Җилкәнебезнең күккә таба сузылган байрагы янына, биек баганага кадалган фонарь исә шул ерак йолдызларның берсе – зуррагы кебек булып тора. Ләкин ул да кузгалмый.

Бу гомуми тирән тынлыкны бозган һичбер нәрсә юк, тик сирәк кенә куәтсез дулкыннар көймәбезгә йомшак кына кагылып, «тынлыкны бозарга теләмим!» дигән кебек, зәгыйфь, куркынулы бер тавыш чыгаргалыйлар. Аларның кагылуы да, ниһаясез тирән сөкүнәт[50] эчендә батып, гомуми тынлыкны элеккедән дә арттыра, ныгыта төшкән кебек була. Без һаман бөек диңгез өстеннән кыйбла якка карап барабыз.

Бераздан диңгез төбеннән моң гына нурлы ай күтәрелә. Ул башта кызгылт-сары, соңра аксыл-сарыга, ахырдан көмеш кебек ак нурга әйләнә дә, бөтен дөньяга, җәфа чиккән һәммә җаннарга сөеп, иркәләп карап, акрын гына киң күк эчендә йөзеп китә.

Айның күренүе белән үк каядыр тарала, кача башлаган куе караңгылык минут саен юкара, сыегая. Бара торгач, диңгез өсте элекке бераз куркынулы, авыр, кара төстән чыгып, айның йомшак, салкын нуры белән күмелә, көмеш төсенә керә. Күк диңгезгә төшә, без шул миллионнарча йолдызлар, нурлы айлар белән зиннәтләнгән олы көзге өстеннән китәбез… Баягы караңгылык һәммәне йоткан, үзеннән башка һичбер нәрсә калдырмаган иде.

Хәзер дә тын, тыныч. Әле дә җил-давылдан, шау-шудан әсәр юк. Ләкин айның нуры дөньяны каплаган кара пәрдәне алу белән, диңгез өстендә, бигрәк тә безнең көймәбез тирәсендә, яктылык белән чолганган бер хәят башлана. Күрәм: көймәбез ай белән, йолдызлар белән бизәлгән диңгез суын икегә ярып бара. Аның арты бераз шадралана, шулар өстендә йолдызлар уйный, җилкәннең йөреше бераз сулгарак китсә, бу тавышсыз дулкыннар эченә ай үзе дә чумып-чумып ала.

Гүя күк белән диңгез беренче сөю сәгатьләрен кичерәләр, гүя күк үзенең нурлы күзләре белән диңгезнең йөрәгенә карый да, бусы аңа миллионнардан күп, вак зиннәтле, сөйкемле елмаюы белән карап елмая, гүя бер-берен оныталар, тын кичәдә бер-беренә ташланалар, кушылалар.

3

Диңгезгә кереп югалу белән, үзеңдә акрын, ләкин тирән бер рәхәтлек сизенә башлыйсың. Тән басыла, рух җиңеләя, күңел киңәя, йөрәкне әрнеткән авыр кайгылар үзеннән-үзе эриләр, таралып, каядыр югалалар.

Йөрисең, күп кузгаласың килми, яныңда күп сөйләүчән бер кеше булса, шөбһәсез, рәхәтеңне җуяр, шул вакыттагы мәсгудиятеңне бозган өчен, аңа ачуың килер иде.

Дөнья бармы, син кайдадыр яшәгәнсеңме, ниләрдер эшләгәнсеңме, тормышның мәшәкатьләре артыннан чапкансыңмы – һәммәсе әһәмиятләрен, кирәкләрен югалталар, заманның агуы тоелмый. Кайдан кузгалганың, кая барачагың, ни өчен барачагың хәтереңнән чыга. Дөнья, аның кайгысы, мәшәкате беткән, менә шул иге-чиге булмаган диңгез бар да, аңа үзенең матур нурлы айлары белән сөеп, иркәләп елмая торган ниһаясез күк бар, аларның онытылып кушылулары, бер-бере эчендә югалулары бар.

Шулар сине йөрәкләренә ала, синең җаныңны гарше көрсиләргә[51], тән туфрагы белән барып ирешә алмаячак бөек, гали хәятка[52] алып китә.

Җаның гарешләрдә, күңелеңдә изгелек тулы, сөю тулы, гыйшык тулы, тәннең иблисе җиңелеп тапталган, сиңа җәбраил юлдаш булган.

Кемгәдер табынасы, кем алдындадыр гыйшык уты белән гыйбадәт итәсе килә.

Өметсез йөрәгеңдә яшәү дәвере уяна. Яшисе, мең миллион ел яшисе килә.

Ләкин моңарчы булган кызганыч тән яшәве белән түгел, башка бер яшәү белән, матур, изге, бөек яшәү белән яшисең килә.

Ләкин ул кайда? Кая андый яшәү? Шул күктә, шул йолдызлар, айлар арасында мин уйлаган яшәү бармы? Әллә ул да ерактан гына шулай матур, изге күренәме? Эченә керсәң, анда да шул каты кайгы, авыр күз яше, ямьсез, мәгънәсез яшәү булачакмы?

4

Диңгезгә кергәнемнең икенче көне иде. Йокыдан яңа гына торып, олы ак канатларын мәгърур бер сыйфатта югары каерган җилкән-көймәбезнең киң күгелҗем су өстеннән җил астына таба бераз ава төшеп, акрын гына тибрәнә-тибрәнә баруыннан рәхәт кенә, тыныч кына бер талгынлык эчендә утыра идем.