– Сөйләгән сүзебез барыбер укуга килеп тоташа. Милләт хадимнәре тәрбияләү өчен мәктәпнең көчле булуы зарур.
Г. Т. Дөрест сүз бу… Әүвәл милләт укысын, белсен, француз, немецләр кадәр күзе ачылсын… Без дә алар юлыннан барыйк, Хуҗа Насретдин шикелле, атның артына карап атланмыйк… Без дә… адәмчә тормыш итик дөньяда. Гыйлем белән дөньяны кулда тотты япон… Мәгариф мәйданында без, татарлар, ат уйнатыйк!.. Күтәрелеш юлларына атлап үтик… Файдаланыйк киңлектән… Надан булу гарь… Наданлык таптамасын – яньчелербез… Кап-кара кол белми хөррият дигән сүз кадрене.
– Сезнең сүзләрдән дә күренеп торганча, һәртөрле белем бирү йортына биниһая зур вазифа йөкләнгән. Татар мәктәбенә бигрәк тә. Үз дәүләте булмаган халыкны саклап калу өчен һәрбер укытучы үзенчә фидакарьлек үрнәге күрсәтергә тиеш.
Г. Т. Мәктәпләр – безнең арсенал…
– Әмма шунысы эчне пошыра: алар һәрбер заманда да камиллектән ерак тора.
Г. Т. Бармак берлән каткан җирне казып булмый, әлифбасыз (алфавитсыз) язып булмый; шуның төслүк, мәктәпләрне төзәтмичә, «Тәрәккый!» – дип кычкырырга базып булмый.
– Нишләргә икәнен дә әйтеп үтсәгез…
Г. Т. Ислах дәрьясында йөзсен безнең кораб… Туган вә туачак балаларыбызның күңеленә яңга-яңга милләт хисләре, истикъбаль57 дәртләре салырга хезмәт итеп.
– Әлбәттә, бармак белән каткан җирне казып булмый. Югары әзерлекле мөгаллимгә җитешле дәреслекләр кирәк.
Г. Т. Хәзерге тормыш, хәзерге китеш өчен иң кирәкле, иң мөһим булган яңа-яңа, үз ана телебездәге китаплар…
– Сезгә инде яхшы мәгълүм, 1905–1907 елгы инкыйлаб алып килгән азмы-күпме хөррият шартларында башлангыч мәктәпләр өчен язма әсбаплар әзерләү ешаеп китә. Белем ягы чамалы «эшлеклеләр» хәтта әлифба төзергә алына. Методика таләпләре санга сугылмый… Кем әйтмешли, укымыйча гына галим булырга маташулар инде каныбызга сеңеп өлгергән бугай.
Г. Т. Гыйлем җәүһәрен чүплек башыннан эзләргә мәҗбүр итәләр… Чүп булгач чүп инде. Ул таралып ятса да, тәртипкә салынса да – барыбер чүптер.
– «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» хрестоматиясен төзергә, димәк, күңел кайтаргыч шундый хәлләр тәэсирендә ниятләгәнсез.
Г. Т. Бу… минем законный хакым иде. Татар балаларының рухына файдалы тәэсирем булачак, иншалла.
– Ничек уйлыйсыз, безнең мәктәп элгәрләргә бөтен яктан да алмаш булырлык буынны тәрбияли аламы? Гомумән, татар яшьләренә ышанычыгыз зурмы?
Г. Т. Яхшы булыр тапшырсак без дөньяларны образауный егетләргә тәмам… Йөрмәсен бәгъре өзек милләт киеп кашсыз йөзек.
– Димәк, яшьләр шушы йөзекнең…
Г. Т. Бик зур фәхерле58, чын бриллиант кашлары!
– Дилбегәне кулыннан ычкындырырга теләмәгән бәгъзе затлар, гадәттә, образауный яшь-җилкенчәкне бигүк өнәп бетерми. Монысын да беләсездер.
Г. Т. Дөньяда күп кешеләр бар ки, үткен вә гакыллы кешеләрдән куркып, үз тирәләрендә күбрәк ахмакларны йөртәләр.
– Алмаш дигәннең дә төрлесе була.
Г. Т. Тәти тапса сабый барган юлында, йомышы истән чыгар, һич аерыла алмас. Шулай яшьләр дә: юлда күрсә алтын, баюдан башкага күңелен салмас.
– Бай булсаң, акыллы саналасың. Бусы әле бер хәл. Менә шунысы күңелгә тия: иңнәренә милли варислык җаваплылыгын алырга тиешле байтак егет-кызлар үзләренең карашларын чынбарлык белән акланмый торган чиккә җиткерүчән. Андыйларда мин-минлек билгеләре хәттин ашып киткәли. Һәм үзеннән-үзе тәкәбберлек барлыкка килә. Мондый сыйфатларның чиктән тыш күбәеп китүе адәм баласын урау юлларга өстерәп кертә. Остаз үз шәкертләренең шундый булуын теләрме?
Г. Т. Татар шәкертен кеше ясар өчен иң элек аның «вәкар»ен бозарга кирәк. Бу – өй салганда иң элек нигездән башлау, сүткәндә түбәдән тотыну кеби кагыйдә инде. Андый «вәкарь» яшьлектә җимерелмәсә, бәгъзан, мөхәррир булып гомер итеп, неграмотный үләчәк «зате галиләр»дә