Табигать тагы бер кат тына. Тирә-яктагы барлык нәрсәләр, Тәңренең бәхетле колы – сандугачның музыкасы тәэсиренә чумып, үлем тынлыгына бата һәм тыннарын эчтән алалар.
Беләмсең, ни ди былбыл?
«Безнең күңелдәге хиссиятне табигатькә шатлык белән хәбәр итә… аны дөньяга фаш кыла… Безне гали бәхет белән тәбрик итә…», – диешә безнең җаннарыбыз, ләкин тел сөйләргә моктәдир[42] түгел.
Ай үзенең саф, тонык нурын безнең өчен коя. Ул безне иркәли, Тәңредән бер чаткы булган күңел ялкынын арттырасы, сәгадәтебезне тагын голүләндерәсе[43] килә.
Без һаман икәү генә. Көймәбез, тын, шома, тигез һәм дә ай яктысы белән бик зур, ләкин һичбер тапсыз көзгегә әйләнгән суны ярып, акрын гына бара. Сөйләшергә икътидар[44] юк. Көймәне бөтенләй су агымы ихтыярына тапшырып, бер-беребезнең муенына сарылышкан хәлдә, төннең тынлыгын бозарга, рухыбызны тутырган сәгадәтне тибрәтергә теләмәгән кебек, күп сөйләшмичә, эчке ялкын белән кызган, сусаган иреннәребезне аермыйча, кичәнең моңына, табигатьнең матурлыгына, эчебездәге иге-чиге булмаган, дәрәҗәсен әйтергә адәм теле җитешмәгән, ниһаясез мәхәббәткә чумып, җай гына агабыз.
– Өнме?
– Төшме?
– Җәннәтме?
– Өчесе дә!
Шулвакыт ерактан, тауның суга төшкән күләгәсе эченнән, бер шәүлә заһир була[45]. Бераздан соң аның егетләр төялгән бер көймә икәнлеге беленә, һәм шул арада ук, тын вә саф һаваны, рәхәт вә серри кичәне ярып, бик өзеп, бик елап уйнаган музыка – үз музыкабыз ишетелә.
Ул елый, ул моңлана. Ләкин аның бу елавы, бу моңы кайгыдан, әрнүдән түгел, бәхет вә сәгадәтенең ниһаясез югары ашуыннан, күңелнең үз сәгадәтен күтәрә алмый ашкынуыннандыр кебек тоела. Моны күтәрергә куәтем җитми. Ни дияргә, ни эшләргә белмичә, бәхет Тәңресенең каршысына барып, бу сәгадәте өчен сәҗдә итәсе, әллә ниләр кыласы килә…
Янымдагы туташым, минем күкрәгемә башын куеп, йомшак, кечкенә кулларын муеныма үрде дә:
– Ух… Риза… Риза… үләм… үләм… сәгадәтемне, бәхетемне күтәрә алмаудан, күңелемнең ашкынуыннан үләм, – ди.
Артыгын уйларга куәтем җитми.
Хыялым шул ноктага килү белән, күземә яшь тулып, бугазыма нидер килеп тыгыла.
Күрәсез, күптән кичкән эшләрне хәтерлибез. Ул көннән бирле миңа бик күп алмашынулар килде. Көрәк кебек сакал чыгып, инде аңар чал да керә башлады. Рухым әллә нинди дәверләр кичереп, мин кайбер заманнарда үземнең бу кичәләремә ләгънәт тә укыдым, шуларны үземнең хәятыма кара тап итеп уйлап үкенгән чакларым да булды. Болар бәгъзан ваклык та, түбәнлек тә тоелдылар. Үзем өчен чын сәгадәт итеп, тагы башка әллә ничаклы нәрсәләргә табындым. Ләкин боларның һәммәсе бетте, һәммәсе килде дә кичте. Инде алар, мазыйның[46] караңгы пәрдәсе артына кереп, мәңгегә югалдылар. Кайбер вакыт, көчләнеп, шуларны искә алырга тырышам, ләкин булдырып булмый. Алар рухка бертөрле генә азык булганнар, йөрәкнең төбенә, үзәккә китмәгәннәр. Шуңа күрә хатирәдән күренешләре үк югалган, тик исемнәре белән күләгәләре генә калган.
Мин инде картаям.
Табигатьнең шагыйрь вә сентименталист итеп яраткан минем кебек кызганыч бәндәләре хәятның һәрнәрсәсеннән артык мөтәәссир булалар. Боларның рухлары мәңге матурлык һәм тәәссер эзли. Хәзерге тормышында тапмаса, үткәннәрен уйлап юана.
Табигый, мин дә шулаймын. Миңа да дөнья вә табигатьнең матур вә мөәссир булучылыгы һәрнәрсәдән алда һәм якын күренә.
Әнә кояш бата. Әнә шул кояш нуры белән сары алтын төсенә әйләнгән зур күл ялтырый. Әнә ат менгән бер егет күл буйлап бик акрын гына көйләп бара. Һәммәсе матур, һәммәсе моң, һәммәсе мөәссир.
Ләкин боларның матурлыгы, боларның тәэсире теге кичәләрдәге матурлыкка башка. Боларның матурлыгын беләсең, аңлыйсың; әмма ул вакытларда, ул үз ялкыныңа үзең янып йөргән чакларда, һәрнәрсәнең күрке, матурлыгы рухның әллә кай җирләре белән сизелә – ул заманда һәрнәрсә йөрәкнең туры үзенә, рухның төбенә китә иде.