– Картый йоклап киткәндер.
– Ул көндез йокламый,– дип кырт кисте Айрат, – Ни булды икән?
Мин дәшмәдем.
– Нәнәйнең ишеге эчтән ике келә белән бикләнә, —диде Айрат, —Озынрак калай кисәген ишек ярыгыннан тыгып күтәрсәң, ачыла торган иде.
Без ишегалдын берничә кат әйләнеп чыктык. Тик кирәкле калай табылмады. Кайсы кыска, кайсы артык йомшак иде.
– Җәйге тәрәзәләр бер генә катлы бит, – дидем мин,– Әйдә шуннан гына керәбез.
– Пыяласын ватсак?..
Мин дәшмәдем. Сәндрәгә менә торган баскычны тәрәзә янына китереп сөядем дә рамны тотып торган кадакларны бая табылган калай кисәге белән каерырга тотындым. Озак интегергә туры килмәде. Тәрәзәне Айратка тоттырып эчкә үттем.
– Картый! Син кайда?!
Сезнең искә алганыгыз бар микән, кеше яшәмәгән өйдә ниндидер сәер һава, җәйге челләдә дә өшеттерерлек салкынлык була. Мин дә әнә шул салкынлыкны тоеп җиңелчә калтыранып куйдым. Үз тавышым үземә ят булып ишетелде. Картый олы якта юк иде. Тәрәзәдән башын тыккан Айратның соаулы карашына мин иңемне җыерып кына җавап бирдем. Ул бәләкәй якка ымлап эчкә узды.
Өстәл ашъяулык белән каплап куелган, урындыклар тәртип белән тезелгән. Газ плитәсе өстендә майлы таба утыра, мич алдында кош-кортларга бәрәңге пешерә торган казан. Базның капкачы ачык. Икебез дә баз авызына карап өнсез калдык. Айрат тышка ымлады. Без верандага чыктык. Андагы карават та буш иде. Беркайда да беркем дә юк. Мин ихатага чыга торган ишекнең келәсен ычкындырдым. Айрат тәрәзә төбеннән кесә фонарен алды.
Өй ишегенең тоткасына үрелүгә эчтә ниндидер тавыш ишетелде. Айрат шунда ымлады.
– Күсе түгел микән, – дип пышылдадым мин, ишеккә колагымны куеп, —Келтер-келтер-келт… Тек-тек… Юк… Охшамаган…
“Келтер-келтер-келт-келт…”
Тавыш бу юлы икеләтә көчле булып ишетелде. Веранда тәрәзәләренең пыялалары земберләп, селкенеп-селкенеп куйды. Без бер-беребезгә сораулы караш ташларга да өлгермәдек, кинәт веранда ишеге шапылдап ачылып китте. Без баскан урыннарыбызда каккан казык кебек катып калдык.
Сулыш алырга да куркып озак көттек.
“Келтер-келтер-келт…” – ишек артында.
“Дер-дер-деррр” – тәрәзә пыялалары.
“Шак-шык…” – веранда ишеге.
“Тек-тек-тек-тек…” – безнең тешләр бугай.
Тагы көттек.
Бер нәрсә дә булмады.
Котыбызны алып, җаныбызны айкаган тавышларга бераз күнеккәндәй иттек. Әле булса бәла-казага юлыкмавыбыз тынычландырыбрак җибәрде. Һәм без уйларлык хәлгә килдек.
– Җил бугай…– диде Айрат.
Мин өй ишегенә ымладым. Айрат иңнәрен сикертте. Мондый билгесезлек ишек артында көтәргә мөмкин булган куркынчтан да яманрак иде. Һәм мин, курку катыш тәвәккәллек белән ишек тоткасына үрелдем, һәм аны кинәт кенә ачып җибәрдем. Ә анда…
Анда бернәрсә дә юк иде.
“Келтер-келтер-келт…”
Өй артында үскән чия агачының бер ботагы җилгә селкенеп тәрәзә пыяласына тиеп-тиеп ала икән.
Без бер-беребезгә мәгънәле караш ташладык.
– Картый бәрәңгегә төшкән, – дидем мин, баз авызына якынрак килеп, – Яктырт әле, монда бернәрсә дә күренми.
Айрат фонарен кабызуга, аркасы белән баз стенасына терәлеп, чүгәләп утырган кеше гәүдәсе күренде.
– Картый!
Җавап бирүче булмады.
– Баскычтан егылып төшмәде микән? – диде Айрат, —Нәнәйнең аяклары сызлаштыра бит ул…
– Фонареңны бир… – Мин базга сикердем, – Картый!
Ул дәшмәде.
Селкенмәде дә.
– Картый, нәрсә булды?
Мин аның кулыннан алдым һәм чак үрә сикермәдем: ул боздай салкын иде. Аның салкынлыгы миңа да күчеп бөтен тәнемне калтыратырга тотынды, тизрәк, тизрәк баздан чыгып качасым килде, тик үземне кулга алырга тырышып, тирән сулап куйдым.
– Ничек? – диде Айрат, – Картый нишләгән?
Мин дәшмәдем.
– Илһам?
– Туктап тор…
Мин бармак очлары белән картыйның салкын иягеннән алып, башын югары күтәрдем һәм котым алынудан ят тавыш белән кычкырып җибәрдем. Буыннарымның йомшарып, бөтен гәүдәмнең мамыкка әйләнүен тойдым, бөтен җаным-тәнем ток суккандай дерелдәп, утлы әрнү белән әрнеп сулкылдап куйды. Кайдандыр ерактан:“Нәрсә булды?” – дигән тавыш ишетелде. Моның Айрат икәнен чамаласам да авызымны ачарлык көч тапмадым, картыйның йөзеннән күз алалмадым.