– Яхшы чакта кайтып калыйк, малайлар, инеш ягыннан кап-кара болыт та күтәрелде, – дип сөйләнә башлады. Башкалар да:
– Кайтыйк, малайлар, кайтыйк, – дип, моны куәтләделәр.
Ләкин теге тискәреләрне җиңеп булмый, алар һаман:
– Яңгыр килсә ни була ди… Тоз түгелсеңдер әле, эремәссең! Өйдә ашың суынмыйдыр! – дип, кире суга бирделәр.
Болыт тизлек белән зурайды. Тагы ныграк калыная да, карала да төшеп, безгә якыная бара иде: җил чыгуы аңа тагы зур куәт булды.
Башта кояш баешыннан гына чыккан болыт тиз арада киңәйде: катлаулы-катлаулы булып, безгә таба ишелеп килгәндәй агып, берничә минут эчендә күк йөзен каплап алды.
Җил көчәйде. Шуның белән бергә күлнең йөзе, бердәнбер үзгәреп, тын вә шома хәленнән каты вә куәтле дулкынга әйләнде, әллә нинди шомлы тавыш белән шаулый, күккә таба куркыныч рәвештә омтылган кебек тоела башлады.
Кояш болыт эчендә югалып, ак вә якты дөнья берьюлы караңгы, күңелсез хәлгә керде. Болар өстенә тау-таш җимергәндәй булып, күк күкри, бер минутта бөтен дөньяны утка чолгардай күренгән коточкыч яшен яшьни башлады. Ни дип тә әйтү мөмкин булмаган бер курку, каушау эченә чумдыра иде. Аяз матур көннең кинәт коточкыч караңгы бер күренешкә әйләнеп, җил-давыл, яшеннәрнең кузгалуы теге тискәре иптәшләребезне дә яхшы ук каушатты булса кирәк. Алар инде хәзер үзләре: «Йә, сыерланмагыз, тизрәк булыгыз. Тизрәк чабыйк!» – дип кыстарга тотындылар.
Без барыбыз да балалар булып, мондый яшенле яңгырлардан куркып гадәтләнгәнгә, бер кулга кармакны, икенчесенә җепкә тезгән балыкларны тоттык та күл буйлап чаба башладык. Күлнең аргы башында булдыгыбыздан, авылга кайту өчен бер чакрым озынлыгындагы күл буе белән барып, теге куркыныч камышны үтү лазем иде.
Җил тагы көчәйде. Дулкыннар тагы шәбәеп, караңгы күл әллә нинди бер тавыш белән улый, бөтен күл күккә таба сикереп, әллә нинди яман итеп шаулый, ямьсез төс бирә иде. Бая күзне ала алмыйча караган күл хәзер, күз төшсә, җанны туңдырып җибәрә иде.
Күк йөзендәге болыт катлавы һаман арта, һаман калыная, куе томанлы караңгылык кушыла бара, яшен, күк күкрәү баягыдан да яман рәвешкә керә, шулар бары җыелып, җаныңны бармак очына китерердәй була. Өстеңә тау-таш ишелеп килә дә, шул минутта яшен, башыңа тиеп, бөтен гәүдәңне яндырып ташлар кебек тоела иде.
Шулар өстенә үзебезнең теге куркыныч камышка якынлашуыбыз безнең куркуны тагы мең кат арттырып җибәрә иде.
Җитмәсә тагы, бая гына: «Тоз түгелдерсең, эремәссең!» – дип батырайган тискә- ре малайларның беренчесе, бездән дә артык каушап, әллә нинди куркынычлар хакында тукый башлады:
– Тизрәк чабыйк, малайлар, тизрәк… ул-бу булганчы, менә бу камышлыкны чыгып калыйк. Минем абзый бу камышлык эчендә аждаһа күргән. Ул җил-давыл, болыт белән күтәрелә, имеш, ди. Шуңа очрый күрмик!.. – ди.
Аждаһа… аждаһа!.. Ух… нинди коточкыч нәрсә! Моның исемен генә ишетү белән, минем куркуым әллә ничә кат артып китә. Бу мин уйлый ала торган нәрсәләрнең иң усалы, иң явызы һәм иң коточкычы иде. Җеннән, албасты, су анасыннан, упкыннан бигрәк мин шуңардан курка идем. Аның үзен күрү түгел, хакында сөйләгән әкиятләрне тыңлаган чакта да, күз алдыма әллә нинди явыз, куркыныч сыйфатлар килеп, тәннәрем чымырдап китә, кая булса да сыенырга бер урын эзли башлый идем. Бу чакта авылыбызның тәмле, килешле итеп әкият сөйләү белән даны чыккан Фәхринең сөйләгәннәре, иң элек ишетүем булганга, әле дә исемнән чыкмый: «Тауларда йөри торган туз башлы кечкенә еланнар бармы, – әнә шулар, йөз яшәсә, аждаһага әйләнәдер, ди. Шуның өчен аны күргән берен үтерә барырга кирәк, ди. Аның өчен бер дә гөнаһ булмый, ди. Әгәр инде аны үтермәсәләр, йөзгә җитә дә, ди, аждаһа бу- ла, ди.