Күзлекле бабайда да…
Урамда сәпиттә йөргән,
Биш яшьлек малайда да.
Интернет, дөнья инде ул,
Аермасы …онлайн.
Телефон аша үз ишен…
Эзләп тапмый калмай ул.
Китапта бар, хисапта бар,
Олы, олы, чүплекләр…
Ләкин эзләп йөремәсәк,
Җүнле әйбер чүплектән.
Дөнья чиксез булган икән,
Монда барсы «кесәдә»…
Бөтен байлыгың шикелле,
Комачаулап йөрсәдә.
Замананың бер нигъмәте,
Аңлап әгәр куллансак…
Андагы гaйбәтне сатып,
Гaйбәтчеләр булмасак.

Бүгенге заман

Фикерләрнең туа төрлеләре,
Дөресләре белән ялгышлары.
Дөрес диеп уйлап, уйдырманы,
Кемнәр генә микән ялгышмады.
Белгәннәрең якын, дөрес кебек,
Белмәгәннәр ялгыш юллардай.
Андыйларга әле күңел тартмый,
Башкалары көтеп торгандай.
Кабул итү кыен, яңалыкны,
Аңлау өчен авыр булганда…
Кирәк түгел кебек бер ни башка,
Үзгәрешләр булмый торганда.
Юллар үзгәрештә, хәрәкәттә,
Кичәгеләр бүген ярамый…
Алда буласылар, яңа халәт,
Туган фикерләргә карамый.
Алда үзгәрешләр, тизләнешләр…
Җиhан шулай бик тиз үзгәрә.
Ашыгырга түгел, житешергә,
Аңлаткандай, куша безгәдә.

Күңел түре

Күңел түре нинди сүзләр өчен,

Ничек сайлап, анда җыя ул.

Авырлары, җылылары белән,

Бер урынга ничек сыя ул…


Башка урын әллә булмаганга,

Бөтен булган шунда туплана.

Тормыш ядъкәрләре булырдае,

Үпкәләрлекләре …юккада…


Кайсылары күбрәк булугамы…

Шуңа әллә күңел үзгәрә…

Күтәрә алмый башлап авырларын,

Күңел төшә… гади сүзгәдә.

Күңел киңлекләрен кемнәр белә,
Бәлки анда урын җитәрлек…
Хисләреңнең сайлап алынганын,
Күңел түрләрендә итәрлек…
Белеп бетерә алмаслык хәзинәсен,
Җыеп бара кеше күңелгә…
Иң… Иң… дигән… каты, йомышагы,
Урын таба күңел түрендә.

Көзең кебек

Бара бара, юллар артта кала,
Килеп житте менә көзләрдә.
Урамда да әнә көзләр йөри,
Охшаганнар минем көзләргә.
Әллә мине якын иттегезме,
Көзләр, көзләр, әй сез көзләр…
Сезнең белән ахры калам инде,
Качып булмас инде хәзер сездән.
Сары яфрак, чакыру билетыдай,
Кемнәргә соң алар тарала.
Җылы җәйләр үтеп кителгәндә,
Көзгә иярми, кемнәр кала ала.
Көзләр алар салкынырак инде,
Җитәр микән аның җылысы.
Бүгенгенең, калган юлларыңның.
Көзләре аның… хәзер олысы…
Фасыллары елның кабатлана,
Тәңгәл кебек хәзер, көзләрдер.
Елның язы әле килер диеп…
Өметләнеп карый күзләр гел.

Хушлашу

Әллә киттең, әллә кайтып киттең,
Моңнар булып безнең яннардан…
Шигырләрең калды тамып-тамып,
Ядъкәр булып синең җаннардан.
Эчкерсезлек кемдә булыр инде,
Синдә булган кебек ачык йөз…
Онытылмый сакланырлар әле,
Шигырьләрдә калган моңлы сүз.
Күңелеңне салдың ул юлларга,
Укыганнар күрми калмаслар…
Синең язган бәдрә талларыңда,
…Сине сагындыра алмаслар…
Син китәсең шигырьләрең әле,
Хисләреңне искә тәшерер…
Яратуны, сагынуны саклап,
Безнең күңелләргә күчерер…
Хуш бәхил бул… Изгелекләреңә,
Сиңа бездән барсын догалар.
Ихласлыкта булган бар теләкләр,
Язылганча… кабул булалар.

Гомер узу

Гомер узу… гади картаюмы,
Яшь чакларны сөйләп моңлану.
Искә алып кайбер мизгелләрен,
Бер ялгызың гына… елмаю.
Кабатланмас булу үткәннәрең,
Синең өчен түгел яңалык…
Күмер җылысында яшәгәндәй,
Учаклар юк… кабат ягарлык.
Өлгемәдем, диеп уйланулар,
Акланулар гына шикелле.
Вакытлары күпме… артта калды,
Нинди озын юллар үтелде.
Офтанулар, үкенүләр түгел…
Бары алар …эчке уйларың.
Язмыш сиңа тиеш булганнарын,
Юлларыңа чыгарып куйганын.
Күрә алдыңмы икән барысында,
Синең өчен язмыш биргәнен.
Аңлый алып, нинди асыл белән,
Кешеләрнең җиргә килгәнен…
Кунакмы без… әллә була алмадык,
Әллә булдык артык hавалы…
Саваплары – дарулары булган,
Ала алдыкмы җирдә дәваны?

Агыда карасыда

Җиңү килми көрәшләрдән башка,
Авырлыксыз килми җиңеллек.
Омтылышлар нәтиҗәләр бирсә,
Күңелләрең белән сизерлек…
Сагынулар булмый, тигез җирдә,
Ераклашу әгәр булмаса…
Ишетергә, хәтер яңартырга,
Моң жепләре җирдә тынмаса.
Юллар салынылар, табылалар,