Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш; дуслар һәм дошманнар хәленнән ул бераз хәбәр бирсен… Милләт… тик каләмнән генә хәят, тик каләмнән генә нәҗат көтә.
4. И каләм! Китсен газап, ит син безне шат; без дә синең аркаңда туры юлга басыйк аяк… Милләткә мәрхәмәт ит… Европаны күтәреп син югары күкләргә кадәр, ник төшердең безне – җиде кат җир астына кадәр? Милләтнең бу хәле хикмәт китабына теркәлгәнме?.. Чакырып яз укырга, уку кыйммәтен тәкъдир ит…
Яз караны «кара» дип һәм акны «ак», җөпне «җөп» дип һәм шулай ук такны «так». Һәр кеше күңелен күрмә, милләт авыруына бак!.. И каләм, безгә һәрдаим ярдәм һәм мәрхәмәт ит.
5. Кеше ата берлек белән туган түгел, бәлки фикер һәм тоткан юлы белән кардәш була… Максуд җитәр: бара торгач – юл кыскарыр… Алгарыш һәм күтәрелеш юлларына атлап үтик… Алга адым сал, татар… Бари Тәгалә сезләрне… сәламәт кыйлсын… Тән урнашмагач, җан урнашмый. Җан урнашмагач, фикер урнашмый…
Фикерегезне языгыз да фикергә фикер ялгагыз… Тик якты булсын фикерегез; фикерегездер – фикеребез һәм фикеребездер – фикерегез… Олы фикерләр кузгалсын… Дөньяга фикеребез юл алсын. Чөнки фикерләр кайнаса, эшләр дә алга китәр, – бу мәгълүм булсын һәркемгә, – шушындый безнең фикер.
Борынгыдан бирле безнең фикеребез тоткын иде. Кем соң безне мескен итеп тоткында тоткан иде? Килде форсат кысан читлекләрне итәргә тар-мар, килде, иркен сулыш алып, вакытыбыз канат кагар…
Әдәбиятымызның асылы, җәүһәре булган безнең Казан телендә фикерләр «келт» итеп кенә искә төшәләр…
Фикеребез торсын яңарып гел… Искермәсен, үзара җәнҗал-ызгыштан кыл кадәр ис кермәсен! Фикеребез халыкны таркаткыч җилләр истермәсен, истереп, милләтнең берләшү юлын кистермәсен!
6. Бездә әдәбият бар, һәм дә бай әдәбият!.. Яшәсен әрбабе каләм!..43 Яшәсен туган тел!
1. Дөрестен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле, әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл вакытлы гына килгән бер авыру кеби…
Без ул милләткә әдәбият гөл-сулары сибик… Җан рәхәте булган музыкалар илә дәртләндерик, хәтта рәсемнәр илә милләтнең үз сурәтен үзенә күрсәтик; тәмам күзе ачылсын, дүрт ягына карансын, гакылын җыйсын.
2. Карендәшләр! Уйганаек, заман уйганмак заманыдыр… Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен… Як-ягымызны карап, дөньяның барышыннан хәбәрдар булалым. Башка милләт халкының барышыннан гыйбрәт алып, безләр дә алга таба аякларымызны атлап, һәр сәгать алга йөрмәгә иҗтиһат итик… Элек йоклап үткәргәнебезне уйлыйк та үкеник… Кыю һәм батыр рәвештә алга хәрәкәт итик…
Без Думага депутат сайларга никадәр хаклы булсак та, ул закон йортына клоун һәм дә талантсыз клоун сайларга хаксыз…
Бушка узмасын һич безнең һәр ай, һәр ел, тәрәккый итеп тотыйк алга юл… Тырышыйк… Һәр көн үзгәрә заман… Тырышырга кирәк, карендәшләр! Уяныңыз да тартышыңыз. Тартышуда гына табарсыз сез үз хакыңызны!.. Изге эштер тартышмаклык хокук өчен… Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!.. Теләсәк яшәргә, дәгъвабызны исбат итик, дәлилләр китереп… Киләчәктә бәхетләр көтә безне…
«Әгәр халыкка тигез хокук бирелсә, инсаннарның кадере бетәчәк…» Бюрократларның бу сүзе әбиләрнең: «Май ашама, сукыр булырсың», – дигән сүзләренә бик охшый…