Әле генә умарта күчедәй гөжләп торган, чыр-чуы белән юк-бардан тәм табып яшәгән бәхетле өйдә әтиләре Илаһига күчкән көндәгедәй шомлы тынлык урнашты. Дүртенчене тәмамлап килгән Әсхәт белән икенче сыйныф укучысы Алсу аш өлгергәнне көтеп, эчләрендә улаган бүреләр турында да онытып, бер-берсенә елышып, өйнең яртысын диярлек алып торган агач сәкенең кырыена ук күчеп тынып калдылар. Кече сеңелләре, ике яшьлек Ләйсән генә, гаилә иминлегенә ниндидер афәт карачкысы төшкәнне, ни-нәрсә турында сүз барганны аңламаса да, олы абыйсының, гадәттә, хуҗаларча атлап йөрүенә, аякларын салып, сумкасын ташлап түргә узуга, аны кулына алуына күнеккән сабый, йөрәге, җаны белән ярамаган нәрсә булуын сизенеп, Рәфикъның аягына барып сыланды.

Әнисенең әрләвен кызарынып-бүртенеп тыңлаган, гаиләгә ярдәм итү теләге белән кылган гамәленең ахыр мәгънәсен аңлаган Рәфикъ, Ләйсәнне кулына алып, мамыктай йомшак алсу бит уртасыннан үпте дә, сеңлесен сәке кырыена утыртып, ашыгыч эше исенә төшкән кешедәй, үзе генә белгән катгый карарга килеп, ләм-мим сүз әйтмичә, өйдән чыгып китте. Әнисенең акчасызлыктан читлектәге кош кебек бәргәләнүләрен, сыктауларын күреп, ярдәм итәм дип, киресенчә, начарлык эшләгәнен, аяз күк йөзедәй тормышларына кара болыт шәүләсе төшкәнне аңламаслык үсмер түгел иде ул.

Шул чыгып китүеннән Рәфикъ авыл урамнарын, сирәк күренгән кешеләрнең күзенә чалынмаска тырышып, шактый иңләде. Күңелен шул ук каһәр суккан акчалар борчыды. Ник алды ул аларны? Ачка үлмәсләр, керосиннары бетсә, караңгыда утырырлар иде. Менә аяз зәңгәр күккә битараф ай эленде. Анысы да, ачу китереп, Рәфикъны сынап карагандай яктырта, шунда көянтәсе-чиләге белән калган Зөһрә кыз, Рәфикъның гамәленнән хәбәрдар булгандай, аңа бармак янагандай тоелды. Хөрмәт иткән укытучысы, авылдашы Нәсим абыйсына иң дөресен сөйләп, киңәш-табыш итәргә ниятләп, икеләнеп, куркып, урамдагы мунча бурасы кырыенда озак таптанды Рәфикъ. Ниятен тормышка ашырырга карар кылып, укытучысы өенә таба бер адым атлауга, ул аннан чыгып килүче таныш гәүдәне – әнисен күреп алды һәм, барысын да миенә сеңдереп, һәммәсен аңлап, бераз ара калдырып, ни язган булса шуны күрермен дип, үз йортлары ягына борылды… Ни гаҗәп, Зәйнәп аны, берни булмагандай, улын мәктәптән кайткандагы шикелле җылы каршылады:

– Әйдә, улым, бәрәңге суына, коймак авызларда эреп бетеп бара, ашамыйча каласың.

Тыштан кырыс күренсә дә, нечкә җанлы, миһербанлы әтиләре Ленинград өчен сугышта алган яралары белән көрәшә-көрәшә, фани дөньядагы тормышын 16 елга озынайта алса да, үзеннән соң шактый таушалган йорт һәм сөекле Зәйнәбенә өч бала калдырып, урын өстендә ярты ел әҗәл белән тартышып ятканнан соң, күзләрен мәңгелеккә йомды. Шуннан соң тормышлары көтелмәгән юнәлеш алды.

Колхоз идарәсендә хисапчы, халык телендә читавут булып эшләүче, ире исән чакта йөзенә күтәрелеп карарга да курыккан чатан Мирсәет Зәйнәпкә нарат чәере кебек ябышты. Аны ихласи ошатуы, күптәннән гыйшык утында януы, тәрбияле балаларын үз итүе турында такылдавын белде. Кыскасы, колхоз ихатасына керерлеген калдырмады. Ялгыз тол хатын сыгылмалы билле, төз аяклы, тулы күкрәкле, ачык йөзле булса, аңа гайбәткә урын табыла. Бармагын тидерергә өлгермәсә дә, чатан Мирсәет Зәйнәп куенында ләззәтле мизгелләр кичереп яшәүче бәхетле ирләр рәтенә кертелде.

Тормышның уңай якка үзгәрмәве, «йөриләр икән» дигән сүз дә тилчә телләргә кереп, үзәгенә үтте Зәйнәпнең. Ирен Ходай хозурына тапшыруларына ике ел узгач, Зәйнәп Мирсәетне өйләренә алып кайтырга тәгаенләде.

Ирле, хатынлы булуы җиңел икән, ә бу хатаны төзәтүе шактый кыен, мәшәкатьле икән шул. Зәйнәп тә гаиләләре яшәешендә яра калдырырлык хата эшләгәнен бик тиз аңлады. Колхоз малы хуҗаларының берсе артык акча чыгаруны яратмый торган, гаять кысмыр адәм булып чыкты.