Әдәбиятыбызның канын корыткан бер яман төшенчә әле дә хакимияткә ирешеп алганнары өчен генә «популяр» язучы булып кәеф-сафа корган абзыкайларны яклый. Ул төшенчә – «халыкчанлык». Халыкның ул вәкиле – алып-сатып баеган, акчадан бетләгән бер татар – театрга килгәч нишләгән ди? Ул киерелеп утыруга ук, пәрдә ачылмагач, әлеге «халык вәкиле» мыжгый башлаган:
– Машнасагыз машнагыз… Машнамасагыз, нәфләвәйт, кайтам да китәм!
Ә тамаша башлангач, буфеттан «кәгеп» кергән дә бу:
– Көләсем килә! Артистлар! Төшегез монда! Кытыклагыз мине! – дип, бөтен театрга кычкырып утыра икән.
Йә, халыкчан булыйм дип, шушы убырның корсагын кытыклау өчен языйммыни инде? Ничә еллар буена сәнгатебезне шул «Прокруст ятагы» на салып, тере тәнен-җанын кыйдык. Зур сәнгатькә лаек булсын өчен, халык үзе «Халык» дәрәҗәсенә күтәрелсен!
Сибгат ага Хәкимнең бер сүзе истә калган: «Җырның җыр булуы өчен өчәүнең – шагыйрь, композитор, җырчының – бер-берсенә бик нык туры килүе кирәк». Җир, су, күк берлеге түгелме соң бу? Шигырьнең йолдызлы күк булуы мәҗбүри түгел, бакалы сазлык булса да, бик шөкер – тере генә була күрсен! Миңа күп чыгышлар ясарга туры килде. Беренче «тамаша» әле дә күз алдында тора. Чыгыш ясыйсы шагыйрьләр, китапларын, куен дәфтәрләрен актара-актара, «үтемлерәк» шигырьләр эзлиләр: «Бу залда бусы үтә, бу клубка монысы да ярый… Кирәкми – затлылар өчен! Аңламаячаклар!» Җырчылар исә халыкны елатып кул чаптырырдайларын – «Әнкәем, бәгърем» темасы тирәсеннән актарырга тотыналар.
Шулай булгач, зәүкыбызның түбән тәгәрәвенә кем гаепле?
Бүгенге татарның фикер сөреше митингтагы мегафон дәрәҗәсенә төшкән икән, моның өчен кем җавап бирергә тиеш?
Белмим, әмма бүгенге шигърият, ниһаять, үз биеклегеннән карап яңгырый башларга тиеш. Иелеп тә, тезләнеп тә түгел! Ишетмисең, аңламыйсың икән, тагарактан башыңны күтәреп, өскәрәк кара! Симез муеның баш күтәрергә ирек бирми икән, моңа син үзең генә гаепле, туганкай! Сандугачның бәхете – сайрауда. Аның һәлакәте дә сайрауда – сандугач йөрәген кыздырып ашауны Рим императорлары шөһрәт, байлык, муллык билгесе итеп санаган. Ә безнең халык, куш йөрәк булмыйча торып, киләчәккә исән-имин барып җитә алмас. Бер йөрәк – батыр йөрәге, икенче йөрәк – сандугач йөрәге. Ә керпенең бәхете – аулакта. Чикләвек куагы төбендәге тыныч өйдә.
Бәләкәй чакларымда мин, коеп яңгыр яуганда, зур әрекмән яфрагы астына кереп, тыгыз яшел яфракка шаң-шоң килеп тамчы шоңгырдаганын тыңларга хыялландым.
Ышанам – үзен артык һавалы тойган шагыйрьләр, иртән Кояш тәртә буе күтәрелгән арада, чирәмнең көчәнә-көчәнә шытуын ишетмидер дә. Чөнки аларның колак шәрифе артык югары. Шигырь – болытның, Кояшның, туфракның кушылмасы – гап-гади чирәм. Шул чирәмгә куе чык төшкәндә, тәпиләрең ап-ак булып агарганчы, саф, салкын, балкып торган чыкларны чәчрәтә-чәчрәтә йөгер дә йөгер! Һәм шуның рәхәтен сүзләр белән генә бүтәннәргә сөйләп бир. Ул салкын чык бүтәннәрнең дә табанын кыздырсын.
Мөслим ягы кешеләренең авыз тутырып, тәмләп сөйли белүенә гаҗәпләнәләр, йомшак, назлы, сак тел… Мөслим кешесе хәтта үзенең сүгенүен дә адәм башына килмәстәй лирикага, шигърияткә төрә белә. Нишлисең бит, һич тә сүгенмәсләр иде – заманасы шуңа лаек.
Сүгенәсең икән, телең дә пакь калсын, кешене дә үтереп ташлама, әйтәсеңне дә чумдырып әйт. Шуңа охшашрак хәлгә Польшада тап булдым. Поляклар урамда үзләренчә сөйләшеп бара-бара да, ачуы чыккач, нәкъ безгә таныш «..ать! Мать!» ка күчә.
Нишләп шулай? Һәркем үз телен шакшыдан сакларга тырышадыр инде, күрәсең…
Бары тик үз телен генә иң өстен, иң бөек итеп расларга тырышкан һәр халыкның язмышы аяныч. Бөек әсәрләр иҗат итәргә сәләтле тел генә Бөек. Кешелекнең иң зур даһие, иң бөек тел белгече беренче тапкыр айга караган да соклануыннан «Ай!» дип шаккатып калган.