Мәхәббәтсез яшәү дөрес түгел,
Мәхәббәтсез яшәү —
Җинаять!
Нур уйнаклый төпсез киңлекләрдә…
Нурлар – чиксезлекнең юлдашы…
Тик сөюсез яшәп буламыни? —
Юкны сөйләмәгез, валлаһи!
Яратмаска яратылган булсам,
Булсын бу гомерем төш кенә!..
Яратусыз еллар килә икән,
Мин – юк…
Мине «үлде» дисеннәр…
Яратмыйча яшәү – гомерсезлек.
Бу – тумыштан үлем!
Бу – җәза…
Бүтән җәза уйлап табып булмас,
Күпме эзләсәң дә дөньяда…
Иң зур каргыш булып калыр һаман
Сиратларның кылыч үткере:
– Юлың фатихасыз булсын берүк!
– Мәхәббәтсез гомер иткере!
…Юк-юк! Болай гына әйтә куйдым…
Сайрасын кош,
Талда талпынып,
Ае-елы, сәгатьләре түгел,
Мәхәббәтле булсын
Һәр минут!..
…Чиксезлектән
шомырт чәчәгедәй
Коелганда сөю җаннарга,
Җилдәге бер яфрак булып тибрән
Безгә аткан серле таңнарда…
Бер үк җан
Син миңа бу дөньялыкта
Гел кирәк икән…
Без икәүләп тибрәнәсе
Пар тирәк икән!
Заманалар уйландыра…
Уйланып куям:
Синең яфрак көннәрең…
Мин – яфрак коям…
Карт тирәк бит яшь тирәккә
Башкаен салган…
«Сөям» дигән сүз генә хак…
Калганы – ялган!
Бер үк җан икән лә бит без,
Бер йөрәк икән —
Былбыллар оя үрерлек
Пар тирәк икән…
Упкын
Атланыйм да чабыйм әле!
Күзләремне каплавын
Синең кайнар ялларыңның
Томалап таң атканын
Тоеп калыйм!
Мин юләрне
Сөендер гел, шатландыр!
Бәхет – упкында, дисәләр,
Шул упкынга капландыр!
Ябындым утлы ялларың…
Дөрләп янды бу төнем.
Таңның үзен иярләгән
Ярсу егет мин идем!
Нишлим инде?
Әверелдем
Мәхәббәт тоткынына…
Очам… очам… очам… очам…
Мәхәббәт упкынына…
…Мин шул упкынга очасы
Мәлләрне сизмәдемме? —
Чабышкының ут яллары
Каплады күзләремне!..
Берегез дә күрми торган
Бер таң уянып янды…
Шуны күрәм…
Башкасына
Күзләрем томаланды…
Таңга каршы йөгердек…
Нигә шулай тугарылып сөйдем?
Тәмам таралдым бит, сүтелдем,
Мин бөтенләй юләрләндем бугай
Чат кояшын эзләп дөм төннең…
Без бәхетләр өмет итеп юкса
Тауга каршы таңга йөгердек!
Дөньялыкның зур хатасы булдык,
Бер ярасы булдык – гомерлек…
…Хәер, бу дөньяга тик бер килеп,
Бер яратып китү яраса,
Яшәү хата түгел…
Ул үзе үк
Мәңгелек туй икән ләбаса!
Сүтелгәннәр үрелер бит берчак…
…Узып киттең әле алдымнан,
Даһи хыял гына яшәр иткән,
Сокланыплар туймас сын сыман!..
Кош канаты кыеп язганы
Кайтып тик бер күрәсе иде лә,
Күреп сәлам бирәсе иде!
Елын белмим… Бәхет үзе күктә
Кагынган ел тирәсе иде…
И кагынды безнең бәхет кошы
Биекләрдән хәтта биектә —
Тоеп, сизеп, аңлап бетермәслек,
Хәтта хыял сыймас киңлектә!
Булса булыр икән иркенлекләр!
Илаһ Үзе янда, якында…
Кош канаты күккә дастан яза
Яратуның сере хакында.
Кайтып тик бер күрәсе иде лә,
Күреп сәлам бирәсе иде —
Җан җылысы белән елларыңны
Җылы итеп төрәсе иде!..
Табылмаска югалган шул чорга
Кайтасы да керәсе иде…
Елын белмим,
Аяз күктә яшьлек
Талпынган ел тирәсе иде…
Кем генә соң сизә яшьлегенең
Кайтмас өчен очып узганын?
Яшьлек дастан икән… Дастанның да
Кош канаты кыеп язганы…
Төнбоек күз йомган мәлләрдә
I. Тезлән дә бер…
Бу борынгы күктә
Бик борынгы
Ак болытлар йөзде югары…
Тезләнеп,
бар белгәнеңне укы
Туфрагында Бөек Болгарның!
…Кара сөрем япкан
Бу күкләрне
Яулар килеп утлар гүләткән, —
Кара кисәү, ятим хәрабәләр
Торып калган бөек дәүләттән.
Яуда ятып калган яугирләрне
Төнлә чишендергән бур сыман
Килгән бу төбәккә мародёрлар,
Кабер ташын казып ташыган.
Ташыган да капка төпләренә
Аяк кырыр өчен түшәгән,
Юкса шушы җирдә, изге яуда,
Ярсып яу атлары кешнәгән!
Җиңелдеңме – шакшы аяк белән
Йөрәгеңә басып үтәрләр…
Юк, язмасын гына җиңелергә —
Тарихыңны чүпрәк итәрләр!
Көл-корымнар кабат дәүләт булмас,
Тик
Кайта бит Тарих каргышы,
Һәр төбәктән: «Вон!» – шул
Мародёрга…
Яшәвенә күрә – язмышы.
Угрының шул озын кулы корый…
Боргалана мәет талаучы.
…Синең үчең кайта бугай инде,
Кайта, Бөек Болгар каласы!
Шуны теләп, белгәнемне укыйм,
Аһы калка Бөек Болгарның!