Мин аңа карыша алмый идем. Икебез дә ишек авызына килдек. Кинәт Айрат туктап калды:
– Ишетәсеңме?
Мин сулыш та алмый тыңларга керештем. Хәер, сулыш алсаң да ишетелә иде ул. Ууууууууууу… Шшшшшшшш… Бу теге шомлы аваз иде. Елгалардагы чоңгылны хәтерләтеп һава кайный, һава бөтерелә. Вакыт-вакыт ул ысылдауга әйләнә Һәм тагын улауга, үкерүгә күчә… Без тавыш ишетелгән якка карап катып калдык та сихырланган кешеләр сыман озак тыңлап тордык. Менә-менә УЛ килеп чыгар да канатларын җәеп өстебезгә ташланыр сыман иде. Айрат фонарен шул якка төбәде. Бер-беребезгә карашып алдык та акырын гына тавышка табан шуыштык. Бер нәрсә дә күзгә күренмәде. Ләкин тавыш… Тавыш үзе мәтдаләшеп безнең тәнебезгә тиядер, тәнебезнең һәрбер күзәнәге аша үтеп җаныбызны яулыйдыр сыман иде. Без инде иң читкә җитеп, гәрничнең эченә күз салдык. Бер ни дә юк. Хәер… Юк, шешә генә икән… Төбе төшкән шешә… Бер мәлгә икебез дә катып калдык. Тирә-якта бернәрсә дә юк, ә тавыш ишетелә иде.
Кинәт икебез дә дертләп киттек.
– Җен бит шешә эчендә! – дидем мин, зур ачыш ясагандай. Һәм шешәгә үрелдем.
– Курай!—дип кычкырды Айрат, нәкъ шул ук вакытта шешәгә кулын сузып,—Курай!
Без икебез дә берьюлы шешәне тартып алдык һәм шундук тавыш тынып калды. Бер-беребезгә шат елмаеп караштык та аны кабат урынына куйдык. Тавыш дәвам итте. Без шулай шешәне бер куеп, бер алып хәтсез вакыт үткәрдек.
– Җил искәндә генә улый иде шул, – диде Айрат үз ачышына үзе ышанырга теләгәндәй, – Хәзер аңлашылды инде. Күрәсеңме әнә теге тишекне. Җил шуннан керә дә монда икеләтә көчәя, аннан соң шешәгә өрә. Хас та курай кебек…
– Аңлашылды. Әйдә.
Нәфисәләрнең өй түбәсеннән төшкәндә без үзебезне батыр да, акыллы да, матур да итеп тойдык. Өсләребез шыр тузан булып бетсә дә, көннәр якты, күңел күтәренке иде. Ишекләрне кабат бикләргә дә, коелган тузанны сөртеп алрга да онытмадык. Ни генә әйтсәң дә, юк-бар кеше түгел, ә нәфисәләрнең йорты. Ә Нәфисә… безнең күрше!..
* * *
Өй түбәсеннән төшкәч, тузанга батып пычранып беткән киемнәребезне мунчадагы суга батырып куйдык та, минем алмаш күлмәк-ыштаннарны киеп урамга чыктык. Тәэсоратларыбыз тирән дә, көчле дә булып, аны кем беләндер уртаклашасы килә иде. Ләкин урамда бер кеше дә күренмәде. Ә без бөтен дөньяга яңгыратып: “Нәфисәләрнең чардагында башкача бернинди гүләү дә ишетелмәячәк!” – дип кычкырыр яшьтән узган идек. Хәер, башка вакыт булса, иптәш малайларның тәрәзә төбенә басып, ачы итеп бер генә сызгырып җибәрер идек тә… Ә бу юлы… Бу юлы без алай итәлмәдек. Әллә ничек үзеннән үзе шулай килеп чыкты. Тып-тын урамда сызгыру, кычкырып кемнедер чакыру, гомумән, нинди дә булса аваз салу үзе үк ниндидер ярамаган эш, гайре табигый хәл булып тоелды шикелле. Аннан соң урам да ничектер үзгәреп, кабат беркайчан да чыкмас өчен кабыгына кереп бикләнгән ташбакадай күңелсез булып калган иде
Мондый үле урамда торасың да килерлек түгел дип, без кабат ишегалдына кердек. Һәм чырайларыбызга күңелсез генә елмаю галәмәте чыгарып, икебез дә берьюлы, Нәфисәләрнең өй түбәсенә карап алдык. Чардактан төшкәндә без үзебезне зур каһарманлык эшләп халыкны шом-куркудан аралаган пәһлевәннәр итеп тойган идек. Барсы да безне мактар, дан-шөһрәткә күмәр, рәхмәтләр яудырыр дигән өмет тә юк түгел иде. Ә асылда… Кешеләргә безнең батырлык та, үзебез дә, сүзебез дә, гомумән, бернәрсәбез дә кирәкми, алар безнең кыю адымыбыз хакында белергә дә, ишетергә дә, уйларга да теләмиләр иде. Хәер… Бәлки, кешелләр безгә карата ул кадәр үк ваемсыз да да булмагандыр. Әйе, гамьсез түгел иде алар безгә. Илтифатсыз да түгел иде. Алар бары тик юк иделәр генә.