– Һәрбер каләм әһелендә дә шундый таләпчәнлек булса икән! Үзең дөньяга чыгарган әсәрләрне ничек юкка чыгарырга мөмкин?!

Г. Т. Иң элек 7 ел, тәмам 7 ел мөддәтендә себерү вә пакьләү күрмәгән «такмак булмәсе»н себерергә тотындым. Һу, монда чүп-чар!

– Ваз кичәргә теләгән әсәрләрегез тәгаен нидән гыйбарәт соң?

Г. Т. Әллә нинди «американизировать» ителгән «Кичке азан»нар… «Шәкерт, яхуд Бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркибләр98, тагы шундый кабахәтләр… Менә шундыйлар минем рухани бүлмәдә 7 ел торганнар. Меңнәр мәртәбә халык күз алдын мәсхәрә итеп, кайсылары бишәр меңнән икешәр кат басылганнар вә, Хода гына белә, күпме укылганнар.

– Ничек шулай килеп чыккан? Үз-үзегезгә сорау биргәнегез бармы?

Г. Т. Соң боларның 7 шәр ел буе бүлмәдә ятуларына ни сәбәп булган? Менә шул чүпләрнең язылуына нинди кабахәт вә кара көч сәбәп булса, шул сәбәп булган.

– Яратмаган әсәрләрегезне себереп түккәндә, берсе дә кызганыч тоелмадымы?

Г. Т. Башыңда гакылың сафайгач, «төш» күрмәгән чакта бүлмәңдә үзең сөймәгән бер генә кешене дә тотасы килми. Кая ул минем «теге шигырьләрем» кеби бөтен бер артельне! Юк, котылдым. Инде мин аларны себердем… Бүлмәмдә «үз сөйгәнем», «үз сөйгән шигырьләрем» генә калдылар.

– Үзегезнең җиз иләктән үтмәгән әлеге шигырьләрне тәнкыйть үзәгенә чыгарырга теләүчеләр күп булдымы?

Г. Т. «Вакыт», «Шура», «Идел» вә башка да бик күп идарәләргә мәкаләләр бирделәр… Әгәр алар мине үз-үземә дә, кешегә дә шул шигырьләр белән тәкъдим итсәләр вә миннән мәлгунанә бер сурәттә шаркылдап көлсәләр, вакыйган, максудларына җитәләр иде. Ләкин миңа эш башында рух биргән идарә мөхәррирләре эш уртасында мине мәсхәрә иттермәделәр. «Теге»ләрнең мәкаләләре дә басылмады.

– Әле генә санап үтелгән газета-журнал редакцияләре, сүз иреген беркадәр кысып, ничек шулай яхшылык күрсәтергә ният иткән?

Г. Т. Мөхәррирләр дә, китапчылар да минем хәзерге «аң»ым вә самокритикам ул шигырьләрдән гали икәнен беләләр иде. Мин үзем дә: «Ләкми чир, авырып та булмый, ичмасам!» сүзләренә бара-бара, рухани бүлмәмне бертөрле тазартырга вакыт эзли идем вә һаман, Алла юл ачар әле, дип өметләнә идем. Менә Алла юл ачты, «бүлмә» себерергә бушадым. Себереп тә чыгардым.

– Дәрәҗәгезне төшерердәй әсәрләрдән арынгач, җаныгыз бераз җиңеллек кичердеме?

Г. Т. Әй, җир йөзендәге төрек баласы, – галимме син, хәкимме син, падишаһмы син, теләнчеме син, – инде мин сине өемә кертергә оялмыйм, инде син кем булсаң да, мин сиңа такмак китабымны… һәдия итә алам. Әле күптәнме, берәү диваннарымның берсен кесәсеннән чыгарса, калтырый идем. Кешеләр алдында укып җибәрсәләр, бүркемне дә кимичә, урамга кача идем. Җаннан кадерле кешемне, шул такмакларымны сораса, мәхрүм итәргә мәҗбүр була идем.

– Иҗатханә чистарып калгач, яңа уй-ниятләр тугандыр.

Г. Т. Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәлек зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем.

– Гомумиләштереп караганда, үзтәнкыйтьнең мондый дәрәҗәдәге үрнәге дөнья әдәбияты тарихында очрамыйдыр.

Г. Т. Булып-булмавында минем эшем юк.

– Китап әзерләвегез турында ачыктан-ачык белдереп үттегез. Ә бит әле сезнең ахырына җиткерелмәгән, укучыларга вәгъдә ителгән бер эшегез бар – мәгълүм «Исемдә калганнар»ның икенче кисәген язу. Иң әүвәл әйтсәгез икән: әлеге автобиографик әсәргә ничек алынасы иттегез? Сез үзегез хакында тәфсилләп сөйләргә, башкаларның күзен яшьләндерергә теләмисез ләса.

Г. Т. Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды. Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрле тәрҗемәи хәлемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.