Җәйнең киче
Әтәч тавышлары… көтү чыга,
Караңгылык таңда тарала…
Җәйләр генә, шул кичләре белән,
Хәтерләрдә… истә кала ала…
Күңелгә мунча
Барабыз
Җыр күңелдә
Тибә йөрәк
Тибә йөрәк, әле туктамыйча,
Эшләр эшем әле, димәк бар.
Кемдер өчен, бәлки үзем өчен,
Бу дөньяда әле кирәк бар…
Тибә йөрәк, арымаган кебек,
Көнен, төнен туктый алмый ул.
Аның тибүенә гомер бәйле,
Шулай икәнлеген аңлый ул.
Тибә йөрәк, тавыш бирми генә,
Нинди хәлдә, аны кем белә…
Ул тибүдән аны «коткара ала»,
Бары туктап калган көн генә.
Тибә йөрәк, туктамастай кебек,
Туктауларын теләү бик сирәк.,.
Ниләр генә җирдә кылсакта без,
Йөрәк тибүләре бит кирәк.
Тибә йөрәк, ә без онытабыз,
Кайвакытта аның типкәнен.
Аның тибүләре аркасында,
Гомерләрнең дәвам иткәнен…
Бөдрә таллар
Еракларда калган, әй еракта…
Балачагым булып бөдрә таллар.
Истәлеге, кебек яшьлегемнең,
Ә талларым, шунда көтеп калган.
Таллар нигә шулай истә кала,
Су буйлары… моңсу булганга…
Үткән вакыт бөдрә таллар кебек,
Күз алдына килеп торганга…
Җәйләр җитә, таллар бөдрәләнә,
Балачактан сәләм биргәндәй.
Бөдрә таллар- балачаклар булып,
Кунак булып җәен килгәндәй.
Бөдрә таллар тагын матурлана,
Сайрар өчен кошлар кунганда.
Балачагым якын кебек әле,
Бөдрә таллар җирдә булганда.
Тамырлар