–Б-бир инде. Б-бар икәнен беләм бит.

–Ятим хатында нинди ярты булсын…

–Утын алып кайтырга булса мин кирәк, – ишекнең теге ягында каты сүгенү ишетелде, – Тагын килмәссең микән әле.

– Ярдәмең тигән икән, рәхмәт. Эчәсен эчтең бит инде. Төн уртасында кешене мыскыл итеп йөрмә.

Әнисе өйгә кереп китте.

Ишек төбендә катлы-катлы сүгенү сүзләре яңгырады. Берничә кат ишеккә типтеләр. Искәндәр җәһәт кенә урыныннан торып, велосипед чылбырын барлады. Кирәге чыгуы бар.

Китте теге бәндә. Сүгенә-сүгенә китте. Бераздан өй ишеге ачылды. Әнисе чоланга керде, йоклаганга сабышып яткан малайның юрганын төзәткәләп куйды, аннан соң башыннан сыйпап алды: «Әй, улыкаем, кайчан үсәрсең инде…» Ничектер калтыранып чыкты аның тавышы. «Эх, әтием булса!..» – дип уйлап куйды Искәндәр, – сине болай мыскыллап йөрмәсләр иде бит… Әтием булса…», – бу уйлардан аның тамагына төер килеп тыгылды, керфекләренә дым кунды. Эх, тизрәк таң атсын иде…

Тик ул еламады. Әле дүртенче генә класста укыса да бәләкәй малай түгел ул балавыз сыгып торырга. Аннан соң күз яшьләрен тыеп торучы тагын бер сәбәп бар. Шуның өчен бүген төне буе йокламады бит ул, уйланып ятты. Әйдә, бүген юлы уңмасын да, ди. Максатына барыбер ирешәчәк ул. Бүген булмаса иртәгә, иртәгә булмаса…

Алты яшьлек чагында ук аркылы пычкы тартып әнисе белән бер трактор утын кискән кеше бит әле ул. Күрше абзый, бер кызган чагында, –Әнә, Хәмдүнәнең бот буе малае ирләр кебек эшли, ә сез өйдә бардак ясап ятудан башканы белмисез!» – дип үз балаларын пыран-заран китергән иде ул көнне. Әнисе юкка гына: «Әй, улыкаем, таянычым, алтын канатым бит син минем!» – дими шул. Әнисенең сүзләре канатландыра Искәндәрне. Тик шулай да… Шулай да Миясәр абзыйның балааларыннан көнләшә ул. Әтисенең әллә нигә бер ачулануы, хәтта тукмауы да бәхет булыр иде. Болай да җаны кыйналып тора бит, чит кешеләр кыйный, менә бүгенге кебек, төнлә килеп каезлыйлар. Әтисе юк шул аның, Искәндәргә бер яшь чагында ук үлеп киткән. Әйбәт кеше иде, дип сөйлиләр аның турында. Берәр әбинең сумкасын күтәрешеп кайтса да, су китерсә дә: «Әтиеңә бигрәкләр охшагансың, уңгансың. Ходай хәерле гомерләр бирсен, балакаем!», —диләр. Искәндәр әтисен хәтерли кебек. Менә ул бишектә ята, ә әтисе аңа иелгән дә улын көлдерергә тырыша. Аның көлүе әле дә яңгырап киткән кебек…

Әгәр бу хәл чынлап та булган икән, Искәндәрнең хәтере якты күренешләр белән ачылган, димәк. Булгандыр ул, нәкъ шулай булгандыр. Булырга тиеш.

Әтисе белән бәйләнгән бүтән хатирәләр сагыштан һәм күз яшьләреннән генә тора бугай. Бәхетле чагын томан аша гына хәтерләсә, җан әрнеткечләрен аерма ачык күзаллый малай. Теге вакытта, күпер башында япа-ялгыз калган чагыннан алып…

Көннәрнең берендә Искәндәр яшьтәше белән тәпәләшеп алды. Ул көч-гайрәттән мәхрүм түгел иде. Көндәшенә ярыйсы гына эләктерде. Казлар куып кайтып килгән әнисен күрүгә теге малай ил буып акырырга тотынды. Хатын яшендәй атылып килде дә Искәндәрнең муеныннан буып алды. Аның күз алдында т шарлары биеште. Хатын каргана-каргана хәлсезләнеп җиргә чүгә барган балага соңгы тапкыр типте дә һаман да балавыз сыгып торган улын назлап кочып алды:«Әй, улкаем минем… Нык кыйнадымы уйнаштан туган нәстә…»

Малай Искәндәргә карап шыңшыды: «Абыйларга әйтәм мин сине!»

Искәндәр аны ишетмәде. Аның бөтен тәне әрни, күз алдында әле булса аллы-гөлле ут шарлары биешә иде. Тамагына утырган төер бераз таралгандай булгач торып утырды, яңагы буйлап тәгәрәп төшкән күз яшьләрен күлмәк җиңе белән сөртте, тирә-ягына каранып алды – кеше-фәлән күренми иде. Ярый, әнисенә әйтеп тормас. Әләкләшкәнне яратмый ул. Үсәр әле… Искәндәр дә бер үсеп җитәр әле…