Г. Т. Нәрсә күрдем бу җиһанда? Ни бетердем?

– Менә шушы сораулар тирәсендә беркадәр гәпләшеп аласы иде.

Г. Т. Кайгы-хәсрәттән башка мин дөньядан өлеш алмадым… Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?! Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.

– Гаять кыен шартларда да газиз милләтеңә хезмәт итә алу – үзеңнән соң бәһаләп бетергесез өлеш калдырып китү инде ул. Гадәттә, мондый затның кадере арта.

Г. Т. Бармыни бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескин үлеп аңлатмагач?!

– Сез иҗат гомерен «ярты төш»кә охшатасыз. Җиде сәнәгә сузылган шушы халәттә уянып китүләр дә, яшәеш хәлләре турында уйланып алулар да булгандыр бит?

Г. Т. Андый чакларда мин әллә ничек, итегемә чия төше кергән кеби, штиблет бавым чишелгән кеби, тормышымның өскерәк кат уңайсызлыкларын да сизеп ала идем. Ләкин нә файда: бәхетсез милләтнең бәхетсез угылы, бәхетсез почмакның әсир былбылы булган мин бичара тагы әллә кемнәрдән агу алам, тагы кәефләнәм, тагы төш күрә идем. Әйе, кардәшләр, минем уянуларым тормышымны төзәтер вә алдагы идеалыма тугърырак атлар өчен, җитди вә әсаслы68 бер эш кыйла алмыйлар иде.

– Хәтерлисездер, озын-озак әңгәмәбез башында, милләткә вәгъдә бирү төсендә эндәшкәндәй итеп: «…саулыгың – минем саулык, авыруың – минем авыруым», – дип искәрткән идегез. Әле адәм баласын һәрдаим эзәрлекләп торган, милләтнекеннән үзгәрәк чирләр дә бар бит.

Г. Т. Дөнья күрә башлаганнан бирле медицинага ышанмый идем вә һәр халәткә «Нервы расстроены» дигән докторларны һәр авыруны кизүдән диюче әбиләр белән тиңләштерә идем… Больница хадимнәре миңа: «Ник алданрак больницага кермәдегез?» – диләр. Мин аларга: «Без больницаны үлемнең әүвәлге стансасы дип беләмез. Аз булса да дөньяда торып калыйм, дип әйттем», – дидем.

– Уенын-чынын бергә кушып сөйләүчеләр искәртеп үткәнчә, бер мәртәбә җиңел генә үлеп киткәнче, ун мәртәбә бик каты авыруың хәерлерәк.

Г. Т. Бер зур эш эшләгән шикелле, әллә кайларга барып авырып йөрим. Авылда авырдым, Казанда авырдым, Самарда авырдым, Уфада авырдым, ахирел әмер, патша тора торган шәһәргә – Петербургка барып авырдым… Петербургның суыгы – гыйнвар суыгы, сыросте сырость иде… Бизгәк һәр көнне дә килә – аспиринне эчеп, җөрәкне әллә никадәр зәгыйфьләндердем. Кайсы көнне икешәр мәртәбә эчә идем, чөнки суыкка чыдап булмый… Гаҗиз булдым эчем-тышым туңганга мин… Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый.

– Сез туңдыру зәхмәтенә каршы башкарак әмәл тапкансыз бит.

Г. Т. Җылыныр өчен берәү белән сугышыйм, димен.

– Иҗтимагый тәҗрибә күрсәткәнчә, тормыш – көрәш. Яшьли аңлаганыгызны исегезгә төшерәм. Менә шундый фидакяр эшчәнлектән башка халыкның гомер юлын күзаллап булмый.

Г. Т. Бу тормыш кем белән туктар талаштан?.. Синең төсле берәү ул: бергә-бер сез, көрәшкәнне җиңә алмый ул каберсез…

Хәзергә җитәр әле… Һаман үземне генә сөйлим икән.

– Җан-тәнегезнең гайре табигый халәттә әледән-әле көйсезләнеп торуы аркасында, «Бернәрсә дә язып булмый» дип, кайчак зарлангалап алгалыйсыз. Ә үзегез…

Г. Т. Җырлап торам, торган җирем тар булса да… Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?

– Кулыңнан каләм төшмәү үзе бәхет ләбаса. Шулай түгелме?

Г. Т. Фәйзы бакый – таҗе шагыйрь69.

– Менә шундый олуг таҗлы шагыйрьнең насыйп ителүе халыкның үзенә дә биниһая зур сөенеч китерә. Бер караганда, язганыңның милләткә файдалы булу-булмавына шик-шөбһә белдереп өзгәләнергә ярамыйдыр. Тәмам өмет өзмәскә кирәк. Бу очракта ясин чыгу безнең вәкаләттә түгел ич. Халкыбызның яшәешен шагыйрьлек хиссияте генә шундый ямансу төсләрдә сурәтләп күрсәтәдер.

Г. Т. Мин… саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә.