– Үзен горур итеп тойган халык шагыйренә, минемчә, әхлакый кысалардагы мондый мин-минлек килешеп тора. Чамасын белгән очракта данлау да файдалы.
Г. Т. Оригинальный нәрсәне мактау табигыйдер… Аязымны сатып алдым аһым, яшем белән!
– Ихластан язылган «Пушкинга» исемле багышлауда сез, «Синең шигырең көенә агач, таш бии», дип, аның әсәрләренә бик үзенчәлекле бәя биргәнсез.
Г. Т. Биемәслек итеп язу кимчелек шагыйрь кешегә… Шулай булмады исә шагыйрьгә кем һәйкәлләр куяр?
– Исемнәре атап үтелгән әлеге шагыйрьләр төрле рухи җирлектә тәрбияләнеп, аларның һәркайсы тәкъдир хөкеме буенча төрле яшәеш шартларына куелган. Әйтик, Александр Пушкинның авыл дигәне дә бай әтисеннән калган утар булган…
Г. Т. Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен», мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.
– Бу рәвешле үз-үзен кимсетү Тукайга бөтенләй төс түгел.
Г. Т. Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән.
– Сөйләшү барышында телгә алуыгыздан күренеп тора – «Евгений Онегин» романы сезгә яхшы таныш. Һичшиксез, ул күренекле әсәрләр җөмләсенә керә. Ә бит аңа тартым шигъри романнар тудырырга мөмкинлек биргән җирлек, охшаш сюжетка нигез булырдай хәл-вакыйгалар безнең татар тормышында да бар.
Г. Т. Бер поэма хакында башымда… төрле хыяллар йөри. Фәкать зиһен варить итеп чыгарганы юк әле… Хыялым – татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр.
– Сүз сөрешеннән аңлашыла ки, мәшһүр әсәрләр иҗат итәр өчен абруйлы әдәби көчләр дә кирәк. Мондый ихтыяҗ сезгә сизеләме?
Г. Т. Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф Лев Толстойларга, Лермонтовларга мохтаҗ.
– Русның олпат әдипләрен санап үткәндә, мәшһүр Толстойны да искә төшердегез. Очраклы хәлме, әллә түгелме, сез аның исемен иҗатыгызда бик еш, төгәлрәк әйткәндә, төрле уңайдан 31 тапкыр телгә аласыз. Белүебезчә, шигъри китапларыгызда «Толстой сүзе» дип исемләнгән бердәй сәрләүхәле 2 әсәрегез, шулай ук «Толстой сүзләре» һәм «Толстой фикере» дигәннәре дә бар. Аннары Лев Толстойның бай иҗатына тәрҗемәче буларак та мөрәҗәгать итәсез. Монда симпатия сизелеп тора.
Г. Т. Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә биш вакытта биш намаз күк керде инде фарызыма. Бу «Толстой сүзләре»н дә хасладым92буш вакытыма, күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакытына. Әйтмәгез: «Ул – иске сүз…»
– Укыгансыздыр, «Идел» газетасының 1910 елгы 315 нче санында Сәгыйть Рәмиевнең «Лев Толстой наменә…» шигыре басылган. Форсаты килгәч искә төшерүем. Ихлас белән әйтегез әле: аның әлеге багышлавы ничегрәк килеп чыккан?
Г. Т. Бөтенләй тозсыз, вәзенсез, ямьсез, бигрәк холостой выстрел.
– Яраткан әдибегезнең үлемен ничек кабул иттегез?
Г. Т. Куркынычлы, үзәк өзгеч хәбәр фаш булды. Толстой вафат!.. Андреев, Максим Горький, Потапенко, Куприн, Сологуб, Мережковский, Григорий Петров, Скиталец вә гайре, вә гайре бөтен Русиянең мөхтәрәм мөхәррирләреннән тезелгән мөбарәк тәсбихнең очындагы бисмилласы, Мәрьям анасы яки имамы өзелде.
– Изге дисбедәге мәрҗәннәр байтак җыела икән. Бу җәһәттән «Мөбарәк тәсбих өзелде» дигән әлеге мәрсияне нилектән чәчмәдә язасы иттегез?
Г. Т. Мәсьәлә бик зур – сыйдырмый тар шигырьләр үлчәве.
– Сез төрле уңай белән башка каләм әһелләрен дә, әйтик, рус шагыйре Семён Надсонны да телгә алып үтәсез. Аңа карашыгыз нинди?
Г. Т. Мин моңарчы жизнерадостный кеше булганга, бөтен гомерен җылап үткәргән Надсонны сөймәдем. Белмим, хәзер укысам – ни булыр.
– Ә Иван Никитин, сезнеңчә, нинди исәптә тора?
Г. Т. Никитинның фитрый таланты, минемчә, Пушкиннан ким түгел…
– Ләкин… Шулай әйтергә җыенасыз бугай. Аңа нәрсә җитмәгән соң?
Г. Т. Фәкать ул тәртипле образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган. Бу – шактый кирәкле фактор.