Кинәт дөнья якты елмаюын салып ата… Күктә кояш якты елмаймый бит, кояш анда бөтенләй юк икән, күк йөзендә кара болыт туе, болытлардан таш тамчылар тама, таш йортларның биек түбәләре яшен суккан агач сыман көйгән икән, шул йортларда җан асраган кешеләрнең уй-хисе дә, теләк-нияте дә, сөйләр сүзләре дә, хәтта йөзләре дә кара икән. Урамнарда бетмәс чүп-чар булып кешеләрнең җимерелгән хыяллары, өзелгән өметләре, алданган ышанычлары елап ята, аларның иңрәүеннән күңелләрне чиксез сагыш баса, үзеңне рәнҗетелгән гарип балалар янындагыдай тоясың. Җирнең рәнҗетелгән гарипләре…

Һәм кешеләр елмаюын сала… Һәм аларның чын йөзләре ачыла… Һәм җаныңны чиксез шом богаулый…

Бу планетада күптән инде кеше дигән төр югалган икән, аны күптән комсыз карашлы һәм үткен тешле монстрлар алыштырган, төрле ерткыч-җанварларны хәтерләткән бу мутантлар үзләренең нәфсесен канәгатьләндерү өчен, хәтта нәни генә өстенлекләр өчен иң-иң якыннарының бугазына ябешергә әзер. Балалар да (хәтта балалар да!) ерткычлыкка табынып үсәләр, алар әнкәләрен коткән карчыга балаларыдай, авызларын ачып кычкыралар:«Карыным ач, кан бирегез миңа! Карр-карр… Канн-канн…» Ә әти-әниләре аларның ерткычлыгына сокланып карый, явызлар дөньясына аяусыз шәхесләр әзерлиләр…

Җирне кызганып куясың. Ул үзендә кешеләр яшәгән чорны сагынадыр кебек тоела. Ә хәзер ул чирле. Аны ике аяклы вируслар басып алган…

Ләкин моңа ышанасың килми. Бу шулай тоела гына бит, дип уйларга тырышасың. Өзелеп сөйгән кешең, җил давыллардан саклап, сиңа кодрәт бирүче фәрештәң янына ашыгасың. Ишегеңне ачып керүгә сине ниндидер зур комак каршы ала:«Акча кирәк! – ди ул тешләрен җаныңа батырып,– Юньле кием, яхшы ризык кирәк. Акча кирәк!» Синең җаның кайный, әрнүләрдән бүре булып улыйсың килә башлый. Тик тавышың чыкмый. Һәм чынлап та ерткычка әйләнүеңне сизәсең. Бераз акча, аз-маз мөлкәт өчен кемнедер өзгәләп ыргытырга да әзерлегеңне аңлыйсың. Үзеңнең шундый дәрәҗәгә төшүеңә, төшә алуыңа күңелең сызлый. «Акча кирәк миңа!– дип чиный теге комак,– Акча тап! Ирме син, әллә чүпрәкме?!»

Һәм ул бөтен пычрагын сиңа сибеп кайдадыр чыгып китә. Синең инде барыр урының юк. Дусларың күптән коточкыч җанварга әйләнгән, алар сине якын китермиләр, я тешләп алалар, я урап узалар. Урамнарда монстрлар йөри. Өеңдә комак җаныңны кимерә. Син ялгыз. Изгелек һәм кешелеклелек хәрабалары арасында басып каласың. Күктә кара болыт. Җирдә караңгылык. Син дөньяның соңгы могиканы.

Урамдагы сасы күләүектә кинәт үз-үзеңне күрәсең. Һәм куырылып катып каласың. Чынлап тамы бу хәл?! Төш түгелме?! Һәм куркудан ярсып кычкырасың. Үз тавышыңнан уянасың килә. Ләкин уянмыйсың, чөнки бу – өн. Һәм көзгегә йөгерәсең, күләвектә күргән нәрсәләрнең дөрес түгеллегенә ышанасың килә. Ләкин көзгедә дә шул ук күренеш каршы ала: сиңа аптыраулы күзен төбәп, олы бер суалчан карап тора. Син бер суалчанга әйләнгәнсең!

Һәм син, чынлап та, үзеңне суалчан итеп тоясың. Ирексездән күңелеңне курку били, кемдер килеп сытып китәр кебек була. Син инде аяк тавышларын да ишетәсең. Тик котылу юлын табалмыйсың. Җир тишеге булса, кереп качар идең…

Әмма шунда кинәт… Шунда кинәт хәтереңә төшә… Кара көннәр килә-калса диеп, яшереп куйган акчаң бар, ләбаса! Ничек оныткансың бу хакта син, ник иртәрәк исеңә төшмәгән?! Син белмисең… Бу мөһим дә түгел… Һәм син шул акчага йөгерәсең. Аны кабат кулыңа алу белән тирә-якта бер могъҗиза була. Дөнья кабат якты нурга тула, ул изгелек белән балкып китә. Дусларың да сиңа шат елмая:«Ярдәм кирәк булса үземә кил, Бергә-бергә яшик!» Хатының да мәхәбәттән тулган карашлары белән сине назлый:«Кадерлем син минем… Бердәнберем!..» Балаларның шат тавышы яңгырый. Дөнья кабат үз хәленә кайта.