–Рәхмәт инде, абый.

Без, бераз тоз сибеп, сохариларны сөтле шулпада изерәтеп, салып алган бәрәңгеләрне бик тиз ашап бетердек.

–Бик тәмле булды бу тансык аш, – диде старшина, кашыгын читкә куеп.

–Абый, тагын салып ал!

–Юк, сеңелем, анысы әниеңә калсын. Ачыгып кайтыр да, нәрсә ашар? – дидем мин, – монда безгә ашарга әйбер бар әле.

–Менә, сөт салып алыгыз алайса!

–Сөт дисәң, анысына риза, кызым, сөтне ике ел күргән юк инде.

Дерявин савытына сөт салып алды да минем алга куйды.

–Мә, Әхмәт, сал үзең. Ашыйк әле бер, тансык ашларны.

–Сөт белән ашарга ипиебез генә юк, – диде Вера уңайсызланып, – гаепләмәгез инде.

–Нишләп гаеплик, без үз кешеләр бит. Сугыш вакыты. Барын да аңлыйбыз. Бу ашаткан сыйларың өчен дә бик зур рәхмәт инде, кызым. Безнең тамаклар тук, шулай да бу ашлар тыныч вакытларны, авылны искә төшерделәр. Сагынылган.

–Менә, кызым, бу колбаса консервасын алып куй. Әниең кайткач солдат ашы белән сыйларсың.

–Сез үзегеә дә юл кешеләре, үзегезгә калсын, – диде Вера, консерва банкасын Дерявин алдына куеп.

–Ал, кызым, без бит синең сыеңнан баш тартмадык. Безнең запасыбыз кайтып җиткәнче җитәрлек.

–Ал, сеңелем. Ничә класс бетердең? Туганнарың бармы?

–Немецләр килгәндә җидене бетергән идем. Алар килгәч белгәнемне дә онытып бетердем инде абый, – диде кыз,– аннары күңелсезләнеп китеп, – әтием дә сугышта, исәндерме-юкмы, белмибез, ә абыемны немецләр эшкә кудылар. Аннан качкан дип сөйләделәр, староста өйгә килеп тә сорашып йөрде. Кайда икәнен дә, исәнме икәнен дә белмибез.

–Бәлки партизаннарга кушылгандыр?

–Белмибез шул, әни белән үзебез дә шулай уйлыйбыз. Үзебезнекеләр килгәннән бирле юлдан күз алган юк инде. Сез килгәндәй кайтып керсә нинди кызык булыр иде.Сезнең белән түгелдер шул әти, югыйсә кереп чыкмыйча узып китмәс иде. Бәлки күптән дөнъяда ук юктыр, – диде кыз тагын да боебырак.

–Алай өметсезләнмә әле, Вера. Бәлки сез окупациядә булганга гына хәбәрләшә алмый торгандыр. Сабыр итегез!

–Шулай булса нинди шатлык булыр иде.

Вераның күзләрендә шатлык очкыннары ялтырап китте.

Безгә атларны эчереп арпа бирергә кирәк иде. Йортка, атлар янына чыктык. Вера да бездән калмады. Ишек алдыннан алып бер чиләк су бирде дә, чиләк бушап калу белән, яңадан коега йөгерде.

Атларга берәр котелок арпа бирдек тә, шактый искергән баскыч өстенә барып утырдык.

–Йорт тузган, – диде старшина, тәмәкә янчыгын чыгарып, – күптән ир-ат кулы тимәгән.

Мин дә йортка күз салдым. Каралты башлары, өй төбәсенең саламнары череп, уелып төшкән чокырда алабуталар үсеп утыра. Җил капканың һәм йорт тирәсендәге киртәләр таралырга торалар.

–Абыйлар, атларга тагын су алып килдем, эчеримме? – дип капкадан Вера килеп керде.

–Ашап бетерсеннәр инде, кызым, аннары эчерербез дә юлга чыгарбыз.

–Китәсездә мени инде? Ял итеп кунарга иде. Кояш баерга да күп калмады…

–Юк, Верочка, без хәрби кешеләр. Болай да иптәшләрдән бик күп артка калдык. Берәр авылга кереп кунарбыз да, иртәгә төшкә таба бәлки үзебезнекеләрне куып җитәрбез.

Старшина кызга туры карап торды да, сүзен дәвам итте:

–Минем дә кызым алтынчыда укыйдыр, малаем дүртенчедә…

–Анда немецләр булмадымени, абый?

–Юк, барып җитә алмадылар.

–Менә нинди бәхетлеләр, – диде кыз шатланып, немецләр булмаган җирдә кешеләр бәхетлеләр. Менә сез дә исәннәр.

Без өйгә кереп, карабин, кылыч һәм сумкаларны тактык та, биштәрләрне алып атлар янына чыктык. Мин атны иярләгәндә Вера минем Милканың башыннан сыйпап, ялларын тараштыргалап алды.

–Минем әти дә шулай сезнең кебек атка атланып кайтып керсә, нинди шатлык булыр иде, – дип сөйләнде. Мин ничек тә кызны юатырлык сүзләр эзләдем.

–Исәнлеген телә, сеңелем, исән булса бер кайтыр, – дип ияргә менеп атландым.