Гомер буе, таллар якын никтер,
Туган якның әллә тамгасы…
Әллә шуннан юллар алгангамы
Безгә биргән тормыш арбасы.
Таллар белән хәттә сөйләшәбез,
Сәләм көтеп, юллап сәләмнәр.
Җәйге таллар башын иеп Сөнгә,
Көзне менә тагын сәләмнәр.
Талдан үреп салган күпер кебек,
Алар тора hаман юлларда.
Туган якның матурлыгы калыр,
Сөн буенда таллар булганда.
Үз җылысы була hәр төбәкнең,
Җырлар туа атап талларга.
Сагынулар басылырлар кебек,
Карый алсаң бөдрә талларга.
Таллар өчен җәйләр уңай вакыт,
Матурларга елга буйларын…
Сәбәпләрен таба алмасамда,
Ә талларга, кайта уйларым.
Иң олы сүз
Олы сүзләр, матурлары күпме…
Иң зурысы нинди сүз микән?
Җавап эзләп шушы сорауга,
Уйлар белән мин ерак китәм.
Нидән башлана соң гомер башы,
Ничек килдек без бу җиhанга.
Нинди сүзне җиңә алмас иде,
Калган барсын бергә жыйсаңда.
Нинди сүзне иң беренче әйттең,
Кемнәр бирде йөрәк җылысын?
Догаларын кылып синең өчен,
Табар өчен юлның турысын.
Истән чыкмый торган сүзләр бармы,
Башка андый… тормыш юлында.
Кеше булсын диеп тырышучы,
Барлык килгәннәрдән кулыннан.
Бер вакытта алар синең өчен,
Үпкәләрлек сүзләр әйтмәйләр…
Күңелләрдә булсын hәрвакытта,
Изге җаннар, алар – Әңкәйләр!
Сафсата
Дөнья матур, кеше мәзәгерәк,
Картаерга бердә теләми.
Сизми кала вакыт үтүендә,
Ул турда ул бердә сөйләми.
Юмарт булам, әгәр баесам ди,
Балаларга байлык калдырам.
Намаз укыйм… пенсиягә чыккач,
Ул акчага мәчет салдырым.
Пенсиягә чыкты… намазы юк,
Ә пенсия… хәер бирерлек…
Вакыт кына hаман табылмады,
Мәчетләргә барып килерлек.
Балаларга вакыт җитмәсәдә,
Оныкларын имеш өйрәтә…
Ә кичләрен чыгып мыштым гына,
Тәмәкесен чыгып көйрәтә.
Ни әйтергә оныкларга карап,
Вәгъдәләре, кала онытылып.
Бер адымны башта атламыйча,
Бер каяда булмый омтылып.
Кеше җан иясе жир йөзендә,
Өстәп биргән Аллаh акылны.
Аңлар өчен, аера алыр өчен,
Азны, күпне, ерак, якынны.
Караңгылык
Билгесезлек эзе, караңгылык,
Күренмичә калган юллардай.
Яшерелгән кебек офыкларга,
Булмаганда кебек, еллардай.
Язмыш юлы караңгыда була…
Кайвакытта ачылып яктыра.
Караңгыдан караңгыга кадәр,
Омтылып яши кеше, яктыга…
Яктылык бит күзләр өчен булып,
Күңел өчен әгәр булмаса…
Билгесезгә барсы әйләнә бит,
Түрләренә кадәр узмаса.
Кыйбласыз калган юлчы нишли,
Кая барганын ул беләме…
Караңгылык аңа бүләк итеп…
Язмыш сыный, әллә көләме?
Аңлашу
Озын гына гомер юлы үтеп,
Бүген генә әллә аңладым…
Бик күпләре күрә алганнарның,
Үзем белән бергә барганын.
Истә калмагандай, югалгандай,
Эзсез генә аткан таңнары.
Кирәкләре… артык кирәкләре,
Күренмичә артта калганы…
Зарланулар булган аңламаудан,
Алданулар булган – наданлык.
Әллә терәк… әллә теләк булмый,
Киңәш сорар кеше табарлык.
Дөнья сынаулары төрле була,
Кызык, тамаша, я еларлык…
Аңлый алмый, сынау икәнлеген,
Җаннарыңны тәслим кыларлык.
«Тупик» кебек алда юллар бетә,
Менә шунда булган алдану…
Ак, караны бергә бутау – гөнах;
Ерак бабайлардан калган ул.
Әрәм булган шуңа күпме вакыт,
Күпме савап бирә торганы…
Гомер юлын шулай үткән өчен,
Безгә тиеш – бүген булганы.
Хәтердәме
Озын гына гомер юлы үтеп,
Бүген генә әллә аңладым…
Бик күпләре күрә алганнарның,