Шулай сөйләшеп торган арада учак ягып ашарга пешерергә җыенучылар да күбәеп китте. Кайберләре “миндә сөт бар”, “миндә май бар”, “миндә он бар” диеп коймак пешерергә, безне коймак белән сыйлпрга җыеналар. Актык майларын, актык оннарын да безнең өчен кызганмыйлар. Һәр кем үзенең рәхмәтен үзенчә белдерә, үзенчә хөрмәт итәргә тырыша.
Кечкенә генә инеш буендагы болын өсте сабан туе кебек кайнап тора. Сөйләп тә, язып та бетергесез шатлык белән халык мәш килә. Инде кояш баерга күп калмаган. Алар немецләр кулыннан котылганнан соң, беренче ирекле кичләрен шул болында үткәрергә җыеналар. Һәр кем үз иркендә, һәр кем үз-үзенә хуҗа. Аларның каршысында автомат тоткан фашист басып тормый. Туган җиреннән, йорт-хуҗалыгыннан, туганнарыннан һәм туган иленнән аерып чит илләргә, фашист коллыгына китү куркынычы юк. Алар туган җирләренә кире кайталар. Шатлыклары чиктән тыш зур…
Аларның безне дә җибәрәселәре килми. Сорау артыннан сорау.
–Карачев ничек? Безнең өй исәнме икән?
–Немецләр Мәскәүдә озак булдылармы? Иптәш Сталин кайда?
–Абый минем абыем Армиядә иде… Шуны белмисезме?
Ниһаят старшина атын кузгатып минем янга таба килә башлады:
–Рафиков, без озак тоткаланабыз. Әйдә, кузгалырга кирәк!
–Иптәшләр, безгә китәргә кирәк! Соңга калабыз, – дидем мин, чорнап алган халыкка карап, – безне җибәрегез!
Әкеренләп, без барырга тиешле көнбатыш якка таба коридор шикелле юл ачылды. Безгә исәнлек теләп кат-кат рәхмәт әйтә башладылар.
–Хәерле юл сезгә! Немецне куыгыз!
–Исән-сау йөрегез, туганнар!
–Безне коткарган өчен ходай сезгә исәнлек бирсен! – дигән теләкләр төрле яктан яңгырадылар.
Халык арасыннан үтеп бетү белән без атларны куа башладык.
Днепр артына
Салкын февраль аеның өченче атнасы бара. Декабрьнең кыска көннәре белән чагыштырганда, көннәрнең шактый озыная башлаганы сизелә башлады. Шулай да үзенең бураннары, суыклары, аяз төннәре белән үзенекен итеп, кыш әле бирешми. Көндезләрен урман аланнарында кояш караган вакытларда, яз якынлашканы сизелсә дә, кояш түбән төшү белән, салкын төн киләсен тоеп торасың.
Гаҗәп күп солдат мәшәкатьләре белән сизелми дә калган, менә тагын бер гадәти “тыныч” сугыш көне үтеп бара. Әкеренләп кичке салкындагы сөркөмгә чорналып, кояшның зур түгәрәге агачлар артына кереп капланды. Аяз һәм суык төн килде. Урман куенына яшеренгән землянкаларның иске чиләк куеп җайлаган тәбәнәк морҗаларыннан чыккан төтеннәр кичке җилсез хавада әкеренләп урман өстенә җәелә башлады. Солдат халкы төнгә әзерләнә: киемнәрне киптерәсе, коралны чистартасы, өзек-ертыкны тегәсе, вакыт тисә хат та язып аласы, тигән кадәр ял да итәсе бар.
Көне буе хәрби бурычлар, сәгать саен килеп чыга торган мәшәкатьтләрне үтәп арыган, юешләнеп-бозланып каткан солдатлар да землянкага җыела башладылар.
Без дә атларны чистартып, ашарга-эчәргә биреп, атлар астыннан чыгарган тиресләрне алып эшләрне бетердек тә, инде кулларны юып кухнядан кичке ашны алып киләсе дә, плитә өстендә җылытып ашыйсы гына калды диеп землянкага таба юнәлдек.
Ишектән керүгә, без Утищев белән икәүләп, гадәт буенча, мич кабызу эшенә керештек. Иптәшләр чиләк белән су алып кулларын юа башладылар.
–Нишләптер бүген лейтенант күренми әле, – диде Утишев, – бу вакытта монда була торган иде.
–Бәлки кич утырырга килә торгандыр? Дөнья хәлләрен сөйләшеп утырырга килгәндә ул соңырак килә. Ике-өч көннән бирле гәзитәләр дә укыган юк.
Шул вакытта, ишек төбендә генә торган кебек, лейтенант килеп керде дә, Утишевның мичкә утын тыгып торганын күреп:
–Мичкә ут куймагыз! Җыеныгыз! Бер сәгатьтән кузгалабыз! – диеп команда бирде.
–Без әле ашамаган да, иптәш лейтенант!