Мондый фәлсәфи бәхәсләр редакциядә еш була һәм журналистлар аны «фикер чарлау» дип йөртә иде. Башка вакытларда аңа Таңчулпан да кушылып китә, бер кайчан да диярлек уртак фикергә килә алмасалар да, бу үз уйларыңны тәртипкә китерергә булыша. Тик бүгенге тема Таңчулпанга эч пошыргыч булып тоелды, хезмәттәшләре, үзләре дә сизмәстән, Таңчулпанның иң тирәнгә яшерелгән хис-тойгыларын казып чыгарырга тырышалар сыман иде.
– Әнә, урамда яңгыр коя,– дип куйды Фәндидә, әлеге бәхәсне икенчегә юнәлтергә теләгәндәй,– Кояш нурын күрер вакыт та бит…
Хәдичә аны шундук элеп алды:
– Изгелек белән бозыклык та кояш нуры белән яңгыр кебек. Тик изгелек нурына үзе теләгәннәр генә коена ала. Ә яңгыр үзе теләмәгәннәрне дә чылата.
Таңчулпан бер нәрсә дә әйтергә теләмәгән иде. Тик урамга карау белән бүген күргән төшен хәтерләде һәм үзе дә сизмәстән теге сүзне пышылдады:
– Бу – мәхәббәт яңгыры!
2
– Яздан бирле яңгыр яумаган иде, – дип куйды Егет бабай, тәрәзәгә бәргәләнгән яңгырга карап,– Кирәген бирә хәзер.
Искәндәр аңа гаҗәпләнеп карады:
– Ничек инде яздан бирле?
Бу юлы Егет бабай беренче кат күргәндәй аңа текәлде.
– Син нәрсә?—диде ул, озак кына шулай карап торгач,– Әллә чынлап та сизмәдеңме?
– Нәрсәне?
– Яңгыр булмаганны. Соң бөтен дөнья корылык килә дип чаң какты бит… Шаяртасыңдыр инде. Син сизмәгән нәрсә була мени!
Искәндәр дәшмәде. Егет бабай аңа караш ташлап-ташлап алды да үз эшенә тотынды. Искәндәрнең тел чарларга теләге юк, димәк, бик мөһим эше бар. Нинди нәрсә белән шогылләнгәнен сиздермәде сиздерүен дә, тик язган әйберсе үзенә ошаса, ул аны Егет бабасына укымый калмый инде. Менә мин нинди дигәндәй кинәнеп, хәтта бераз масая биребрәк укый әле ул аны. Егет бабасының фикерләрен дә бирелеп тыңлый, кайбер урыннарында бәхәсләшеп тә ала, ләкин, барыбер, ризалаша, кимчелекләрен төзәткән өчен рәхмәт әйтә, күңеле булганда: « Әлдә син бар әле!» – дип берәр коньяк та утырта. Тик язганының бер генә өтерен дә төзәтми, ничек булган – шулай калдыра. Әгәр нәрсәнедер үзәгәртә башлый икән, аны бөтенләе белән, танымаслык итеп үзгәртеп куя. Яхшы якка, әлбәттә. Шул хакта берәр сүз әйтсәң, кул гына селти: «Һәй, мин төзәтә белмим шул… Баш төзәтә башласам да яңадан исерәм мин.» Шилма да малай инде. Егет бабай дигәне дә аннан чыкты бит. Эшкә килеп ике атна үтү белән:«Пенсия яшендә булсаң да бер тынгылык белмисең. Яшь егетләрдән болай чабасың. Егет бабай син. Чын-чынлап егет бабай»– диде дә… Зарифҗан бабасының исемен бөтенләй онытты, гел «Егет бабай»– дип эндәшә башлады. Аңа башкалар иярде. Шуннан китте инде… Әнә, бик бирелеп нидер укып утыра бит әле. Бер нәрсәне аңа укып күрсәтергә иде дә бит. Ярый инде, башка вакытка калдырырга туры килер. Бүленмәсен.
Гадәттә, бер казанга ике тәкә башы сыймый, диләр. Егет бабай белән Искәндәр, икесе дә абруйлы, танылган кеше булсалар да, бер-берсен бик ихтирам итәләр, вакыт-вакыт бәхәсләшеп, хәтта ачуланышып алсалар да, авырлык килгәндә бер-берсенә җил-яңгыр тидермәскә тырышалар иде. Менә өченче ел инде бер бүлмәдә, кара каршы утырып иҗат итәләр, иңгә-иң куеп яшиләр, моңа яшь аермасы да, икесенең дә горур җанлы, туры сүзле, вакыты белән хәтта аяусыз ачы телле булулары да комачау түгел.
– Таланты бар моның,– дип куйды кинәт Искәндәр, үзалдына сөйләнгәндәй. Аннан соң ниндидер бер горурлык белән дәвам итте, – Мондыйлар сирәк була. Әдәби әсәр язып караганы юк микән?..
Егет бабайның үзенә сәерсенеп төбәлгәнен күреп тертләп китте, алдындагы гәзит төпләмәсен ябып ук куйды. Бу уен кычкырып әйтергә теләмәгән иде ул.
– Нәрсә, үзебезнең гәзитне күргәнең юк идеме әллә?—дип мыек астыннан елмайды Егет бабай,– Кемнең талантына исең китте тагы?