Уйлый-уйлый тәмам диванага әверелә яздым бит, әй!

Кызганды булса кирәк, бабай кеткелдәп көлеп куйды да:

– Сере бик гади аның, олан, – диде. – Киресен түгел, киредән уйларга өйрән… – Һәм ул үзенең озын чыбыркы сабын минем кыскарак чыбыркы сабы янына куйды да: – Йә, кыскардымы? – диде.

Ә без һаман сап кыскартабыз, дип, гел каерылып балта чабабыз.

Мактана килдек: «Татар поэзиясе – солдат поэзиясе! Безнең поэзия – көрәшчеләр поэзиясе! Көрәшчеләр кирәк!» Ә татар, борынгыдан килгән каргышлы язмышы хакында эченнән сызып, болай дип сыкранган:

Карадагынай урман… Караңгы төн…
Яхшы атлар кирәк лә үтәргә…
Заманалар авыр… Юллар ябык! —
Дус-иш кирәк дөнья көтәргә…

Колонизатор ыштыр урынына салып таптаган халык язмышы хакында язылырга тиешле меңәр томнарга тора бу дүрт юл. Татар язмышын аңлатыр өчен, бүтән сүзләр эзлисе юк. Татар поэзиясе – каргышлы язмыш поэзиясе. Калганы – ялган.

«Юллар ябык!» – Безнең язмыш тамгасы әнә шул. Моны беренче тапкыр кем, кайда җырлады икән? Тукмалган халык, шушы җырга тотына-тотына, бүгенгесенә килеп егылган. Бу җырны оныткан яшьләребез нәрсәгә тотыныр? Башаклы тагаракка баш тыгып мыркылдаудан туктап, йолдызларга күз салган һәр дуңгыз – шагыйрь. Көрәшкә чакыру – вәхшилек.

Көрәш – талау, үтерү, көчләү, җимерү, мыскыллау-рәнҗетү. Көрәш – кыргыйлык гамәле. Аның максаты – җиңү. Җиңү – җирәнгеч тантана. Асыл шигырь догага тәңгәл. Аның башка тәһарәтсез сүзләрдән аермасы әнә шунда. Асыл сүзләр шагыйрь теленә эләгүне көтеп тилмерә. Дөньяны аңларга түгел, аңлатырга маташу – шагыйрьнең һәлакәте.

Дан-алкыш өчен шигырь язу – гөнаһ. Үз шагыйрьләрен акча өчен шигырь язарга мәҗбүр иткән җәмгыять икеләтә гөнаһлы. Чөнки ул Ходай Үзенең яраткан бәндәсенә генә биргән сирәк бүләкне – Талантны үзенең шәхси мәнфәгатьләрендә файдалана. «Ходай» сүзен ялварып түгел, сатып ала. Минем шигырьне укыгач, кыз белән егет үбешә икән, яшәвемнең мәгънәсе бар, димәк. Минем шигырьне укыганнан соң кемдер бүтәнне суя икән, мин – тәмуг кисәве.

Уйлана торгач, сүзләр шигырьгә әверелә башлады:

Куыра илне кайнар җил,
Дулап, гүләп, калкынып…
Чыгам уттан ышыкларга.
Мин – караңгы бер болыт.
Үтәр дә китәр эссе җил…
Каргарсыз күккә карап: —
Ияләнде генә бит бу! —
Китмәсә, эшләр харап…
Ә мин йөрим… Тамчы җыям
Ишелеп явар өчен —
Соңгы дым көткән иренгә
Өзелеп тамар өчен!
Йөримен баш очыгызда,
Ачылмас бер сер булып —
Аллаһ түгел,
Рәсүл түгел,
Мин —
караңгы бер болыт…

Һәм, әле генә әйткәннәремне сызып ташлап, күз алдыма даһи Кол Гали язмышы килеп баса:

…Мин борынгы иреннәрне үбәм.
Яшәешем! Тамырларың тирән! —
Кан тибешем кайнар дулкын булып
Күтәрелә мәңгелек туң җирдән.
Катламнарга тирән төшкән саен,
Тирәнлектән күккә тия түбәм.
Алла үзе яшәр биеклектән
Җиркәемнең тирән җанын үбәм.
Таң сулкылдый ерак тамырларда.
Киенгәнем – көбәм.
Күгем – түбәм.
…Соңгы яу алдыннан кылыч кайрыйм
Һәм борынгы иреннәрне үбәм…

Хәзерге замана исә шагыйрьгә кылыч тоттырган, аның якты хыяллардан балкып торган башын Моабитта чапкан, Колымада череткән. Ә югыйсә борынгы бер бөек хан хакында шундый бер игелекле вакыйга сакланып калган. Янәсе, орышка керер алдыннан, ул мондый фәрман бирә торган булган:

– Шагыйрьләрне һәм ишәкләрне уртада калдырыгыз! Алар сугыштан соң кирәк булачак!

Моның киресе: гарепнең бөек яугирләреннән берсе орыш алдыннан мондый фәрман бирә торган булган:

– Бу кайнар канлы, хыялый егетләрне – шагыйрьләрне – яуга алдан кертегез! Бүтән солдатларны рухландырсыннар!

Яшьлегемдә, Муса Җәлил хакында уйланып, болай дип язган идем:

…Сугыша белгән былбыл ул
Һәм җырлый белгән бөркет…

Былбылын сугыш бөркете урынына яуга чыгарга мәҗбүр иткән илнең, халыкның гөнаһларын кем күтәрер?