– Укол ясадыңмы? – дип пышылдады кемдер.
– Әйе… – дип җавапладылар. – Хәзер ул безнеке…
– Безнеке… – дип, канәгатьсез пышылдады берәү. – Минем әтине шушы нәрсә үтерде…
Тынлык урнашты.
– Мин беркемне дә үтермәдем… – дип акланды Илдар. Тик аны берәү дә ишетмәде.
Җил исеп куйды. Бу салкын да, саф та җил иде. Ничектер иркәләгән сыман тоелды.
– Юк… – диде кемдер. – Синең әтиеңне бу үтермәде. Бу түгел. Мин үз күзләрем белән күрдем.
– Җитәрегез! – Бу тавыш башлыкларыныкы иде бугай. – Вак‑төяк нәрсәләр белән баш катырмагыз. Монда җитди эш бара.
Сөйләшүләр тынып калды.
Шәүләләр нидер эшли иде.
– Син барысын да дөрес эшләдеңме? – дип пышылдадылар бераздан. – Син моның ярдәм итәчәгенә ышанасыңмы?
Әлеге тавышны ул Зифаныкына охшатты. Димәк, ниндидер көтелмәгән хәл килеп чыккан. Көтелмәгән хәл килеп чыккан да, аны кабат дөньяга кайтарырга итәләр. Илдус нидер эшли, ә Зифа аңа ышанып җитми…
– Юк, ышанмыйм… – Монысы… Монысы профессор тавышы булырга тиеш… – Ләкин ни дә булса эшләп карарга кирәк…
– Ярдәм итәргә тиеш…
– Ул селкенеп куйды! – дип, куркып пышылдады берсе… Аны тавышыннан танып булмады… – Безгә китәргә кирәк…
Илдар инде бөтен түземлеген җуйды.
– Китмәгез! – дип кычкырды ул бар көченә. – Нишләп мине мондый хәлдә калдырып китәсез?!
Аны беркем дә ишетмәде.
– Ярдәм итә! – дип пышылдады кемдер. Илдар моны көтмәгән иде, шуңа да тавышны игътибарсыз калдырды. Әлеге мизгелдә аның өчен бары тик бер генә нәрсә мөһим иде – ташлап китмәгәннәр. Хезмәттәшләре аның янында калган! Димәк, ул кире кайтачак!
– Ярдәм итәргә тиеш, әлбәттә. – Бу – профессорның тыныч тавышы иде. – Ә сез нәрсә көттегез?! Колагыгызга киртеп куегыз, кемнедер шушындый сәяхәткә озатасыз икән, сез, эшнең нәтиҗәсеннән бигрәк, тәҗрибә астындагы кешенең исәнлек‑саулыгы турында уйларга бурычлысыз.
– Ә мин нык курыккан идем… – диде Зифа. – Чынлап, профессор…
– Берничә минуттан аягында булачак ул. Шуңарчы бөтен нәрсәне әзерләп куегыз.
– Әзер, профессор. – Зифаның тавышында елмаю ишетелде: – Күптән әзер инде.
Илдар да күңеленнән генә елмая иде.
Бераздан ул күзләрен ачты. Илдар бүлмә уртасына куелган пыяла ванна төбендә, ниндидер яшькелт сыекча эчендә ята иде. Аның күзләре ачылганны иң беренче булып Илдус күрде һәм кычкырып җибәрде:
– Ул кайтты, профессор!
Илдар торып утырды. Хезмәттәшләре елмаешып кул чабарга тотынды. Бераздан Зифа белән Илдус аңа аягына басарга булыштылар һәм ванна янындагы келәмгә китерделәр.
– Калганын үзең карый тор, – дип елмайды Зифа һәм, өстәл янына килеп, ирләргә арты белән басты. Шул арада ук махсус җайланма Илдарның юеш киемнәрен салдырды да аның тәнен киптереп, бәрхет халат кидереп куйды. Бераздан, кулына укол тотып, Зифа килеп җитте. Аны күрүгә, Илдар елмаеп куйды:
– Тагын уколмы?
– Монысы куркыныч түгел, – дип елмайды профессор. – Иң авыры үтте инде. Котлыйм сине, Илдар!
– Сезне дә… – диде Илдар, һаман уколдан күзен алмыйча. – Бәлки, берәр таблетка гына бирерсез?
– Илдар! – Зифа бер кулы белән назлы итеп аның муеныннан кочаклап алды, икенчесен ирнең очасына юнәлтте. – Ә син шундый соклангыч егет…
– Мин егет тү… – Илдар янбашында чәнчү тоеп тынып калды, чыраен сытты һәм бар гәүдәсе белән Зифага асылынды. – Ү‑үте‑рә‑сең…
Кыска буйлы кыз аның авырлыгын күтәрә алмыйча чайкалып куйды һәм ирне көч белән этеп җибәрде:
– Сытасың бит!.. – дип елмайды ул. – Үзеңә кара да миңа кара…
– Ә нигә? – дип кашларын сикертте Илдар. – Син дә ярыйсы гына!..
– Карагыз әле, профессор. – Илдусның кыяфәте кирәгеннән артык җитди иде. – Перфторуглеродларның тагын бер үзенчәлеген ачыкладык түгелме соң?! Безнең тәҗрибә астындагы кешебез, һушына килү белән, Зифага ташланды. Димәк, перфторуглеродлар потенцияне дә арттырып җибәрә.