– Графомания белән авыру йогышлы чир шикелледер. Мондый талымсыз кемсәләр һәрбер заманда була. Аларны имләрлек вакцина әлегә уйлап табылмаган. Олпат затларның зәвыксызлыкка битараф калмавына гына, таләпчән сүзгә генә өмет тотарга кала.
Г. Т. Болынга бозау керсә – «түчә!», игенгә чыпчык төшсә – «көшш!», базга песи керсә – «прс!» дисең. Әмма әдәбиятка шушындый кешеләр керсә – ни дисең? Аптырап, уйлап торасың да, бер дә кууны аңлатырга сүз тапмагач, язучының колагына гына: «Энем, моннан болай мондый нәрсәләр язмаска тырыш!» – дисең.
– Еш кына төрле матбугат басмаларын кайта-кайта укыштырып утырырга туры килә. Сәнгатьлелектән ерак торган «әсәрләр» күпләп очрый – алар өчен үзегезнең дә эчегез пошадыр. Әйтик, сез тәнкыйть сүзе белән әледән-әле телгә алган «Бәянелхак» газетасына да күз төшергән бар…
Г. Т. «Бәянелхак»та бик күп тәртипсез мәкаләләр, майламаган көпчәк арасыннан чыккан шигырьләр басылып чыкты.
– «Мөтәшагыйрьгә» дип исемләнгән аллегорик багышлавыгыз кемне күздә тотып иҗат ителде? Тәнкыйть угы тырпаеп торган әлеге әсәрдә үзенчә шигырь язып маташучы үзәккә алынган.
Г. Т. «Борһане тәрәккый»дә бер дә кирәкмәгәнгә урын алган бәгъзе шигырьләргә эчем пошадыр. «Мөтәшагыйрьгә» шигыре, ихтимал, шундый эч пошулар сәбәпле ихтыярсыз язылган булыр.
– Әстерханда чыгып килгән әлеге атналык газетада сәнгати югарылыктагы әсәрләр дә дөнья күргән. Шул исәптән сезнеке дә. Ә түбән сыйфатлы нәрсәләрне үткәртми торган цензорлар чынлыкта булмый, мондый эштә иләк сыман җайланма да файдаланыла алмый шул. Хәер, миндә мантыйк ягы беркадәр аксый бугай – ошбу төшенчәләрдә үзгәлек тә бар лабаса.
Г. Т. Цензор белән он иләүче хатын арасында аерма шул гына: берсенең иләге төбендә – эшкә ашмаганрак нәрсәләр кала, берсенекендә – иң кадерле нәрсәләр генә кала.
– Чын әдәбиятның чүпләнүе турында сөйләшкәндә, бергәләшеп мондыйрак нәтиҗә чыгарасы килә: һәрбер иҗатчының күңелендә тәнкыйтьче утырырга тиеш. Бары шул очракта гына «тузга язмаган»нар кими төшәр. Менә сез башкаларга карата бик таләпчән, каһкаһәләп көлүегез дә гелән кабатланып тора. Үзегезнең язганнарны да еш тәнкыйтьләп киләсез. Монысы аеруча гыйбрәтле. Мәсәлән, «Шура» шигырьләреннән» дип исемләнгән әсәрегез җәһәтеннән гаҗәпкә калдырырлык үтә катгый искәрмә биргәнсез. Авторын тәгаен билгеләүдә шик-шөбһә уятмаслык итеп…
Г. Т. Бу шигырьләрне яздым мин, бүкән; язалмас моны бүкәннән бүтән.
– Үтергеч гипербола! Өстәвенә үзегезгә юнәлтелгән. Ярый, бусын калдырып торыйк… Шулай уйларга нигезем бар: сез яңа әсәр иҗат итәсез дә, еш кына аннан канәгать калмыйсыз кебек.
Г. Т. Шигъреми яздым, басылды; мин тагын зур кайгыда… Һич риза булмыйм үземнән язганымнан соңра мин.
– Сез үзегезнең яраткан укучыларны искәртеп куярга уйлыйсыз бугай.
Г. Т. Әйе… Кызмагыз бик, чыкса мәйданга басылган чүпләрем.
– Янә арттырып җибәрәсез бит. «Чүпләрем» дип әйтер өчен берәр җитди сәбәп бармы?
Г. Т. Ярты төш мисалендә үтеп киткән 7 сәнәлек бер мөддәт эчендә минем тарафтан шактый гына мәнзумат96 язылып ташланган. Ул мәнзумат… төрек-татар галәменең һәр ягына таралган… Һәр тарафта: «Бер казакъта гына түгел, бездә дә бер оста такмакчы булды», – дип, минем такмаклар мисал итеп күрсәтелгән. Шулай булган. Заман кичкән. Сулар аккан… Әнә шул «ярты төш» мөддәтендә мин кайбер чакта уянып, тәмам сафланып та китә идем… Уянганда тыгызланган вә газапланган нәрсәләрем төрле диваннарымда97 һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып (нахально) йөрүләре иде. Вә ул шигырьләрнең, бүген бу сәгатьтә үзләрен тотып яндыра вә җәһәннәмгә юнәлтә алмавым сәбәпле, гүя минем өстән кычкырып көлүләре иде.