– Туктале, кем соң син?.. Ник шаяртасың? Шулай шаярырга ярый мени?!– Сәкинә менә-менә елап җибәрер сыман иде.

– Шаярмыйм мин, Сәкинә,– Тавыш калтыранды, – Шаярмыйм. Мин – Закирҗан.

Сәкинәнең иреннәре дерелдәп куйды.

– Без Закирҗанны җирләдек бит инде, —диде ул, күзләрен мөлдерәтеп, – Минем әле бик кайгылы чагым. Зинһар, бүтән алай кыланмагыз.

Ул телефон төймәсенә басты. Бипелдәгән тавыш ишетелде.

– Вот, нахал! Кулыма килеп эләксәме! – дип әтәчләнде Хәсән, – Күрмәгәнен күрсәтәм юнсезнең…

Тагын телефон шалтырады. Сәкинә төймәгә басты.

– Сәкинә, тагын мин әле бу. Закирҗанны җирләдек, дисеңме син?

–Әйе. Өч көн элек.

– Моның булуы мөмкин түгел!

Сәкинә моңсуланды:

– Мөмкин икән шул…

Теге башта югалып калдылар шикелле.

– Туктале… Ә мин кем соң, алайса?

– Чамаңны белебрәк эчәргә кирәк! – дип кызды Сәкинә, – Башыңны югалтмаслык итеп…

Һәм телефон төймәсенә басты.

– Нинди псих булды соң бу?

– Ә тавышы чынлап та охшаган, – диде Сәкинә икеләнгәндәй итеп, – Кабереннән шалтыратмыйдыр бит инде…

Тынлык урнашты.

Авыр тынлык.

– Кулыма эләктерәм мин аны, – диде Хәсән. Аның ярсуы чын йөрәктән иде.

–Ә бит ул килергә дә мөмкин…– Сәкинә уйга калды.

– Килсен! Ботарлыйм мин аны!

Хатын аңа назлы караш ташлап алды.

– Юк, кадерлем. Ярамый. Җирләгәнебезгә өч кенә көн. Икебезне бергә күрсәләр килешеп бетмәс.

Тын калдылар.

Берсе бер сүз дәшмәде. Икесенең дә күңелендә әллә нинди авыр тойгы иде.

– Син кайт инде бүген, җаным, – диде Сәкинә.

Хәсән каршы килмәкче иде дә, хатынның хаклы икәнен аңлап тыелып калды. Әйе, чынлап та кайтырга гына кала инде хәзер. Әллә нинди тискәре көн булды бүген. Әле теге өрәк. Әле бу телефон маньягы. Тьфу!..

Сәкинә йокы бүлмәсенә чыкты да киемнәр күтәреп килде.

– Менә. Сиңа бәләкәй булыр инде. Тик нишлисең…

Чынлап та бернәрсә дә эшләп булмый иде. Хәсән Закирҗанның киемнәрен киде. Чалбары тар да кыска да иде, ә күлмәге кендектән генә. Бу киемдә ул бик мәрәкә күренсә дә берсенең дә көләсе килмәде.

– Такси гына тотарсың инде, – диде Сәкинә, – Менә сиңа юллык акча. Җитәр бит?

Акча җитәрлек иде. Эх, акыллы да хатын инде бу Сәкинә! Хатын түгел, алтын! Хәсән бу мизгелдә Сәкинәгә табынырга да әзер иде.

– Сау бул, җаным…– Хатын аның яңагыннан үбеп алды. Хәсән дә үбеп җавап бирде, – Сау бул…

– Исән кайтып җит.

– Исән тор. Бер-бер хәл булса, шалтырат.

* * *

Хәсән чыгып киткәч, өй бөтенләй бушап калды. Хатын үзен япа-ялгыз итеп тойды. Тирә-якта салкын бушлык кына, тышта – караңгы төн, өйдә – шом.

Кем шулай шаяртты икән соң?

Болай кыланырлык якын танышлары да, усал ният белән җан кыярлык явыз дошманы да юк иде бит. Закирҗанның дус-ишләре дисәң… Юк ла, булмас… Бала-чага түгелләр бит инде…

Кем соң? Кем соң?..

Ә тавышы бик тә охшаш иде. Сөйләшү рәвеше дә. Әллә үзе микән?

Кабердәнме?!.

Сәкинәнең күңеленә чиксез шом йөгерде. Мәет өч көн җир астында ятканнан соң телефоннан шалтырата аламы?

Юк, әлбәттә!..

Алайса кем соң? Закирҗан тавышы белән кем шалтырата соң? Кем? Кем? Кем?..

Аягөсте төш күрми лә инде ул. Уяу килеш саташып та йөрми. Ул саташса да Хәсән саташмыйдыр. Димәк, аңа чынлап шалтыраттылар.

Канәгать булып китмәсә, әрвахлар өрәк булып кайта икән, дип сөйләнүләре чын микән соң әллә? Закирҗанны ашыктырыбрак күмделәр шул. Якын туганнары кайтып җиткәнен дә көтмәделәр. Әллә шуңа рәнҗеде микән? Шуңа өрәк булып кайтты микән? Әллә ул Сәкинәнең Хәсән белән мавыгуын күреп-белеп торамы? Шуңа җаны тынлык табалмыймы? Шуңа өрәк булып кайтканмы?

Шулайдыр ул…

Шуның өрәгедер…

Телефон шалтырады. Аның тавышы шул тиклем ямьсез булып тоелды, Сәкинә хәтта тертләп китте, бөтен тәнен салкын телеп үтте.

Тагын шалтырау…

Тагын…

Телефонны алу куркыныч иде, хәзер япа-ялгыз калгач, ул теге Тавыш белән сөйләшә алмас, йөрәге ярылып китәр сыман тоелды. Әмма телефон тынмады. Аның шалтыравы үзе үк җанны талый иде. Сәкинә трубканы күтәрде.