Ишеткәнегез бардыр:
…Чын әйтәмен, аппагым:
Күз алдыннан бер дә китми
Кырын салган калфагың…

Бала иәткле күлмәк тә татар кызларының милли киеме. Итәкләре никадәр күп булса, шулкадәр матуррак санала, кызларның балтырларын чит-ят күзләрдән саклый. Күлмәкне бер генә төсле тукымадан-атластан, тафта, парча, ефәк, сатиннан утыртма яка белән, изүен ачык итеп теккәннәр. Күлмәкне кайвакыт киң воланнар яки бөрмәләр белән бизәлгәннәр. Хатын-кызлар күлмәкләре иркен итеп тегелгән, ә итәкләре тагын да киңрәк булган.

ХIХ-ХХ гасыр башында киеәмрненә карап, хатын-кызның кайсы катлам кешесе иәнкен әйтергә мөмкин булган. Бай хатынкызларының күлмәкләре ефәктән булып, төрле алтын-көмеш җепләр белән чигелүе белән аерылып торган. Гади татар хатын-кызларының исә гади ситсыдан бала итәкле итеп тегелгән булган.

Алъяпкычлар хатын-кызлар киеменең бер элементы булып саналган. Казан татарларында ул эш киеме генә түгел, ә көндәлек кием булган. Татар кызларының алъяпкычлары зифа буйлы кызларга бигрәк тә килешеп торган. Алъяпкычның бизәкләренең мәгънәләрен күз алдында тотып чиккәннәр. Мәсәлән, бизәктә лалә-яңарыш чәчәге, роза чәчәге-матурлык, мәхәббәт билгесе, кашкарый-озын гомер символы, ә гөлҗимеш, миләш-бәхет китерүче үсемлекләр дип саналган. Элек татар кызлары “канатлы”, баләак леи талъяпкычлар кигәннәр.

Чигүләре чәчәкләрдән, яфраклардан, татар биәзкләреннән гыйбәрәт булган.

Бизәнү әйберләре татар хатын-кызы киеменең аерылгысыз өлеше саналган. Гомере буе йөрткән ул аларны. Күз тиюдән сакласын дип, кечкенәдән үк кыз баланың колагына алка такканнар. Чәчүргеч, беләзек, төймә-муенса, хәситәләр дә яман күзләрдән саклый дип уйлаганнар.

“Татар кызын иң элек ишетәсен, аннары гына күрәсең”, -дигән гыйбарәне беләсез микән? Чыннан да, татар хатын-кызларының бизәнү әйберләре шулкадәр күп булган-атлаган саен чылтырап торганнар алар.

Өске аяк киемнәре арасында татарларда үрелгән, тире һәм басылган аяк киемәрне киң таралган була. Хатын-кызлар өчен читекләрне аерым технология буенча тегәләр: бизәкләр тукыма өстенә тегелми, ә махсус җөйләр белән тоташтырыла. Бу җөй “татар җөе” дип атала. ХIХ гасыр урталарына кадәр читекләр йомшак табанлы булса, гасырның икенче яртысыннан каты аслы һәм үкчәле читекләр эшләнә башлый. Татар халкы яланаякка иң элек тула оек киеп, аның өстеннән үрелгән яисә тиредә тегелгән аяк киеме; аяк чолгавы дип аталган эчке аяк киеме өстеннән читек кия торган булганнар.

Булган бит шундый заманалар: безнңе татар ир-атларын түбәтәйсез күз алдына да китерә алмаганнар. Түбәтәй чигә һәм тегә белгән кеше алтын куллы оста саналган. Нәфис зәвыгы, күңел нуры, җитез кулларының осталыгы әнә ничек гөл итеп куйган дөньяны!

Мәгълүм булганча, түбәтәй ислам динен тотучы төрки телле халыкларда ирләрнең төп баш киеме булып тора. Элекке заманда ул казан татарларында кңи кулланылышта булган. Түбәтәйнен килеп чыгышы билгеле үгтел, хәлбуки ул, күрәсең, Идел һәм Урал буйларына ислам дине белән бергә үтеп кергәндер.

Татар ир-егетләренең милли кием ансамбленә түбәтәйдән кала, озын ирләр күлмәге, камзул, билбау, читекләр керә. Татар халкының оригиналь киеме-камзул. Ирләр камзулы карарак төсле тукымадан теккәннәр. Ирләр аны өйдә кигәннәр. Татар халкында кәвеш, ката, башмак дип аталган аяк киемнәре киң таралган була. Озын кунычлы тире читекләр юфть, сахтиян һәм хромнан тегелә торган була. Хатынкызлар кыскарак, иәркл озынрак читек кигәннәр. Бер тондагы читекләр төрки халыкларның күбесенә хас характерлы аяк киеме булса, мозаикалы чигеләгн читекләр татар милли киеменең этник спецификасын чагылдырган.

Казан халкының милли киемнәре дип без Казан һәм Казан тирәсе татарларының кием үрнәкләрен әйтәбез.Төрле якларда аерым үзенчәлекләре булса да, аларны берләштергән гомуми формалар бар. Ерак төбәкләрдәге төркемнәрдә үзенчәлекләр аеруча ачык чагыла. Чөнки иҗтимагый һәм мәдәни үсеше алга киткән төп группаларга караганда, аларда борынгыдан киәлнг кайбер сыйфатлар озаграк сакланган. Мәсәлән, кулдан тукылган киндер, борынгы баш киемнәре, бизәнү әйберләре.