Гөлсем Мөхәммәдова Ялтада улы Рөстәм белән


Галимҗан, миңа өйләнеп ике-өч ай торганнан соң, Анапага ял итәргә китте. Мин өйдә ялгыз калдым. Миңа иптәшкә Әстерханнан Гайшә апам килеп төште. Беркөн ул миңа:

– Әйдә әле, Гөлсем, бүлмәңне бераз җыештырыйк. Син өйдә мондый эшне яратмый идең, хәзер дә өеңне пөхтәләп җыештырмыйсың икән, – диде.

Ул вакытта без Чернышевский урамындагы 2 нче номерлы Советлар йортында (хәзерге Кремль урамы) 33 нче бүлмәдә тора идек… Без җиң сызганып эшкә керештек. Башта китапларны рәтләп куярга кирәк дигән карарга килдек. Аларның кайберләре берсе эченә икенчесе тыгылып куелган. Китапларны берәм-берәм аерып, тузаннарын сөрттек, күләменә, тышының матурлыгына карап, киштәләргә яңадан тезеп куйдык. Күп китаплар сыймыйча артып калды. Аларын идәнгә өстәл рәвешендә өеп куйдык. Шунда Һади Такташ килеп керде… Китап киштәләренә якын килгәч аптырап калды:

– Китапларга тимәскә кирәк булгандыр, – дип шикләнеп, башын чайкап торды.

Берничә көннән Галимҗан кайтты. Китапларны күргәч, йөзенә курку галәмәте чыкты.

– Син ни эшләдең, балакай, минем бөтен материалны тараткансың ич, – диде.

– Нинди материал? Без анда бернинди материя дә күрмәдек.

– Бөтенләй сабыйларча уйлыйсың икән әле син, балакай. Күп нәрсәне өйрәтергә кирәк икән сиңа. Ләкин борчылма, барысын да белерсең,– диде һәм башымнан сыйпады.

Ул миннән уналты яшькә олырак иде. Әллә шуңа, әллә тәҗрибәм җитмәгәнгә, миңа «балакай» дип эндәшә иде. Икенче көнне без икәүләп китапханәне яңадан иске хәленә китерә башладык. Эш арасында мин «материал» дигән сүзнең мәгънәсен тәмам аңладым һәм китапларны, эчтәлекләренә карап, берсе янына икенчесен үз кулым белән тезә башладым. Аның миңа биргән беренче дәресе шул булды.

Аннары ул мине чынлап укыту эшенә кереште. Мин Гомер, Данте әсәрләреннән башлап Блок һәм Маяковский әсәрләренә кадәр яңадан укып чыктым. Әдәби-теоретик әсәрләрне дә ул бик җитди укытты…

Галимҗан белән яшәвем минем өчен гаилә тормышы гына түгел, үзенә бер мәдәният университеты булды.


1926 елның көз башы. Урамда салкын. Көн саен диярлек яңгыр ява. Галимҗан эштән кайта да, каминны яктырып, утка карап утырып ял итә. Аннары кабинетына кереп утырып эшли башлый. «Әдәбият кануннары» н яза. Бер кичне ул миңа:

– Балакай, Феняга әйт әле, самовар куйсын! – диде.

Сәгатькә карасам, төнге ике. Хезмәтче хатынны йокысыннан уятырга кыймадым, кухняга үзем төшеп киттем.

– Самовар кайнагач, миңа әйтерсең, үзең күтәрә күрмә,– диде Галимҗан.

Ул вакыт мин йөкле идем. Самовар кайнады. Инде Галимҗанны чакырыйм дип торганда, югарыда буылып-буылып йөткергән тавыш ишеттем. «Бу кем микән?» – дип уйладым. Галимҗанның болай итеп йөткергәнен беркайчан да ишеткәнем юк иде… Мин баскычтан менгәндә, ул юынгыч янында бөгелеп басып тора иде. Мине күргәч, кулы белән генә «яныма кил» дип ишарә итте. Янына барып карасам, ни күрим, юынгыч ләгәне кан белән тулган. Беренче минутта мин куркудан кычкырып җибәрдем дә, артка чигенеп, аркам белән шифоньерга килеп бәрелдем. Ләкин шунда ук үземне кулга алып, врач Терегуловка шалтыраттым.

Хәле яхшыра төшкәч, аны курортка җибәрү мәсьәләсе кузгалды. Юлда кан төкерә башласам, ялгызыма авыр булыр, дип, ул мине үзе белән алып китәргә уйлаган иде. Ләкин мин ул вакытта берничә атнадан бала табарга тиеш идем. Бу хәлдә мин үзем аңа авыр йөк булачакмын. Галимҗан моны аңлады, Кавказга үзе генә китте.

Галимҗан аннан ныгып кайткан төсле иде, ләкин, үкенечкә, ул үзенең сәламәтлеге турында уйламады. Кайту белән әдәби һәм сәяси эшкә чумды. Бу шартларда врачлар кушканча көн тәртибен дә саклый алмады. Әгәр эшен ташлап торырга, бераз ял итәргә киңәш итсәм, ул миңа: