Кичәге матурлыклар беткән, күңел бераз ялыккан, ничектер бераз пошынулы ару хәле җанны каплаган.
Хыялым гарше көрси тирәсендә түгел, җирдә, җирнең дә үткән хатирәләре арасында иде.
Шундый җилкән көймәләргә утырып, бөтен җир йөзен каплаган ят, ерак диңгезләрне гизеп чыккан Магелланнар, бөтен бер дөнья тапкан Колумблар, алардан элек яшәп, шундый көймәләре илә дөньяга хуҗалык иткән маһир көймәче финикалылар[53] берәм-берәм күз алдымнан кичтеләр.
Ләкин берсенә дә озак туктала алмадым…
Магеллан бөтен җиһанны гизгән, гаҗәеп бер ирлек, батырлык күрсәткән, Колумб Американы ачкан, бу юлда артык бөек каһарман булган.
Ләкин аларның безгә, адәм баласының күңел тынычлыгына, рәхәтенә энә очы кадәре тәэсире булганмы?
Адәм һаман да газапта түгелме? Җир йөзендәге күз яше һич булмаса бер генә тамчы кимедеме?
Аякларым оеп каткан: бераз гына йөрергә кирәксендем…
Ләкин кая йөрергә?
Көймәбез зур түгел, аягыңны киереп, берничә атласаң, бер башыннан икенче башына барып чыгасың.
Берничә әйләндем дә, көймәнең борынына барып, калку бер урынга утырдым. Янымда һичкем юк иде, гел бертөсле булган диңгез өсте бераз пошындыра, ләкин ачы әрнү юк, шулай рәхәткә якын бер талгынлык.
Бераздан кемдер миңа таба килгән кебек булды.
Борылып карарга ирендем. Шуннан соң кардәшчә бер тавыш ишетелде:
– Әссәламегаләйкем, нихәл? Исәнме, балам!..
Әйләнсәм, каршымда бер татар карты: кыска буйлы, ябык, нечкә, бераз бөкрерәк гәүдәле, алгарак очланып килгән иягендә берничә бөртек сакалы, җеп кебек кенә калдырып кырылган мыек; өстендә иске җилән, аягында кырылып беткән иске читек белән зур ката, йөзендә нык иманлы, гыйбадәтле картларда була торган бер изге төс.
Бабай сәламен бирү белән генә туктамады, җиңел кузгалып, миңа уңайсыз рәвештә ике кулын биреп, сүзен тагы өстәде:
– Мин юк дип торам, бер мөселман бар икән әле! Нихәл? Кая барасың? Үзең кайдагы?
Сәламен алып, иң ашыгыч сөальләренә җавап бирдем дә утырырга урын күрсәттем.
Белештек, таныштык. Ярты сәгать үтмәгәндер, без озак аерылышудан соң яңа гына очрашкан ике якын дус кебек сөйләшергә керештек.
Мин күп сөйләргә яратмыйм, ләкин кешене сөйләндерә беләм.
Җыен кяфер арасында ялгызы боегып килгән бабайга бер мөселманны очрату бик зур ганимәт булды бугай. Ул үзенең Нуретдин икәнен, ләкин халык телендә «Фәрраш[54] Нурый» дип йөртелгәнен, асыл ватаны Казан булса да, күп еллардан бирле Әстерханның зур мәчетләреннән берсендә фәрраш булып торганлыгын, хәзер шушы Хәзәр диңгезе[55] буендагы балык промыслаларыннан берендә хезмәт итмәктә булган бердәнбер улы Хәйри янына кунакка китеп барганлыгын баштук нигез иттереп сөйләп алды.
– Бердәнбер балам булгач, бармый каласым килмәде, – ди.– Картлыгым җиткән, әҗәл килеп, үлеп-нитеп китсәм, баламны бер күреп калыйм, дип әйттем, – ди.
Бабай бик сүзчән нәрсә булып чыкты, тиз арада миңа үзенең бөтен гомерен ачып бирде.
– Мин, – ди,– бик яшьли ятим калдым, – ди… Караучым булмагач, хәер сорашып тамак туйдыра идем, – ди.
Бик үтә ачлык елларының берсендә, авылда хәер сорашып та тамак туйдырырга юнь калмагач, ул бер кешегә утырган да, Ходай юнь бирер әле дип, калага киткән. Анда бик озак җәфаланганнан аптырап, башын кая куярга белми интеккәннән соң, бер карт сукыр хәерчегә тамак хакына ялланып, аны берничә ел өйдән өйгә җитәкләп, бергә теләнеп йөргән.
Соңра язмыш аңа үзенең рәхимен сала: ул бер хәзрәтнең йортына хатын-кыз йомышына йөрергә алына. Хәзрәт яхшы кеше булган. Берничә ел үзендә тотып, үсә төшкәч, Нурыйны үзенең мәдрәсәсенә кизүлеккә бирә.
Нурый анда бик яхшы хезмәт итә. Шәкертләргә дә, хәлфәләргә дә бик ярый, ни кушсалар, шуны эшли. Мәдрәсәне, ашханәне ал да гөл итеп тота. Аны бик яраталар, намазлар, догалыклар, аятьләр өйрәтәләр. Бабайның күп еллары шул мәдрәсә кизүлегендә үтә. Тик хәзрәт үлгәч, мәдрәсәдән шәкертләр таралу сәбәпле генә, Нурый аннан китәргә мәҗбүр була.