Бер мәлне үрге оч Зәйнәп апа бер уч бодай урлап тотылгач та шушы Барбос төрмәдән алып калды.

– Гаебе юк аның. Мин алырга рөхсәт иттем, – диде ул районнан килгән түрәгә, – Әнкәсе үлем хәлендә, берсеннән-берсе кечкенә биш баласы бар. Ачыгалар. Күрәләтә үтерергә мени аларны? Мин дөрес эшләвемә шикләнмим. Икенче көнне Зәйнәп планын икеләтә арттырып үтәде.

– Дәүләт милкен үз белдегегез белән таратырга сезнең хакыгыз юк, – дип каршы төште район түрәсе, – Сезгә андый хокук бирелмәгән.

Барбосның моңа исе дә китмәде:

– Бу дәүләт милке түгел, – диде ул корыч тавыш белән, – Бу аның труддингә бирелә торган икмәге хисабына.

Авыл халкының Барбос яклы икәнен сизенгән район түрәсе сүз озайтып тормады, юл куярга булды. Шул хакта сүзен әйткәч, халык та аны алкышлады. Ә Барбос ул труддин икмәге хисабына дип болай гына әйтә инде, алып калмый, аның ише нәрсәләр белән вакланып тормый. Шуңа авыл халкы аны санга суга, нинди начар сүзләр белән генә сүксә дә карышмый, ул әйткәнне тыңлый. Район түрәләре дә артык бәйләнеп бармый, чөнки колхозның күрсәткечләре яхшы.

Ә Барбос көн саен кояш чыгыр чыкмастан авыл очында пәйда була. Һәм авыл халкын уятып эшкә җибәрә. Аннан соң үзе дә басу-кырларга, көтүлекләргә барып эшчеләренең хәл-әхвәлен белешә, проблемалары булса хәл итә, тәртип бозсалар эт итеп сүгеп китә.

Ләкин сугыш башланганның икенче көнендә Барбос таң тишеге белән күренмәде, авыл көтүе киткәч кенә пәйда булды. Анда да өй ишеген кагып, аты-юлы белән сүгенеп гомер үткәрмәде. Бүген ул бик тәртипле һәм итәагтьле иде. Хәтта кешеләрдән беркадәр кыенсынган, үзен гаепле итеп сизгән кебек тә тоелды. Сак кына итеп ишекләрне какты да хуҗа чыккач:

– Исән-саулармысыз, туганнар! – дип күзләрен яшерде, – Сезнең өйдә арысландай ирләр бар бит инде. Бүген сәгать тугызга юл биштәрләрегезне әзерләп кәнсәләр янына җыелырга кирәк булыр. Хәрби комиссарияттан киләләр. Ашыгыч мобилизация игълан иткәннәр. Төшкә кадәр үк китәргә кирәк булачак.

Ул шулай өй беренчә йөреп аңлатып чыкты. Эш турында бернәрсә дә сөйләнмәде. Ирләре, балалары сугышка киткәндә хатын-кызлар, аналар басуда калмасын, дигәндер инде. Аның сүзләрен дә төрлечә кабул иттеләр. Кемнәрдер моңсу гына баш какты, кемнәрдер сыгылып кына елап җибәрде, кемнәрдер башына суккандай исәңгерәп калды.

– Нишләп шулай тиз, сугыш кичә генә башланды бит? – диючеләр дә булды.

Барбос аларга хәлне сабыр гына аңлатырга тырышты:

– Фашистлар бик зур көч белән һөҗүм иткәннәр, аларны туктату өчен бик күп кеше кирәк. Ашыгыч рәвештә. Югыйсә, монда килеп җитүләре дә бар.

Барбос үткәннән соң авыл хәрәкәткә килде. Барлык йортларның да морҗа торбасыннан төтен чыгарга тотынды. Урамда бер күршесеннән икенчесенә чапкан хатын-кызлар, бала-чагалар пәйда булды. Бераздан биштәр күтәргән ир-егетләр дә күренде. Алар кайда берән-сәрән, кайда төркем-төркем булып җыелышып тордылар да урам буйлап киттеләр. Тәнзиләне иң гаҗәпкә калдырганы – ирләрнең икегә бүленүе булды. Беришләре салмак кына атлап кәнсәләр ягына юнәлде, беришләре ашыга-ашыга урман ягына китте. Кәнсәләр янында күп кешелек төркем хасил булды. Урманга ашыгучылар да шактый иде.

Тәнзилә үзен шушы ике төркем арасында калгандай хис итте. Ул кайда булырга да белми иде. Инде кичәдән бирле радиодан да, үзара сөйләшкәндә дә "Илне сакларга кирәк. Фашистларны куып чыгарабыз, җиребезне таптарга ирек бирмибез," – дип сөйләнәләр. Ышаныч белән сөйлиләр. Үз-үзенә ышанып сөйләгән кеше һәрвакыт хаклы кебек булып тоела. Ышандыра. Тәнзилә дә аларга ышана башлады. Чынлап та илне баскынчыларга, чит халыкка бирмәскә кирәктер. Читтән килгән кеше ул синең җиреңнең кадерен белә мени? Качкы да элек татар авылы булган, үз йолалары, гореф-гадәтләре белән яшәгән. Революциядән соң төрле сәбәпләр табып төрле милләт кешеләрен китереп тутырганнар. Ә килмешәкләр авылның иң асыл гадәтләрен бар дип тә белми, үзләренчә кылана, үз тәртипләрен урнаштырырга тырыша. Фашистлар килсә дә шулай булачактыр инде ул, үз тәртипләрен кертергә тырышачаклардыр. Шуңа күрә, үз җиреңне чит-ятлардан сакларга кирәктер.