– Бөтен авырулар да шулай булса икән… – диде шәфкать туташы аның уйларын сизенгәндәй, – Вәт, шәп булыр иде.
Доктор сискәнеп китте. Күз алдында бер мизгелгә пистолет тоткан егетләр төркеме пәйда булды. Тик бу уйларын куып җибәрергә тырышты. Шәфкать туташына карап баш кагып куйды, елмаерга итте.
Пациент буларак ул Зифага бик якын, хәтта кадерле дә иде. Үзең операция ясаган кеше хастаханәдә ятканда, гомумән, якын була. Хезмәтеңнең бер җимеше бит инде ул, син үлемнән тартып алган җан иясе. Эшеңнең күрсәткече дә. Әгәр күзгә күренеп савыга икән, димәк, барсын да дөрес эшләгәнсең. Хәле начарая икән… Монда, әлбәттә, төрле сәбәпләр килеп кушылырга мөмкин – организмның гомум хәләте, пациентның яше, ярдәмнең үз вакытында күрсәтелмәве… Күп алар… Ләкин сәбәпләре нинди генә булса да, әгәр авыруның хәле начарая икән, табип мотлак рәвештә үзен гаепле итеп тоя. Ул моны кычкырып әйтми, беркемгә дә сиздерми, күңеленнән генә газаплана. Хәтта алга китеш бик-бик акырын барган очракларда да борчыла ул – нәрсәнедер эшләп җиткермәгән шикелле тоела.
Ә мондый тизлек белән савыгучы кеше һәр доктор өчен шатлык чыганагы була алыр иде. Шуңадырмы, Пистолет Тоткан Егет турында уйлауга шайтаны котырып, зыян салу теләге көчәйсә дә, реанимацияга кереп пациентны күрү белән, ниятеннән кире кайта, аның савыгуын тизләтү өчен чаралар күрергә тотына, өстәмә дәвалау ысуллары куллана. Моны ул үзе дә сизми кала һәм ни өчен шулай эшләгәнен дә аңлый алмый. Ә җәзалау теләге көчле. Үтерү ысуллары да күп, алар һәр адымда – ниндидер препаратның дозасын үзгәртү, ниндидер чараны тизләтү, я кичектерү… Барсы да гади генә. Монда хәтта битарафлык та, ашыгу, яки соңлау да үлем коралы була ала. Һәм аларны кулланган өчен беркем дә гаепли алмаячак. Бу пациентны үтерергә теләге һәм мөмкинлекләре булып та Зифа аны дәвалый бирә.
– Сөйләндерергә тырыш, – диде ул шәфкать туташына, – Сораулар бир. Һич югында китап булса да укы.
– Мин шулай итәм. Анекдотлар да сөйлим әле. Көлми генә… – дип елмайды шәфкать туташы.
Ләкин Зифа аны күрмәде. Ул кабат үз уйларына кайткан иде.
Аның болай кылануы табип фидакарьлеге дә, сантыйлык та түгел бугай. Менә шулай бер хәрәкәтсез яткан дошманның гомерен алу аңа бернинди дә канәгатьлек бирмәс иде кебек. Үлде инде, моргка озаттылар, ди… Шуннан? Нинди нәтиҗә бирә бу? Дөньяны бер явыздан коткарам, дияр идең… Менә ята ул, бернинди начарлык та эшли алмый хәзер. Үчен кайтардым дияр идең… Синең кемлегеңне дә, үзенең ни өчен шундый язмышка дучар булуын да аңламыйча китеп барачак… Ә аңлавы кирәк. Кирәк! Үзенең егерме биш ел элек кылган гөнаһын исенә төшереп, хәзер инде бернәрсәне дә төзәтү мөмкин түгелен аңлап, үкенеп, әрнеп, газапланып китәргә тиеш ул. Менә шул очракта гына үч кайтару була. Менә шунда гына явыз җинаятьче үз җәзасын алды дип тынычланырга, күпмедер дәрәҗәдә канәгатьлек кичерергә мөмкин.
"Терминатор кебек…" – дип кабатлады күңеленнән Зифа. Бу тизлектә савыкса, тиздән һушына килер, сөйләшә башлар. Ә аннан соң, реабилитация бүлегенә күчерерләр. Ул вакытта инде әлеге шикелле тулысынча Зифаның карамагында булмаячак. Әлбәттә, кереп хәл белүгә каршы килмәсләр, әмма мөмкинлекләр бераз чикләнәчәк. Ул тулысынча үз ихтыярыңда чакта нәрсәдер эшләп калырга кирәк. Бәлки, аның савыгу барышын азрак тоткарлап торыргадыр? Һушына килгәч, әлбәттә. Сызлансын, интексен беркадәр. Ул чагында реанимациядә дә озаграк яткырып булыр…
– Ярый күз күрер әле…
Бу уйларын кычкырып әйтүен сизеп, Зифа уңайсызланып китте. Ярый әле шәфкать туташы ихлас күңелле кыз иде, югыйсә, үз-үзе белән сөйләшеп йөри дип көләргә дә күп сорамаслар.