– Мин – революция солдаты. Шундый көрәш вакытында авырыйм дип түшәккә менеп ятыйммы? Юк, булмый, хәл җиткәнчә көрәшергә кирәк, – ди иде.
Моның нәтиҗәсе бик тиз күренде. Татарстан Советларының чираттагы съезды башланды. Галимҗан анда делегат булып сайланган иде. Съездның икенчеме, өченчеме көнендә Галимҗан утырышка китте. Мин, бераз эшләремне эшләргә дип, өстәл янына барып утырдым.
Башларга да өлгермәдем, урамда чана табанының шыгырдавы, ат пошкырганы ишетелде. Кызыксынып, тәрәзә пәрдәсенең бер читен күтәреп, урамга карадым. Ишегалдында Галимҗанның чанасы тора, кучер аңа чанадан төшәргә булыша. Шомла- нып, тышкы ишекне ачарга дип чаптым. Галимҗанның чырае ап-ак. Күзләре зураеп калган, хәлсезләнгән, авызын кулъяулык белән каплаган. Тунының соры каракүл якасы канга буялган. Шунда ук барысын да аңладым. Чишендереп, түшәккә яткырдым. Минем инде ачы тәҗрибәм бар, мондый чакларда нәрсә ярый, нәрсә ярамый икәнен белә идем. Шулай булса да, ул миңа шуны әйтеп өлгерде: кием салу бүлмәсендә тунын чишкән вакытта һич тә көтмәгәндә тамагыннан кан килә башлаган.
…Без 1927 елның 27 апрелендә Севастопольгә барып җиттек. Ул вакытта әле Севастополь белән Ялта арасында автобуслар юк иде. Булса да, без барыбер автобуска утырып китә алмаган булыр идек, чөнки Галимҗанның утырып бара алырлык хәле юк, аны тик яткырып кына алып барырга мөмкин иде. Бер частный лимузин табып, бәясен килештек. Лимузин хуҗасы безне бик акрын, селкетмичә генә алып барырга һәм Галимҗанга ятар өчен урын җайларга тиеш иде. Шулай эшләде дә. Рөстәм улыбыз да машинада бик тыныч, еламыйча, теземдә йоклап барды. Ялтада без башта өч көн гостиницада кундык, аннары доктор Дьяков безгә Халтурин урамындагы 5 нче номерлы йорттан бүлмә табып бирде. Ләкин Галимҗанның хәле анда да яхшырмады.
…Бервакыт төн уртасында мине кемдер югарыга тотып атты да, мин яңадан җиргә егылып төшкән кебек булдым. Уянып китсәм, бөтен өй бизгәк тоткандай калтырый, тетри иде. Моннан бер-ике ай элек җир тетрәү булып узганга, моның да җир тетрәү икәнен аңлый алдым. Ләкин бусы көчлерәк иде. Рөстәмне тиз генә чаршауга урадым да, өстемә ашыга-ашыга халатымны киеп, верандага йөгердем. Узышлый Галимҗанга:
– Мин сине хәзер чыгарырмын! – дидем, ләкин шунда хәйран калдым, гел урын өстендә яткан Галимҗан торып утырган, чалбарын кияргә маташа иде.
Хискә бирелеп торырга вакыт юк. Йөгереп барып ишекне ачтым да баскычка чыктым. Шул минутта югарыдан кирпечләр сибелә башлады, берсе минем җилкәмнең уң ягына килеп төште. Ярый әле Рөстәм башын сул якка куйган иде.
Баскычтан йөгереп төштем. Күрше кызы Надя дөньядан ваз кичкән кыяфәттә ярым ялангач килеш утыргычта утыра иде. Рөстәмне тиз генә аның кулына тоттырдым, ә үзем яңадан верандага, Галимҗан янына йөгердем. Мин әйләнеп килгәнче, Галимҗан чалбары белән пиджагын киеп бетергән, ботинкасын кияргә маташа иде инде. Ул миннән:
– Рөстәмне кемгә калдырдың? – дип сорады.
– Надя кулында, – дип җавап бирдем, аннары, кабаланып, ботинкасы белән пальтосын кигезеп бетердем, көч-хәл белән баскычка алып чыктым.
Күршеләребезнең берсе аны баскычтан алып төшәргә булышты. Утыргычка яткырдык. Мин:
– Хәзер мендәр белән түшәк чыгарам, йә суык тияр, – дип, өйгә кереп киттем һәм тиз-тиз генә тәрәзәдән мендәр, түшәк, юрган кебек әйберләрне ташлый башладым. Шулай ук караватны да, сүтеп, тәрәзәдән өлешләп ыргыттым… Караватны бакчаның урам кырые буендагы аллеяга куйдым: моннан өй дә, бакча да күренә иде…
Искиткеч хәл! Бу тынычсыз үткәрелгән төннән соң, Галимҗан караватта кеше ярдәменнән башка утырып тора башлады. Ул гына да түгел, вакыт-вакыт карават аркасына тотынып, берничә минут булса да аягына басып торырга тырыша. Әллә куркынычлы җир тетрәү төненнән соң аның күңелендә үз көченә ышану тудымы, әллә инде сәламәтлеге ныгый башладымы, анысын әйтә алмыйм, һәрхәлдә, сәламәтлеге бөтенләй үк кайтмаса да, аякка басар һәм, өстәл янына утырып, аз гына булса да язгалый-сызгалый башлар көне якынлаша дигән өметне ныгытты.