Ул ишек төбендә беркадәр басып торды. Аннан соң кухняга узды. Берәр эш эшләргә кирәкмиме дигәндәй, күзләрен йөгертеп алды. Бөтен җир җыйнак һәм пөхтә иде. Бернигә дә кул тидерерлек түгел. Баягы уй тагын үзен сиздереп куйды. Артыклык тойгысы.

– Ләйлә, син борчылма… – дигән ягымлы тавыш ишетелде. – Әкренләп син барысына да күнегерсең. Теләсәң, без синең белән икәүләп ашарга әзерли алабыз. Илдар кайтуына. Шулай итәбезме?

Хатын, кемнедер күрергә теләгәндәй, алан‑йолан каранып куйды. Һәм елмайды:

– Юк… Үзең генә пешерерсең инде…

– Ничек телисең… – Йортның тавышында да елмаю ишетелгәндәй булды. – Әмма беркайчан да үзеңне кирәксез итеп тойма. Мин – сезнеке, һәм мин – сезнең өчен. Әгәр син үзеңне артык дип хис итсәң, мин дә үземнең артыклыгымны тоям. Һәм…

– Һәм икебезгә дә кыен була, – дип дәвам итте аны Ләйлә. – Ярый… Гафу ит… Өйрәнермен әле…

Йорт башкача дәшмәде. Әмма аның сүзләреннән соң Ләйләгә чынлап та рәхәт булып калды. Йорт хаклы иде. Рәхәтлеккә дә күнегергә кирәк. Тарсынып‑нитеп торырга, үз кәефеңне үзең җибәрергә ярамый. Һәм ул тагы ваннага атлады. Ял итәргә, гомернең ләззәтле мизгелләрен бөтен тулылыгында татып калырга кирәк. Ләйләнең күз алдында инде су астының соклангыч күренешләре пәйда була башлаган иде…

6

– Бер нәрсәдән дә куркасы юк, – дигән иде профессор. – Беләгеңә укол ясыйбыз да бер‑ ничә минутка менә шушы ваннага кереп ята‑ сың. Теләсәң, тикшеренүләр барышын күзәтер‑ сең, теләсәң, йоклап ал – ихтыярың. Синнән бары тик бер генә нәрсә таләп ителә. Баштагы мәлдә фикерләреңне үз кичерешләреңә тупларга тырыш…

Профессорның сүзләренә караганда, бернинди дә авырлыгы булырга тиеш түгел иде. Әмма, укол ясагач ук, Илдар әлеге сүзләрнең хаклыгына шикләнә башлады. Беренчедән, аның тамырына кертелгән сыекча гади укол түгел, зәңгәрсу төстәге куе нәрсә иде. Икенчедән, ул бик тә авырттыра торган нәрсә булып чыкты. Әйтерсең Илдарның тамырлары буйлап кан түгел, ә юлында очраган бөтен нәрсәне дә кырып‑себереп ашап баручы монстр хәрәкәт итә иде. Аның бөтен тәне тартышты, күзләре акайды, тешләре шыгырдап кысылды, иреннәре ерылды, битендәге тамырлары бармак юанлыгы булып бүртеп чыкты. Ләкин иң үзәккә үткәне бу түгел иде әле, аның тыны кысылды, бераздан ул үзенең бөтенләй дә сулыш ала алмавын тойды, әйтерсең кемнеңдер күзгә күренмәс кулы бугазыннан каерып тоткан иде. Башта ул бернәрсә дә күрмәде, соңрак күз алдындагы томан тарала төште, һәм үзе тирәли нәрсәдер эшләп йөргән кешеләр шәйләнде. Ләкин бу озакка бармады, бөтенесе дә әкрен генә калейдоскоптагы сурәтләр сыман вак кына кисәкләргә таркалды. Илдарның өстенә иелгән профессорның йөзе, аның артындарак торган Илдус белән Зифа, лабораториядәге күренешләр… Барысы да кечкенә кисәкчәләргә әверелеп, дерелдәп тордылар да җуела башладылар. Әйтерсең болар чынбарлык түгел, компьютер мониторындагы сурәтләр генә иде. Һәм алар җуелдылар да, күз алдында ап‑ак экран гына торып калды… Ап‑ак экран гына. Акрынлап, аклык ерагая башлады, һәм бераздан ул, күз күреме җитмәс биеклеккә китеп, зәңгәрсу караңгылык артына яшеренде.

Тирә‑якта тик зәңгәрсу караңгылык кына иде.

Илдар күзләрен ачты. Күренеш үзгәрмәде. Бөтен тирә‑юньдә – зәңгәрсу караңгылык, ә колакта ниндидер тылсымлы музыка уйный. Ниндидер сихри музыка – тынычландыра, үзенә буйсындырып, бөтен дөньяңны оныттыра.

Һәм ниндидер ис бар сыман… Саф һава… Юк… Тын юлларын иркәли торган саф һәм… бераз гына әчкелтем һава… Һәм салкынлык… ниндидер салкынлык… Ул синең җелекләреңә үтеп кереп калтыранырга мәҗбүр итми, ул бары тик бөтен булмышыңны кытыклатып кына тора.

Бераздан аның баш очында ниндидер шәүләләр пәйда булды. Кешеләр булса кирәк. Әйе, кешеләр… Аларның йөзен дә, гәүдә‑кыяфәтен дә аерырлык түгел… Шәүләләр аның янында нәрсәдер эшләделәр. Алар әкрен һәм тавыш‑тынсыз иде…