Йокы каядыр качкан. Шул тигез, вак һәм туктаусыз коелган яңгырны озак, бик озак тыңлыйсым килә. Йөрәгемне кайнаткан, җанымны дулкынлаткан бүгенге вакыйга уңае белән очсыз-кырыйсыз хыялга ихтыярсыз тартылып барам.
Мин, гомумән, төнге яңгырны бик яратам. Хәзерге кебек салмак, ләкин еш һәм тигез генә, җиңел генә шыбырдап торса, бөтен җаным белән биреләм. Аның сак кына, тын һәм акрын гына коюы мине дә башка вакытларда белми торган акрын шатлыкларгамы, тын гына кайгыгамы, белмим, нәрсәгә алып китә. Рухымның әллә кайчаннан бирле эзләп тә таба алмый йөргән теләге шул вакытта, шул караңгы төндә өзлексез коелган вак яңгырның шыбырдавы астында табылгандай тоела. Шуның тәэсирендә бай вә киң бер хыялга чумып, барын да онытам. Хәятның көндезге аек һәм шау-шулы чагында сизелмәгән, илтифат ителмәгән нәрсәләр бу вакытта кояш кебек ачык күрелә. Бу вакытның хыялында да аерым бер тәм, бөтенләй башка булган бер ямь була; моны хис кылмаган адәмнәр зур бер сәгадәттән мәхрүмнәрдер дип уйлыйсың, аларны кызганасың…
Бу көн, хосусый бүгенге көн исә рухымны бик тирәннән дулкынландырган башка бер вакыйга да бар. Ахры, шул хыялны гадәттәгедән артык җанландырды, йөрәкне, тынган, йоклаган йөрәкне кузгатты.
Иртәнчәк хатыным белән тәмләп кенә чәй эчеп утыра идек. Арада кызык бер әңгәмә бара: ул, яшь чагында үзенә гашыйк булып, «саргайдым, үләм» дип йөргән бер җегетнең вакыйгаларын сөйли башлаганга, чәебездә аерым бер тәм булачак иде. Күп булса берәр чынаяк эчкәнбездер, кинәт бер кыңгырау тавышы ишетелде: ул авылның югары ягыннан безгә таба килә иде. Тиз арада безнең турыга җитеп, кемгәдер туктагандай булды, һәм шул минутта ук берничә малай, күзләрен акайтып, безнең өйгә чабып керделәр дә, берсеннән-берсе ашыгып:
– Мулла абзый, мулла абзый! Сезгә зимски нәчәлник килде, – дип акырыштылар.
Без каушый калдык. Минем мулла булганыма ике генә ел, земский белән таныш та түгелмен. Башкача да йомыш юк кебек, ник килер икән?
Өстемә бишмәтне кидем дә «зимски» ны каршы алырга дип чыктым. Яңа тарантаска җигелгән ике яхшы кара атны, әйбәт киемле кучерны, арбага ята төшеп утырган, бөтенләй европача киенгән алтын күзлекле русны күреп, башта эчем жу итеп китте. Ләкин бер секундта эш бөтенләй үзгәрде. Ни күзем белән күрим – көләргә дә, кычкырырга да белмәдем… Земский дип каршыларга чыккан адәмем бөтенләй башка кеше булып, үземнең яшьлек елларымның күбесен бергә уздырган бер танышым булып чыкты.
Мин мәдрәсәдә чагымда бай балаларына, зур хәзрәтләрнең мәхдүмнәренә хас булган дәресханәдә байларча гына яши идем. Өйдән килгән азыкның, төрле ашамлыкларның иге-чиге булмый иде. Байлыгым шундый шәп булып, дәрәҗә дә зарарсыз булганга, мин, әлбәттә, үзем самовар куеп, пешеренеп йөрмәдем. Минем мондый эшләрне бер ярлы ятим шәкерт үти, ул бичара акча алмый, тик тамак ялына эшли иде.
Бу шәкертнең йөзе күңелсез, өсте-башы һәрвакыт ертык һәм керле булганга, сабакка да чамалы күрелгәнгә, аны бер дә санга сукмыйлар иде. Ул безнең мәдрәсәдә байтак еллар торды, аның иптәшләренең дәрәҗә һәм урыннары югары ашты исә дә, аның урыны мич буеннан күчмәде. Ул үзе дә бик югарылыкны теләми иде бугай. Аны һәммәсе кимсетәләр, яратмыйлар, җәберлиләр, теләгәнчә мыскыллыйлар, исеме белән дәшмичә, башы зурлыктан «Тубал» дип кенә йөртәләр иде.
Бу Тубал тыштан караганда бик гади, бик садә, бераз тилемсәрәк кебек күренсә дә, аның эчендә тышына башка булган бер дөнья бар шикелле тоела, күзендә кайбер вакыт куркыныч галәмәтләр ялтырап китә иде. Һәм нәтиҗәдә шундый бер халәт аңлашылды да.
Ул бер елны үзгәреп китеп, һәрвакыт сагышка батып йөри башлады. Башка вакытларда беркая чыкмый торган Тубал, бу елның рамазаны кергәч, икешәр көн югалып торгалады. Үзе һаман уйлана иде. Шәкертләр, аңардан көлеп: