–Нәрсә син, кар ашап барасың?
–Сару кайный, Ильич, һич түзәрлек түгел. Барып җитә алсам, бер чиләк су эчәр идем.
–Салкын су белән бик шаярма, кәкерәеп куярсың, санбатка барсаң врачка әйт син аны.
–Врачка әйтсәм әллә миңа аерым тавык шулпасы бирерләр дисеңме? Сугыш бит, Ильич, сугыш. Борчак та перловка, перловка да борчак. Дөге боткасы, карабодайныкы булса бернинди сары кайнау булмас иде. Хәзерге минутта бер чүмеч су булса да ярар иде, анысы да тәтеми әле.
–Бу тун белән җәяү йөрүләре харәп икән, – диде Вислогузов, карабинын чанага куеп.
–Төямәгез әле коралларыгызны чанага, атка болай да авыр, – диде Климушкин, – күрмисеңме, көчкә тартып бара. Корал сугышчының үзе янында булырга тиеш.
–Аны мин синнән башка да беләм. Атыңа авыр булса төшеп җәяү бар. Үзең кәкерәеп катсаң да төшеп җәяү бармыйсың. Минем винтовка куюыма да күпсенәсең. Алай җансыз булырга кирәкми. Мин солдат, син солдат. Бүген минем атта командир бара, иртәгә, бәлки синекенә утырыр.