Мин көндез ярыйсы ук арыганлыктанмы, теләсәм дә башымны күтәрә алмадым. Дөресрәге, мин үземне торып утырган, тәрәзә янына килеп теге кызны таныган һәм аны ишектән керткән итеп тойдым. Барсы да нәкъ өндәге шикелле күренде. Ләкин моның барсы да төш булып чыкты һәм мин бер мизгел үтүгә ул тавышны яңадан ишеттем:
– Илһам… Керт мине үз яныңа…
Мин ул тавышның кемнеке икәнен дә таныдым хәтта. Бу безгә өй аша гына торган Зәлифә иде. Аның йөзен дә аерма-ачык күргән кебек булдым. Әмма менә-менә торып ишек ачам дигәндә, кабат йокыга талдым. Гүя, ниндидер көч миңа урынымнан кузгалырга ирек бирми иде.
– Илһам… Илһам… – дип ялынды һаман теге тавыш.
Мин башымны күтәрмичә генә аңа җавап бирдем:
– Зәлифә!.. Нәрсә булды сиңа, Зәлифә?..
Аның тавышында сөенеч чаткысы кабынгандай тоелды:
– Син мине таныдыңмы, Илһам?! Ач, дустым… Бер генә кара миңа…
Зәлифәнең беркайчан да “дустым” дип дәшкәне юк иде бугай, дип уйладым мин. Ул һәрвакыт Илһам гына ди торган иде. Шулай да ачарга кирәк. Бәлагә тарганда кеше нинди иркә исем белән атамас. Ачарга кирәк. Һәм мин тагы йокыга киттем. Тик шунда ук тәрәзә рамын тырмап кычкырдылар:
– Илһамм!..
Мин калкынып куйдым да торып басарга, күзләремне ачарга көч тапмадым. Ниндидер кошның канат какканы ишетелде. Башкача бернинди дә тавыш ишетелмәде.
Иртәгәсен кояш калку белән уяттылар. Айратка рәхәт, ул шундук сикереп торды да юынырга чыгып китте. Мин уянгач та башны күтәрергә иренеп яттым. Авылның иң алама ягы шул инде аның, кирәксә-кирәкмәсә дә иртән иртүк торырга мәҗбүр буласың. Бары тик Айрат кереп:
– Нишләп ятасың, шәһәр ялкауы!– дигәч кенә көчкә сөйрәлеп юынырга чыгып киттем. Харап инде, авыл эшчәне булып нәрсә майтаргандыр.
Юынып керүгә, кәеф күтәрелә төште. Айрат белән тиз генә чәй чүмердек тә картыйларга йөгердек. Картый инде күпер башына җитеп килә иде. Олы кеше булса да йоклап ятмаган, бездән иртәрәк кузгалган. Безгә чапырыш өйдә яшәгән Наилә дә киенеп-төзәнеп әнисе белән кайдадыр китеп бара.
– Кайда юлландыгыз болай таң белән?– дип каршылады картый аларны, – Районга-фәлән түгелдер бит…
– Менә, больницага барабыз әле… —Наиләнең әнисе кәефсез иде, – Кызның муенында ниндидер эз бар. Убыр-фәлән булмасын дим.
Наилә оялып башын түбән иде.
Картый кызның муенына күз салды да сорап куйды:
– Үзе нәрсә ди соң?
– Черки тешләде ди…
Мин пырхылдап көлеп җибәрдем. Кызларның муенындагы андый эзнең нәрсәдән барлыкка килгәнен яхшы беләбез без. Төшеп калган егет түгелбез.
Наилә миңа күз сирпеп алды да кып-кызыл булды. Тел кычтып тора иде, бер сүзсез кала алмадым:
– Ул черкинең исеме ничек соң?
Картый миңа сынаулы караш ташлады да сизелер-сизелмәс кенә елмаеп куйды. Аннан соң, Наиләнең муенын җентекләбрәк караган булды:
– Юк, Хәдичә килен, баланың күңелен яралап йөрмә, – диде катгый итеп, – Убыр болай тешләми ул. Кычытканга-фәлән чагылгандыр…—һәм кызга борылды,– Мал куганда егылган идеңме әллә?
Наилә кыяр-кыймас кына баш какты.
– Менә шуңа охшап тора шул…—диде картый, кызны җитәкләп алып, – Әйдә, балам, кайтыйк.
– Рәхмәт инде, Фатима түткәй, – дип Хәдичә апа аңа иярде.
Без Айрат белән өйгә йөгердек. Кичә яңгыр коеп яуса да төне буе җилләгәнгәме, җир коп-коры иде. Мин нигә итек киеп чыкканыма үкенебрәк тә куйдым. Ләкин Зәлифәләр янына җитүгә барсы да онытылды. Аларның капка төбендә буылып ташланган биш сарык ята иде. Тирә-якта бернинди эз дә күренми. Хәер, бәлки, төнлә дә яңгыр сибәләп алгандыр. Ләкин сарыкларга бернинди дә убыр ябешмәгәне көн кебек ачык иде. Һәрхәлдә, мин укыган китапларда дөрес язылган булса. Сарыкларның барсының да муены чәйнәп ташланылган. Минем моның ише хәлләрне узган җәйләрдә дә күргәнем бар, һәм аның бүре эше икәнен яхшы беләм.