Гыйлем җыеп алга кителә…
Гыйлем бит ул, әле гaмәл түгел,
Җиңелерәк кенә юлларың…
Билгенеңдә иң олысы була,
Тормыш юлын ничек узганың.
Үпкәләү
Үпкәләүләр авыр чирдәй,
Йөрәк ярасын ачар…
Мондый авыру килә икән,
Салкын тиюдән начар…
Үпкәләтү, үпкәләүләр,
Янган чагы гомернең…
Жылылары беткән кебек,
Учакның… hәм күңелнең.
Үзең теләп ташлап китү,
Якыныңны ул вакыт…
Күңелләргә бары авырлык,
Үзеңнекен урлашып…
Шайтан гaмәле барсыда,
Үпкәләү… үпкәләтү…
Үзең теләп, үз үзеңне,
Язмыштан типкәләтү…
Тормышта булган ялгышны,
Төзәтү кирәк тизерәк…
Тыныч күңел белән төнен,
Йоклар өчен изерәп…
Әдәм баласы дөньяда…
Мәшәкатьләр ник эзли.
Исрафка үткән вакытлар,
«Төзәт» – дип, кире килми…
Кая бара
Сүзләр әйтү хәзер бигрәк җиңел,
Газетага түгел язасы…
Башка килгән бөтен уйларыңны,
Интернетка гына саласы…
Тозсыз сүзләр, тозсыз бәйрәмнәр,
Бер туктаусыз анда агылада.
Җүләрлекне мактап алу өчен,
Дөрес кебек сүзләр табыла.
Болганчыкта кебек, шомлы кебек…
Барган юлларыбыз билгесез.
Кая барганыңны белә алмау,
Адашуларныңдыр билгесе…
Бәйрәм итеп, асылын аңламыйча,
Пыр туздырып чыршы әйләнеп…
Акырынлап әллә күчәбезме,
Урман җаннарына әйләнеп?
Мөшкеллекне кеше үзе эзли,
Адашудан эзли бәрәкәт…
Кыйбыласыз калган җаннар өчен,
Бәрәкәтсез була хәрәкәт…
Көттеңме
Көттеңме шулай кышны сагынып,
Кар күрәсең әллә килепме…
Барысында аерым көтәсеңме,
Елларыңны дүрткә бүлепме.
Бураннарга күңел тартыламы,
Адашырдай юлдан йөрергә.
Әллә шулай кышны ашыктырып,
Яз җитүен тизрәк күрергә…
Ашыга шул… вакыт ашыга…
Көтеп торган кебек карышыда…
Килешергә кирәк вакыт белән,
Көчләр юк шул аңа карышырга.
Берсе килә, берсе китә тора,
Ел фасылларыда йөгерә…
Вакыт белән бергә йөгерәбез,
Җигелсәктә тормыш йөгенә…
Иң кызыгы шунда… вакыт үтә,
Булмый сизеп үтеп киткәнен,
Иң кадерле әйбер бу дөньяда,
Аңламыйча вакыт икәнен…
Алдану
Кемнәр яши ала алданмыйча,
Кемнәр яши бердә алдамый.
Берәү кыла аны алдан уйлап,
Берәү алдый, үзе аңламый…
Алданмадым диеп кем әйтә ала,
Язмышыңны теләп алдарга.
Тормыш кануннарын үтәмичә,
Әллә кемдәй яшәп барганда.
Ялгышларның иң олысы инде,
Алдауларда корган планнар…
Байлыкланын җыеп шул юлларда,
Хәләл булган кебек кыланган.
Алдау бит ул ялгыш юлга керү,
Туры юлларыңнан аерылу.
Адашуга җитсә ярдәм итмәс,
Уңга, сулга гына каерылу…
Кемнәр генә, кемне алдамыйда,
Кемнәр генә ялгыш алданмый.
Чынга ошаган, матур алдаулардан,
Кеше тормышлары җайланмый.
Кеше малы, түгел синең өлеш,
Ялган сүзләр тормыш бозалар.
Алдау кайта алданулар булып,
Ялгыш белән язмыш коралар…
Ярлы күңел
Ярлы түгел мени синең күңел,
Аллаh биргән сиңа җитмәсә.
Булган кадәренә әле hаман,
Ул күңелең, шөкер итмәсә…
Байлык түгел мени күңел өчен,
Кaнәгатьлек хисе тулуы…
Аз булсада, шул булганы өчен,
Шөкерләрдә hәрчак булуы…
Күләмнәре синдә булган малның
Сынаулары сина бирелгән…
Олы сынауларны үталмасаң,
Жир йөзенә нигә киленгән.
Мал күләме бәхет китерәме,
Кемгә житеп әле туктаган…
Рәхмәтле, рәхәттә була кеше,
Нәфесләре кемнең йоклаган…
Сиңа биргән бөтен нигъмәтләрне,
Уйлап кара каян килгәнне…
Син алгансын имеш аны табып,
Онытма син кемдер биргәнне…
Акыллы сүз, дөрес фикер җитә
Матур яшәү өчен дөньяда.
Сүздән, гaмәл кире якны сайлый,
Безне көтә шуна гел жаза…
Бер гөнахсыз
Язмышлар бездән башланмый,
Безнең теләк түгел туулар…
Югарыда алдан хәл ителгән,
Кеше булып жирдә булулар.
Бирелгәне безгә язмыш белән,
Бергә булып, аны матурлап…
Яшәү өчен… кәсеп өчен түгел,
Шәкүр карак кебек ат урлап.
Бездән тора безнең хaләт кенә,
Эчке дөнья, хисләр, үзгәреш.
Шуңа бәйле алда күрәселәр,
Нинди була безнең юнәлеш.
Оста шофер юлда ышанычлы,
Тормыш юлы сорый кешелек.
Кайвакытта шулай «тырышабыз»,
Тәмугларга бүген төшерлек…
Нигә кеше шулай мәнсез микән,
Гөнаhлармы шулай итәләр…