Беркадәр хөкемгә охшаган менә шундый фараз. Әлбәттә, иҗат шәменең дә яну мөмкинлеге бетмәс-төкәнмәс була алмый, әмма аның соңгы чиген билгеләү безнең ихтыярда түгел. Сәгате суккан мәлдә ул да сүнә.
Г. Т. Ходайдан вәгъдә җиткәч.
– Күңелегезгә бигүк авыр алмагыз, Галимҗан Ибраһимов сезне генә түгел, Фатих Әмирханны да тәнкыйть иткән. Сезгә мәгълүмдер, ул әлеге дә баягы «Йолдыз»ның 1911 елгы 757 нче санында дөнья күргән бәяләмәсендә әдибебезнең «Хәят»ында сурәтләнгән татар гаиләләрендә «Татарлык ягы аз ялтырый» дип искәртү ясап үтә. Жанрының аталышына да үз шикләнүен белдерә: «Әсәргә «милли хикәя» диелгән. Мин моның ялгышлыгы хакында кул кисеп бәхәсләшә алам», – ди.
Г. Т. Әле каләмне куеп торып, кулыма карадым. Тырнаклар шүрәленеке шикелле булган. Болай ярамый, мин аларны кисәм һәм һәрвакыт, һәр җирдә «Сөю – сәгадәт» язган кулны, Алладан оялмый, бәндәдән кызармый: «Кул кисеп бәхәсләшәм», – дип фаш иткән… критик белән мин «тырнак кисеп бәхәсләшәм».
– Гадел булыйк, ә бит Галимҗан Ибраһимовның әлеге мәкаләләрендә хакыйкатьнең үзен чагылдырган фикерләр дә бар. Шулай да, сез ни хакында бәхәсләштегез соң әле?
Г. Т. «Сәгыйть белән Тукай сүнгән шәмгә охшый» – тырнак кисеп бәхәсләшәм. «Фатихның «Хәят»ы милли роман түгел» – тырнак кисеп бәхәсләшәм…
– Монысы инде тырнак астыннан кер эзләүгә яисә тырнак күрсәтүгә кайтып кала бугай. Тырнак кисү дигәннән, бу дәлилләр сакланамы соң?
Г. Т. Әгузе биллаһи минәшшәйтанир-рәҗим; бисмилләһир-рахмәнир- рахим. Тырнакларны, кәгазьгә төреп, стена ярыгына куйдым.
– Әллә ничек ихтыярсыз рәвештә иронияле сөйләшүгә күчеп алдык. Киная чүпрәсен кушмыйча гына үзегез уйлаганны әйтегез әле: Галимҗан Ибраһимовның язганнары Габдулла Тукайга ошыймы?
Г. Т. Габди Галимҗанның вакытлы матбугатта чыккан язулары шома, ихласлы вә шактый гына төпле чыгалар. Ләкин мин аның аерым рисаләләрендә күңелдә бер-бер эз калдырырлык нәфасәт вә мәһарәт88 күрмим. 10 сәхифәдә язылырлык бер маузугка һәрвакыт әллә ничәшәр өлеш артык кәгазь исраф итә.
– Аңлыйсыздыр, сезнең бу фикерләрегез белән катгый килешмәүчеләр дә бардыр.
Г. Т. Ие… Минем белән бәхәсләшүчеләр дә тизрәк табылыр.
– Төрле яман хисләргә бирелү адәм баласына гына хастыр. Иҗат әһеленең илһамлы күңелендә исә кыллар чагыштырмача күбрәк кебек тоела. Һәм алар нечкәрәктер дә әле. Шуңа күрә килешсез сүзләр каләм иясенең нәзакәтле калебенә, аның рухи халәтенә аеруча ярсулы тәэсир ясарга мөмкин. Әгәр кемнең дә булса яманатын сатуда изгегә тартучы каләмгә кадәр файдаланыла икән… Хәер, нәтиҗәсен үзегез чамалыйсыздыр. Үчләнүләр дә еш күзәтелә. Көнчелек тамыры да бик тирәнгә киткән…
Г. Т. Көнчеләр синең тәрәккыеңне күрсәләр, әбәда89 өрерләр. Әмма син аларга карама, үз юлың берлән бар. Өрерләр дә туктарлар… Син аларны кемнәр дип таныйсың?!
– Мондый очракта Коръән Кәримнең «Фәлак» сүрәсендә искәртеп үтелгәнчә, «…көнчел кешеләрнең хөсетлегеннән Аллаһка сыенамын», дип әйтү кирәктер.
Г. Т. Алла сакласын!
– Төчеләнү итеп кабул кылмагыз, сезгә рус әдәбияты гына түгел, дөнья классикасы да яхшы таныш. Башка халыкларның кайбер каләм ияләрен хәтта юнәлеш бирүче ролендә күргәнсез.
Г. Т. Мокътәбислектә90Жуковский – зур остазым минем.
– Бүтән шагыйрьләрнең иҗат үрнәгенә дә зур хөрмәт белән каравыгыз мәгълүм. Мәсәлән, Александр Пушкин белән Михаил Лермонтов әсәрләренә.
Г. Т. Шигъре Лермонтов вә Пушкин – олуг саф диңгез ул… Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса Кояш, Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән91 бу баш.
– Кемгәдер ияреп язу мәсьәләсендә үзегезне беркадәр кечрәйтәсез шикелле. Сез алар арасында торырлык шагыйрь бит.
Г. Т. Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов, Тукай – өч йолдыз ул…