Хәзерге минутта рухымның ни дәрәҗәдә дулкынланганын әйтеп җиткерергә сүз таба алмыйм. Гыйльманның килеп китүе миңа чыннан да бик авыр тәэсир итте. Ул миңа тормышымның ни хәлдә икәнен кәшеф иттереп[74], йөрәгемне – тынган, йоклаган йөрәгемне бөтен урыны белән кузгатты. Мин, чынлап та, сискәнеп киткәндәй булдым. Гүя әллә ничә еллар мәрткә китеп торып, яңа терелдем яисә исереп, яңа айныдым да, хәзерге торган халәтемне аңлап, шаша калдым. Исрафил өченче «сур» ны өргәч[75], адәмнәр каберләреннән кубарылып чыгарылалар да туфрак өстендә ни кылырга белми вә ни хәлдә идекләрен аңламый хәйран булып утырырлар, ди. Мин дә шулай булдым. Мин чынлап та әхваль һәм язмыш колы икәнмен. Бик гади, бик иттифакый[76] бер эш мине дер селкетте, бөтенләй икенче төрле тойгылар эченә салды. Мин хәйрәттәмен[77]: мин кем булырга уйлый идем, минем идеалым нәрсә иде? Ә вакыйгдә[78] кем булып калганмын, хәзер кеммен? – Менә шушы ике сөальнең җаваплары арасында җир белән күк арасы чаклы аерма бар, чыннан да, әнә шул мине хәзер изтираб дулкынында әйләндерә.
Чыннан да, мин кем идем, мин кем булырга уйлый идем? Үзеңне тәгъйин итү[79] авыр, шулай да әйтә алам: мин бик бай хыяллы, хәяттан бик күп нәрсә өмет итүче адәмнәрдән бере идем. Төрле мәдрәсәләрдә укыган соң үзеңне үзгәртү, мәдәниләшү, дөнья фәннәре тәхсил итеп[80], иҗтимагый эшләрнең бере артыннан йөри торган бер халык хезмәтчесе булу – минем баш теләгем иде. Бүгенге кебек исемдә: үзем ач булам, бер тиенгә аптырап, каңгырып йөрим; шулай да рух куәтле, йөрәк таза, хәзерге ачлыкны, газапны алдагы өмет белән җуя торган идем. Мин ул чакта алдымда бик күп, бик олуг эшләр, мәртәбәләр барлыгына ышана, шуңа омтыла идем. Үземне ничек тә дөньяга килгәнгә оялмаслык бер рәвештә фараз кыла идем.
Була вакытлар: ачсың, эчең тырный, бер кабым икмәккә мохтаҗсың, ә шулвакыт хыялың, барлык авырлыкны оныттырып, алдагы нәрсәләр белән юата. Лампаны басып куясың да киләчәкне уйларга тотынасың. Ул төрлечә күренә: кайбер халык өчен бик зур эшләр кыла торган бер фидаи буласың. Сине тотып асалар, ләкин син үлемнең күзенә көлеп кенә карыйсың. Син мәсгудсең, чөнки фидаилек шәрәфенә ирешкәнсең яки, халык өчен утыз еллап зинданда ятып, сакалың агаргач чыгарылып, халык тарафыннан зур ихтирам илә каршы алынасың. Син мәсгудсең, ак сакалың буйлап шатлык яшьләре ага, чөнки гомерең идеалыңа ирешү юлында үткән. Кайбер вакыт үзеңне һәркайчан җәмәгать файдасын гына уйлый торган бер доктор яки атаклы бер галим ясап, яки халыкның мәдәни күтәрелүе юлында иң зур урын тоткан бер адәм итеп уйлыйсың. Ләкин һичбер тәкъдирдә, яңлыш кына да үзеңнең бер караңгы авылга мулла булып, фидия[81] ашап гомер итүең уйланмый, истикъбальдә бу көн килүе һичбер ихтимал тотылмый; ул ихтимал юк, бөтенләй үк юк.
Менә мин хыялым белән шундый идем; минем күзләрем тугры гарешкә карый, минем күңелем үземчә мөкаддәс[82] дип, гали дип таныган идеалыма гына табына, шуңа гына сәҗдә кыла иде. Ләкин мин йомшак һәм куәтсез кеше икәнмен. Минем хакта теге иптәшемнең сүзләре бар да тугры булган. Мин тормышны, әхвальне үзем теләгән якка борырлык куәтем бар дип уйласам да, вакыйгдә әхвальнең агымына кол икәнмен. Тормыш тәэсир иткән дә, минем фикерем ачылып, теге «мөкаддәс идеал» га табынырлык бер мәртәбәгә килгән. Икенче яктан дулкын чыккан, әхваль алышынган, шуның белән бергә мин дә агымга каршы бара алмаганмын, җиңелгәнмен. Тоткасыннан тотып, ишекне уңга да, сулга да борган кебек, үзем теләгән якка борырга уйлаган хәят куәтле дулкыны илә элеп алган да, диңгезгә ташланган бер йомычка рәвешендә уйнатып йөртеп, ниһаять, караңгы бер авылга, томан эченә китереп ташлаган, шунда мулла ясаган. Мин хәзер читек кунычы кайтарылган бер мулла: җеназа укыйм, фидия алам, бәлеш ашыйм. Барлыгы шул: менә теге идеалдан, теге хыялдан шул көнге хәлгә төшкәнмен. Теге вакытта моны уйлау түгел, зиһенемә дә китерми идем. Хәятта һәрнәрсә акрын бара, сизелмәстән килә, мин дә шулай булдым. Минем теге юлдан чыгуым, авышуым бар да табигый, бар да сәбәбе белән булды. Ни булса булган, кителгән, бетелгән. Мин моны үзем тоймый, ачык иттереп уйлый алмый идем. Бүген Каһиров килеп, аның нәкъ шул мин уйлаган юлда, шул йолдызга таба баруын, миннән күп түбән җирдән күтәрелеп, һаман егылмавын күргәч кенә, бөтен дәһшәте белән ул хыяллар уянып, җанланып чыктылар. Аның армый-талмый шул идеалга омтылуын күрү миңа ачык күрсәтте ки: мин хәят юлында бик зур ялгышлыклар эшләгәнмен яки миндә куәт булмаган. Ни дә булса булган, мин күктән, гарештән егылып, әллә кая төпкә, аска, коточкыч түбәнгә киткәнмен. Бу, бәлки, ят яки яңлыш тоелыр. Ни булса булсын, ләкин мин хәзерге минутта шуны хис кылам. Үзенә бу хәл вакыйг булмаган адәмнәр моны табигый түгел диярләр. Бәлки шулайдыр, көннең шау-шулы, аек чагымда, бәлки, үземә дә башкачарак тоелыр: ләкин тын, караңгы төндә бу бөтен дәһшәте белән каршы килеп баса да, рухны ни дип тә тәгъбир итеп булмый торган бер изтираб каплый, йөрәкне тын, ләкин гаять көчле бер әрнү баса. Хәят мәңгелеккә җимерелгән, алдагы көнең хәзергедән дә күп түбән, күп караңгы булыр шикелле тоела, шул тойгы йөрәгеңне яра.