– Ни дидегез, Зифа Саматовна?

Доктор елмайды:

– Әлегә берни дә өстәми торыйк. Калганын соңрак күз күрер, дим.

– Ә-ә-ә… Яхшы…

Реанимация бүлегендә Зифа Саматовнаның тагын берничә пациенты ята иде. Шулар яныннан урап әйләүгә шәфкать туташы коридорга атылып чыкты. Һәм аның янына ашыкты:

– Зифа Саматовна! Ул уянды! – дип ярсып пышылдады кыз, – Уянды!

Йөгерә атлый бүлмәгә керделәр. Тик пациент һаман элеке хәлендә һәм бернинди дә үзгәреш юк иде. Табип шәфкать туташына текәлде. Тегесе акланырга ашыкты:

– Валлаһи-билләһи менә, Зифа Саматовна. Ул күзләрен ачты. Тирә-якка каранып алды. Мин башта сискәндем, аңламыйчарак тордым, ә соңыннан сезнең янга…

– Ышанам, – дип елмайды доктор, – Башта шулай кыска вакытка гына уяналар алар. Тиздән һушына килер. Яныннан китмә.

Пациентны беркадәр күзәтеп торды да ишеккә юнәлде. Тик коридорга чыгу белән шәфкать туташының пышылдавы ишетелде:

– Зифа Саматовна!

Кабат кергәндә чынлап та авыруның күзләре ачык иде. Битләрендәге мускуллар сизелер-сизелмәс кенә тартыша, иреннәрен хәрәкәткә китерергә тырыша. Зифа елмайды:

– Тереләр арасына рәхим итегез!

Пациентның йөзендәге тартышулар тагы кабатланды.

– Әлегә сез сөйләшә дә, хәрәкәтләнә дә алмыйсыз. Ансы соңрак булыр. Ә әлегә… Сез реанимация бүлегендә. Башыгызга операция ясадык. Уңышлы үтте. Тиздән сез сөйләшә башлаячаксыз. Сез мине аңлыйсызмы? Керфекләрегезне ачып йомыгыз.

Пациент керфекләрен ачып йомды. Күзләрендә гаҗәпләнү дә, бетмәс-төкәнмәс сораулар да, тагын әллә нәрсәләр бар иде. Тик озаклап өйрәнеп торырлык форсат булмады, ул күзләрен йомды.

7

Комада яткан пациентлар күзләрен ачу белән тормышка аяк басмый. Уянулар башта бик кыска вакытлы була, соңрак озыная, акырынлап кына сөйләшү сәләте, хәрәкәтләнү мөмкинлеге кире кайта. Үзләренең нинди халәттә икәнен тулысынча аңлау, хәлләренә яраклашу өчен дә беркадәр вакыт кирәк.

Зифа Саматовна барсын да аңлап тора. Ләкин бу бәндә белән тизрәк сөйләшү, аңа үзендәге фотоны күрсәтү, әти-әнисен үтереп чыккан мизгелне исенә төшерү теләге тыңгы бирмәде. Күңелендәге яраларын актара-актара, барсын да күз алдына китереп, авыр язмышка дучар булуы өчен үч аласы иде.

– Менә монсы – әтинең гомерен өзүең өчен! – дип үлмәслек тә, чыдап та булмаслык авыртуга дучар итәсе. Аннан соң әнисе, сеңлесе өчен җәзалыйсы. Газапларның хәтәрләре үтте дип тынычлана башлауга, үзенең үтерелгән балачагы, шул мизгелдән бирле кичергән барлык михнәтләре өчен җавап аласы. Калган бөтен гомерен тоташ газапка әйләндерәсе…

Нәфрәте дә, үч алу теләге дә көчле иде Зифаның. Кайчагында ул әле дә булса хәрәкәтләнергә, тормышка кайтырга, яшәргә тырышып яткан шушы бәндәнең бугазына барып ябышудан үзен көчкә тыеп калды. Дәвалаучы түгел, ә савыгуны тоткарлаучы, сызлануны арттыручы препаратлар бирү теләге дә әледән-әле калкып чыкты. Сулыш алу аппаратын йолкып ыргытасы, тукландыручы матдәләр урынына кислота саласы, күзләре акаеп шартлаганчы кан басымын күтәрәсе килде. Кайчагында аның яшәвенең бөтен мәгънәсе шушы кешене интектерүдер, ходай аның гомерен фәкать шул максат белән генә саклап калгандыр шикелле тоелды. Җәзалауларның һәр мизгеленнән үзе дә тәм табар, ләззәт алыр сыман булды.

Ләкин үзе дә аңламаган сәбәпләр Зифаны бу гамәлләргә тотынудан кичектереп килде. Агу бирергә теләсә дә, үтерүченең шул агу тәэсирендә көчле авыртудан йомарланып җан бирүен күз алдына китерә-китерә дару бирде. Хәле аз гына начарланып китсә дә шундук ярдәмгә килде. Үзенең бөтен пациентларын бер дәрәҗәдә караса да бу бәндә турында күбрәк уйлады. Һәм Зифа моның сәбәбе бары тик аны тизрәк терелтеп, аңлашырга ашкыну гына түгеллеген аңлаган да кебек иде. Шул гына булса, фотоны хәзер үк кулына тоттырырга мөмкин. Кемнең сурәте икәнен аңларлык кына һушы бар инде пациентның. "Менә синең эшең!" – дип прихожий идәнендә яткан мәетләрне дә күрсәтергә була. Үзенең кемлеген әйтергә дә. Хәтта шушылар үзләре генә дә авыруның тынычлыгын алачак, аны үткәннәрен хәтерләргә, газапланырга мәҗбүр итәчәк. Күңеле таш булып каткан очракта да ул үзенең кем кулында икәнен аңлап борчылачак, борчылган саен хәле начараячак, газапланачак. Гомер һәркемгә кадерле, үтерүчеләр аны яхшы белә.