– Сөйләшүне түгәрәкләр вакыт якынлашты. Сез әңгәмәбез башында татар халкына соңгы сулышкача хезмәт итәргә вәгъдә биргәндәй, һәркайсы шигарь булырдай гыйбарәләр белән милләтебезгә иҗат асылыгызны ачып салган идегез. Шуларга өстәр сүзегез бармы?

Г. Т. Мин сиңа яратуымны сөйләдем, и милләтем; мин ышанам ки: син дә мине дус күрерсең.

– Ярты төш мисалында кичегүсез үтеп баручы ашкын гомер сәгатьләрендә халкыбыз хакына кылган гамәлләрегезнең әҗере турында уйланырга туры килдеме?

Г. Т. Әгәр милләт мине, илтифат итеп, искә алса – шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем.

– Милләт саулыгы әллә ни тәтемәсә дә, милләт авыруы белән авыруыгыз хактыр. Әмма татарның чире байтак бит әле.

Г. Т. Аның авыруына дару куеп киттем.

– Бу әңгәмәгә нокта куеп, берәр кәлимә әйтсәгез иде.

Г. Т. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?

– Әйдәгез, әлеге катгый сорауны миңа гына түгел, эчендә җаны булган һәрбер татарга бирик.

Габдулла Тукай. Сез үзегез милләткә нәрсә эшләдегез?

БЕЗДӘ ӘДӘБИЯТ БАР, ҺӘМ ДӘ БАЙ ӘДӘБИЯТ!

Теләсә нинди милләтнең тәрәккыятен әдәбияттан башка күзаллап булмый. Сәнгатьнең әлеге төре Казан ханлыгы вәйран ителгәннән соң хәтта кайбер дәүләти вазифаларны да үз өстенә алган. Әдәбиятның халык язмышыннан аерылгысыз рәвештә яшәп килүен Габдулла Тукай да яшьли үк нечкәләп аңлаган. Шагыйрь гасырлар буе тупланган язма мирасыбызны да нәкъ менә шундый күзлектән карап бәяләгән, төрлечә якынлыкта аралашып торган каләмдәшләренә дә әлеге кырыс хакыйкатьтән чыгып, үз мөнәсәбәтен белдергән, кәгазьгә төшерелгән һәрбер кәлимәсенә кан-яшь белән сугарылган ошбу бердәмлекнең асыл мәгънәсен салырга омтылган. Аның халык иҗаты турында сөйләгән лекцияләрендә дә сүз сәнгатенең төп миссиясе басым ясап күрсәтелә. Аерым кешеләргә язылган шәхси хатларында да ул әдәбият мәсьәләләренә еш кагылып үткән. Шулай ук «Теория словесности» ише гыйльми хезмәт башкарырга ниятләп йөрүе дә, уку китаплары әзерләве дә Габдулла Тукайның мәдәниятебезне һәрдаим кайгыртып яшәвен раслый. Алай гына түгел, кечкенә Апушка газиз кавемен зурларлык талант иңдерелү дә безгә Аллаһның шушы максатта хәерхаһлык күрсәтүе кебек аңлашыла. Кыскасы, болар хакында коры төстә сөйләүгә караганда шагыйребезнең үзен дикъкатьләп тыңлау күпкә хәерлерәк.


– Ана карынында чакта ук иңгән илаһи талант адәм баласының аңы белән бергә ачыла башлый, диләр. Нарасый үзен үзе белү чиген үткәч, аның инде дөньяга карашы да сиземләнә. Чынбарлыкны фикерләп кабул итү дәрәҗәсенә күтәрелгәннән соң, ул тора-бара сәләт мөмкинлекләрен дә күрсәтергә керешә. Шуны беләсе иде: аң-зиһен уяну мизгелләре хәтерегезгә сеңеп калмаганмы?

Габдулла Тукай. Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна… имамына кияүгә чыкмыштыр… Теге муллага үзләшеп җиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына… алдырырга атлар җибәрткән. Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр. Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаләрдә70 миндә, бала булсам да, бер төрле аң ачылып китү барлыкка килгәнме, нидәндер, мин хәзер дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганын онытмаган шикелле булам.

– Күпне вәгъдә иткән акыл казаныгыз нәкъ менә 3 яшьтә, әниегез белән кавышырга бару тәэсирендә чынлап кайный башлаган икән.

Г. Т. Шулай булып чыга.

– Иҗтимагый эчтәлекле эстетиканың үзәк билгесен тәшкил иткән матурлык кешеләр күңелендә тирә-юньдәге хозурлык йогынтысында гына тамырлана аладыр. Ятим балага насыйп кылынган рәхимсез язмыш кушуы буенча сезгә авылдан авылга шактый сөрелеп йөрергә туры килгән. Шулар арасыннан берсе гүзәл табигате белән дә, үтә аһәңле исеме белән дә аерылып тора. Икеләнмичә әйтергә мөмкиндер, тулышып килгән сәләт бөреләренең шигърияткә тартылуында илһамландыргыч Кырлай гаять зур этәргеч ясаган. Сәгъди абзый арбасында авылга якынлашуыгыз, шаять, хәтерегездә татлы истәлек булып сакланадыр.