– Үлде бугай… – дип пышылдады Айрат.
– Үлсен!.. – дидем мин кырыс кына. Һәм үзем дә куркып куйдым. Әгәр чынлап та үлгән булса… Нәфисәнең апасы!..
Мин кинәт килгән ярсу ташкынына бирелеп ишене дөбердәтергә тотындым. Халимә апаның үлеме белән килешәсем килми, аны кабат терелтәсем килә иде. Әгәр Айрат беләгемә килеп ябешмәсә, күпме шакылдатыр идем икән…
– Ул исән! —дип пышылдады Айрат, – Ишетәсеңме, әнә…
Мин колак салдым. Ишек артында нәрсәдер шаштырдый иде. Торып утырды булса кирәк. Пышылдап кына ниндидер дога укырга тотынды.
– Салават әйтә, —дип аңлатты Айрат, —Әйдә, киттек.
Урамда колакны ярырдай тынлык иде.
Җанда – бушлык.
Нәфисә кайда икән? – дип уйладым мин, – Исән микән ул…” Һәм бүген төнлә күргән төшемне хәтерләдем. Зәлифәнең тәрәзәгә килеп ялынуы… Сарыкларының буып ташлануы… Үзләренең өйдә булмый чыгуы… Мин болар арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын тойган кебек булдым да күңелгә шом йөгерде.
– Әйдә, Зәлифәләргә барабыз!
Айрат миңа сәерсенеп карады.
– Мин аны бүген төштә күрдем, – дип аңлаттым мин.
Айрат бөтенләй туктап ук калды.
– Яныңа кертүеңне, аны коткаруыңны үтендеме? Тәрәзәгә килеп?.. – диде ул ниндидер ачыш ясаган кебек, – Шулаймы?
Хәзер мин аптырап калдым.
– Син каян беләсең?
Айрат үз гоманының чынлыгына ышанырга теләгәндәй миңа бертын текәлеп торды.
– Ул төшне мин дә күрдем.
– Булуы мөмкин түгел!
– Мөмкин икән шул.
– Димәк, ул төш булмаган… Димәк, Зәлифә чынлап та килгән безгә…
– Белмим…—Айрат аз гына тынып торды, – Мин икенче кызны күрдем…
– Кемне?
– Егетләр, килегез әле монда!
Көтмәгәндә яңгыраган бу тавыштан без дертләп киттек. Атлаган җиребездә катып калдык та акырын гына хәрәкәтләнеп тавыш килгән якка борылдык. Мин бала җоннарымның кабаруын Айратка сиздермәскә теләп беләгемне сыпырып куйдым. Ул да шулай итте. Күңелеңә шом оялаганда һәрбер көтелмәгән нәрсә куркырга мәҗбүр итә икән. Тавыш хуҗасы явыз зат-фәлән булса, мин йөгереп качарга әзер идем инде. Тик ул Һидиятулла абзый булып чыкты.
– Идиот… —дип пышылдады Айрат, – Котны ботка төшерде.
Мин дәшмәдем.
Һидият, кырыкка җитеп килгән буйдак ир, фермада каравылчы гына булып эшләсә дә башлы кеше, белмәгән нәрсәсе юк. Болай карап торуга ул сау-сәләмәт кешегә охшап тора, фикер сөрешендә дә, атлап йөрешендә дә бер генә кыешлык та тапмассың. Ә асылда… Аның хакында бер мәзәк тә йөри әле. Хәер, Һидият турында мәзәкләр күп инде ул, тик монсын чын булган хәл дип сөйлиләр.
– Безне сугышта шул хәтлем нык чыныктырдылар, – дигән Һидият, бер исергәнендә, – Аяктан “Камаз” машинасы белән чыгып китсәң дә бер нәрсә дә булмый.
Моны тыңлап торган “Камаз” шоферы, ул кемгәдер кунакка килгән булган, шундук тотып алган:
– Әйдә алайса, аягыңнан машина белән үтәм,– дигән ул Һидиятнең үз сүзеннән чигенеп мәсхәрәгә калуын көтеп, – Әфганда булган кеше алай мактанмый ул.
Һидият елмаеп кына куйган:
– Бер яшник аракы.
Кул сугышканнар да Һидият аякларын машина астына тыгарга җайлап куйган. Моны көтмәгән шофер бер мәлгә албырап калган, тик Һидиятнең:“Әйдә! Егет сүзе бер була ул. Чыгарга курыксаң, ике яшник түлисең!”– дип мәҗбүрләвенә үчегеп, аяклар өстеннән узып киткән. Шуннан Һидият берни булмагандай торып баскан да шофер янына килгән:
– Бар, бырат, кибеткә элдерт!
Тегесе үз күзләренә үзе ышанмыйча, баскан урынында ярты көн буе катып торган, ә һушына килгәч, ике яшник аракы алып биргән.
– Гафу ит, туган…—дигән ул, – Мондый хәлне күргәнем дә, ишеткәнем дә юк иде. Син чынлап та батыр яугир булгансыңдыр.
– Начар сугышчы түгел идем, – дигән Һидият, чалбар балакларын күтәреп, – Тик менә аякларым гына ташлап качты.
Аның ике аягы да протез икәнне күргәч, шофер бөтенләй һушсыз егылган, диләр…