–Әйдәгез, керегез, абыйлар!

–Без озакка түгел, кызым, атларны ашатабыз да, яңадан юлга…

Атларны әйдәтеп йортка үттек. Кыз тиз генә капканы ябып куйды да, йөгерә-йөгерә лапаска үтте. Без старшина белән атларнын иярләрен салган арада, бер кочак печән күтәреп чыгып лапас буена китереп тә салды.

–Шул җитәрме, абыйлар?

–Җиткән, кызым, җиткән, – диде старшина атын печәнгә җибәреп, – әле моны да ашатып бетерергә туры килмәс.

–Әйдәгез, абыйлар, өйгә керегез! – диде кыз. Ябык булса да бик җитез генә ул баскыч өстенә менеп басты.

–Әйдәгез инде, керегез! – дип кабатлады кыз, безнең ашыкмаганны күреп.

Без, шактый искергән баскыч такталарына саклык белән генә басып күтәрелдек тә, кыз артыннан ишек алды аша өйгә үттек.

Ишекнең сул ягында шыр ялангач агач кроват, аның өстендә чорнап куйган иске салам матрас. Чөйдә иске сырган жакет һәм кофта эленеп тора. Стена буйлап һәм мич башына менә торган җирдә киң тактадан ясаган скәмия. Көнгә каршы сул як почмакта икона. Аның каршында, агач кроват янында иске өстәл. Өй эче чиста итеп җыйган, юган, җылыткан.

Без ишек янындагы кроватка биштәрләрне куйдык та карабин һәм кылычларны салып чөйгә элдек.

–Ялгыз гына торасыңмы әллә, кызым?

–Юк, әни белән икәү торабыз, – диде кыз елмаеп, ул өйдә юк әле.

–Әниең кайда соң? – дидем мин, кызның нидер әйтеп бетермәгәнен сизеп.

–Әни әйберләр алырга киткән иде, тиздән кайтып җитәр инде. Кайбер әйберләребезне немецләрдән яшергән идек. Сыерыбызны да яшереп кала алдык.

Кызның йөзендә шатлыклы елмаю барлыкка килде.

–Ни өчен яшердегез?

–Безнекеләр якынлаша башлау белән немецләр башта авылдагы эшкә яраклы кешеләрне үзләре белән алып китәргә мәҗбүри җыйдылар. Шунда ук эре терлекләрне дә җыя башладылар. Кача алганнары качып калдылар. Без өчәү сыерларны да алып урманга киткән идек. Әни әйберләрне яшереп әрәмәлектә качып торган. Юкисә аны да, мине дә алып киткән булырлар иде.

–Урманда кунарга ничек курыкмадыгыз?

–Без өчәү идек бит, ике апа да, мин. Немецлар төнлә урманга барудан куркалар. Партизаннарны очыратудан. Ә без курыкмыйбыз бит партзаннардан, алар үзебезнең кешеләр. Мин үзем дә алар янына ике-өч көнгә бер бара идем.

–Ничек, элемтәче идеңме әллә?

–Шулай буладыр инде, – диде кыз, сөйлимме икән дигән төсле тартынып, – алар кушканны эшләдем.

–Алай булса, кызым, син партизанка булгансың инде?! – диде старшина, кызга сокланып карап. – Молодец! Нәрсәләр эшләдең соң? Элемтәче партизанка булгач төрлесен күргәнсең инде?

–Булды инде, абый. Безнең өй юл буенда, кырыйда гына. Юлны күзәтә идем. Ике-өч көнгә бер авыл хәлләрен, юлда күргәннәрне җиткерәм, сөт, бәрәңге алып баргалый идем. Урман аланында, билгеләнгән җирдә каршы алалар иде. Немецка юлыккан чагыбыз да булды…

–Ничек ычкындың соң?

–Ычкындым дип, мин ычкынмадым, немецның үзен тотып партизаннарга илтеп тапшырдым…

–Ничек шулай булды, коралың бар идеме? – диде старшина, кызга якынырак килеп, я, сөйләп бетер инде!

–Сөйләргә дә әллә ничек инде, – диде Вера, күз карашын аяк бармакларына төбәп. Аның сөйләргә авырсынганы күренеп тора иде.

–Нәрсәсе әллә ничек? Ничек булды, шулай сөйлә.

–Ул көнне без икәү идек. Гөмбә җыярга барабыз дип, бер хатын белән икәү бардык. Гөмбә җыйган арада мин билгеләнгән урынга барып, язуымны нарат төбенә яшереп килдем дә, гөмбә җыя-җыя урман читенә таба кузгалдык. Гөмбә белән мавыгып, теге апа янына немец килеп чыкканын сизми дә калган. Бервакыт: “Ой!” – дип кычкырып җибәрде дә, тынып өнсез калды. Мин Зинага әһәмият бирмичә гөмбә җыям. Бераздан Зина: “Вера!” – дип кычкырып җибәрде дә тынсыз калды. Зинаның тавышы ниндидер куркынган тавыш иде. Шул якка таба киттем. Агачлар арасыннан күрәм, бер немец Зинаны чирәмгә еккан да, көчләргә теләп маташа. Автоматы Зинаның корзина өстендә. Йөгереп бардым да автоматын алып: “Хальт!” – дип кычкырып җибәрдем.